Бөгелмә авазы

Ана капиталы – әлегә гамәлдә

Ана капиталы - торак шартларын яхшырту максатыннан гамәлгә кертелгән дәүләт проектларының берсе. Ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә Ана капиталы формасында дәүләт ярдәме программасы 2006 елның 29 декабрендә кабул ителде һәм 2007 ел башыннан тормышка ашырыла башлады. Әлеге дәүләт программасы гамәлгә ашырыла башлаганда, ягъни 2007 елда ул 250 000 сум...

Әлфия МОСТАФИНА әзерләде.
Редакция почтасына Ана капиталы хакында төрле сораулар белән хатлар килеп тора: торак шартларын яхшырту өчен аны ничек файдаланырга, кайдан һәм ничек барып алырга, аның өчен нинди документлар кирәк?..
Мәсәлән, торак шартларын яхшырту дибез. Бу эш ничек башкарыла соң?
Моның өчен, иң беренче чиратта, банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әйтик, сез Ана капиталын торак шартларын яхшырту максатында кулланырга телисез. Моның өчен сез, банкка барып, йорт төзү яки башка тору урыны сатып алу максатыннан, кредит рәсмиләштерәсез. Бу эш өстәмә кыенлыклар тудырмый. Ул бик гади һәм тиз арада эшләнә. Кредит алу өчен бирелгән гариза кыска вакыт эчендә карала. Гаиләнең торак алырга хокукы барлыгы теркәлгәч, кредит бирелә. Тагын бер кулай ягы - килешү төзү өчен кирәк булган барлык документларны да банк хезмәткәрләре үзләре әзерли.
Тагын бер уңайлы ягы турында әйтергә кирәктер, бу очракта бернинди страховка, мөлкәтне залогка салу да кирәкми. Димәк, әлеге мәшәкатьләр өчен кирәк булган акча кесәгездә кала.
Ана кеше кредит алганнан соң, үз районының Пенсия фондына барып, Ана капиталы исәбенә кредитны ябуны сорап гариза язарга тиеш. 2 - 3 ай эчендә акча Пенсия фондыннан банкка күчерелә һәм сез алган кредит хисабы тулысы белән ябыла.
Баланың яшенә һәм кредит килешүенең кайсы датада төзелүенә карамастан, Ана капиталының ипотека кредитын ябу өчен теләсә кайчан файдаланыла алуын да исегезгә төшерәбез.
Бер газета укучыбыз редакциягә шылтыратып, РФ гражданкасы булуын, Бөгелмәдә пропискада булуын, ә бәби табу өчен әнисе янына Белгород өлкәсенә барырга теләвен әйтте. "Бу очракта Ана капиталын алганда проблемалар килеп чыкмасмы?" - дип сорый ул.
Ана капиталын формалаштырганда бернинди кыенлыклыклар тумаячак. "Ике һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме турында"гы 256 нчы Федераль Закон - Россиянең барлык төбәкләрендә дә гамәлдә. Балагыз туып, бу дәүләт ярдәменә хокукыгыз булу белән сертификат алу өчен үзегез булган урындагы Пенсия фондына мөрәҗәгать итеп, гариза язарга гына кирәк булачак.
Әгәр дә сезгә торак шартларын яхшырту өчен Ана капиталының бер өлеше дә җитә икән, үзегезгә кирәк кадәр суммада гына кредит рәсмиләштерәсез. Калган сумманы, 256 нчы Федераль Закон кысаларында, үзегез теләгән вакытта файдалана аласыз.
Материалларны әзерләгәндә Бөгелмә Пенсия фондыннан алынган мәгълүматлар файдаланылды.
Сүз соңында. Россия Хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев, Ана капиталы язмышы турындагы карар әлегә кабул ителмәде, закон буенча ул 2016 елдан түләнми башланырга тиеш, дип белдерде.
21 августта узган Россия Хөкүмәте утырышында: "Мөһим карарлар әлегә кабул ителмәгән, алар барысы да җәмәгатьчелек игътибарында, әмма Хөкүмәт алар буенча фикер алышмаган әле. Ана капиталы 2006 елда гамәлгә куелды һәм ул файда китерә, илдә демографик вәзгыять яхшырды. Закон буенча ул 2016 елда гамәлдән чыга. Бу - закон нормасы гына. Әмма без сезнең белән киләчәктә нәрсә эшләргә икәнлеген хәл итмәдек. Әйдәгез, бу хакта фикер алышыйк", - дип белдерде Россия Премьер-министры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: