Бөгелмә авазы

Җан дәваханәсе

5 нче мәктәп китапханәсендә педагоглар Ирина Вечкилова һәм Ирина Кәлимуллина, "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр белән берлектә, "Уңыш туа торган җир" исеме астында Халыкара мәктәп китапханәләре көненә багышланган чара уздырды.

Интерактив сәяхәттә балалар китаплар нәшрияты дөньясында булып кайтты. Алар өчен китаплар күргәзмәсе дә оештырганнар иде. Биредә 100 яшьлек китапларны да күрергә мөмкин иде. Алар ярдәмендә барлык сорауларга да җавап табып булганына һәр бала инанды. Юкка гына китапларны элек-электән "җан даруы" дип йөртмәгәннәр бит. Балалар өчен шулай ук шигырьләр сөйләү бәйгесе дә оештырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: