Бөгелмә авазы

Алынган темпларны киметмичә…

2013 елдагы капиталь ремонт программасында 41 муниципаль берәмлек катнаша, 587 йортта капремонт буенча эш башланган. Гомумән, агымдагы елда республикада яшәүче 233,6 мең гражданның торак шартларын яхшырту ният ителә. 13 апрель көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин шулай дип белдерде.

Әлфия МОСТАФИНА.

Кадрлар әзерләү Киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча да фикер алышу булды. "Бу өлкә югары профессиональ әзерлеккә ия кешеләр таләп итә", - диде ассызыклап Рөстәм Миң-неханов һәм мәсьәләгә җитди игътибар бирү кирәк дип белдерде.
Рәсми мәгълүматларга караганда, муниципаль берәмлекләр ТКХ белгечләрен өйрәтүгә 1693 гариза биргән, бу еллык планның бары тик
33 проценты гына дигән сүз (Бөгелмә муниципаль районында 2013 елда план буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә эшләүче 36 белгечнең белемен күтәрү каралган булып, шуның 5енә генә гариза бирелгән).

Министр муниципалитет башлыкларыннан бер атна эчендә шушы юнәлештәге эшне төгәлләүне сорады. "Бу мәсьәләне дүртенче ай рәттән кузгату уңайсыз да инде. Кадрлар укырга тиеш. Тармакта 36 меңнән артык кеше хезмәт куя", - диде ул.
Мәктәп һәм ФАПларны ремонтлау башланды Капиталь ремонт программасына кертелгән 169 мәктәпнең 148ендә эш башланган (75 мәктәптә түбә ябалар, 14ендә бу эш төгәлләнгән; 106 мәктәптә тәрәзәләр куела, 19 мәктәптә бу эш төгәллләнгән; 14 мәктәптә керү ишекләре ремонтлана, 1 мәктәптә ул төгәлләнгән; 31 мәктәптә эчке ишекләр рәтләнә, 67 мәктәптә санузеллар үткәрелә, әлеге эш 2сендә төгәлләнгән; 66 мәктәптә эчке челтәрләрне төзекләндерәләр, берсендә эш төгәлләнгән; 3 мәктәптә бинаның фасады ремонтлана).

Бүгенге көндә модульле ФАП төзү өчен 35 нигез салынган; заводта 35 комплект әзерләнгән, 7сен монтажлау тәмамланган, 3ендә бу эш төгәлләнү алдында, 3 объектта монтажлау эшләре дәвам итә.
Барлык муниципаль берәмлекләрдә дә капремонт эшенә кереште-ләр: 300 фельдшер-акушерлык пунктының 160ында; 27 амбулаториядә, 7 участок хастаханәсендә эш бара. Рөстәм Миңнеханов Ирек Фәйзул-лин чыгышын куәтләп, мәктәпләр һәм сәламәтлек саклау оешмаларына капремонт уздыру, авыл клублары төзелеше программаларының социаль мәгънәгә ия икәнлеген искәртеп: "Эш ашык-пошык башкарылырга тиеш түгел, ә сыйфатлы булсын", - диде. Ул шулай ук районнардан күптән түгел төзелгән объектларның кайберләренең инде ремонт таләп итүе кебек мөрәҗәгатьләр алынуын мисал итеп китерде. ТР башлыгы фикеренә караганда, бу объектларда ел саен агымдагы ремонт үткәрелергә тиеш.
Мөһим төзелешкә игътибар кимеми ТР төзелеш, архитектура һәм то-рак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин Казанда 45 мең урынлы футбол стадионы мәйданчыгында төзелеш эшләре барышы белән дә таныштырды. Анда 7,5 айда 91 277 кеше эшләгән. 11 февральдән башлап, 45 муниципаль берәмлек вәкилләре эчке инженерлык коммуникация-ләре, билет кассалары һәм объектны төзекләндерү эшләрендә катнаша.

Татарстан Президенты: "Эш бик күп, бергәләп эшләмичә булмый", - диде һәм, футбол стадионы төзелешендә актив катнашучыларны бүләкләү чарасы итеп, уңышлы эшләгән муниципалитетларда спорт мәйданчыклары төзеләчәге турында әйтүен искәртте.
Бөгелмә муниципаль районында Бөгелмә муниципаль районында гы ремонт эшләренә килгәндә, быел гомуми мәйданы 122,9 мең квадрат метр булган 46 күпфатирлы йортта (шәһәрдә - 33, Карабаш бистәсендә - 5 һәм район авылларында - 8 йорт) төзекләндерү эшләре башкарылырга тиеш булып, бүгенге көндә 41 йортта эш башланган. Башкарылган эш күләме 34,3 миллион сум (15,7 процент) тәшкил итә. Барлык йортларга да дефект ведомостьлары, смета документлары, тикшерү актлары әзер, эш график нигезендә алып барыла.

Мәктәпләрне капиталь ремонтлау мәсьәләсендә, мәгариф идарәсе җитәкчесе Валентина Кульбеда әйтүенчә, 18 нче мәктәптән кала, башка
5 уку йортында эш башланган. Мәсәлән, 11 нче гомумбелем бирү мәктә-бендә "Бөгелмәремстрой" төзүчеләре түбә ябалар, ишек һәм тәрәзәләрне алыштыру эшенә керешкәннәр, санузелларны ремонтлыйлар. Карабаштагы 2 нче урта мәктәптә (подрядчы - "УРСЖ" җәмгыяте) канализация тулысынча алыштырылган, түбәне яба башлаганнар.

2013 елда төзекләндерелергә тиешле фельдшер-акушерлык пунктларының барысында да диярлек эш төгәлләнеп килә. "Мегастрой"ныкылар Кодаш, Прогресс, Восточный һәм Наратлы авылларындагы ФАПларны тулысынча ремонтлап бетергәннәр, Җиләк-җимеш питомнигында әлегә бу эш башланмаган. Карабаш бистәсендәге табиблык амбулаториясендә (подрядчы - "Климат-Сервис" җәмгыяте) тәрәзәләрне алыштыру яртылаш башкарылган.
Әйткәнебезчә, быел модульле ФАПлар Татар Димскәе белән Яңа Александровкада куелачак. Объектларга газ кертүгә техник шартлар алу буенча эш алып барыла. Ике җирлектә дә фундамент салу 15 майда башланырга тиеш. Боларның барысы турында да киңәшмәдә "Бөгелмә торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" җитәкчесе Валерий Гаврилов бәян итте.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Никулина март аенда ОДНның кимүенә ирешелүен әйтеп, идарәче компанияләр тарафыннан бүгенге көндә исәп-хисап приборлары күрсәткеч-ләрен бирмәгән кешеләр белән эш алып барылуын хәбәр итте.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов әлеге өлкәдә билгеле эш башкарылуын ассызыклап: "ОДН күләме кимеде, ләкин бу әле тиешле нәтиҗәләргә ирешелде дигән сүз түгел, - диде. - Шуңа күрә һәр йорт белән системалы эшләү зарур". Илдус Касыймов шулай ук стадион төзелешендә актив катнашкан "Төзү-монтаж поезды" җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткереп, алга таба да бу мөһим төзелешкә эшче көчләр җибәрү эшен активлаштырырга чакырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: