Бөгелмә авазы

Җаннарны җылыткан очрашу

26 март көнне Халыклар дуслыгы китапханәсенең "Ак тирмә" дип аталган башкорт клубы үзенең дуслары белән күңелле очрашу уздырды. Бу җылы очрашуга өлкән яшьтәге абыйларыбыз, апаларыбыз һәм балалар җыелды. Кичә барышында Башкортстанның искиткеч табигате турында презентация күрсәтелде.

Әлфирә ӘГЪЗАМОВА.
Аннары клуб эшенең шигаре итеп, башкорт шагыйре Рәми Гарипов сүзләре сайланды:
Күзләремдә халкым күзе бар,
Шуңа минем әйтер сүзем бар.
Чыннан да, бүгенге һәм киләсе очрашуларда, насыйп булса, бер-беребезгә әйтер сүзләребез күп булыр дигән теләктә калабыз. Чөнки алда безне онытылмас очрашулар, күренекле шәхесләр тормышы белән танышулар, шәҗәрә бәйрәме һәм башка чаралар көтә.
Клуб эшенең максаты: башкорт халкының тарихын һәм телебезне өйрәнү, йолаларыбызны торгызу, гореф-гадәтләребезне яшь буынга җиткерү.
Китапханәдә бу көнне укучылар өчен "Башкортстан - мәңге җырлар илем" дип аталган милли басмалардан һәм китаплардан күргәзмә оештырылган иде.
Чәй өстәле артында, һәрберебез үзе белән таныштырганнан соң, рәхәтләнеп, туган телебездә Р. Гарипов һәм Ә. Атнабайның шигырьләрен, М. Сәлимовның көлдергеч хикәяләрен укып хозурландык.
Даимә Ракаева башкаруындагы башкорт биюе күңелләребезгә хуш килде. Без аңа зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләсе очрашуларга милләттәшләребезне көтеп калабыз.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: