Бөгелмә авазы

Алтын көздә кунакта

Бөгелмә педагогия көллиятендә 30 сентябрьдә Бөгелмә педагогия көллиятендә Өлкәннәр көне уңаеннан шәфкать акциясе үтте. Биредә шәһәребезнең генә түгел, җөмһүриятебезнең дә (Казан, Әлмәт, Чаллы) мәгърифәт кырында тырыш хезмәт куйган педагогия ветераннары, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына алмаш үстергән укытучылар иң күркәм игътибар үзәгендә булды. Кадерле кунакларны укыту эшләре буенча директор урынбасары М....

Бөгелмә педагогия көллиятендә
30 сентябрьдә Бөгелмә педагогия көллиятендә Өлкәннәр көне уңаеннан шәфкать акциясе үтте.
Биредә шәһәребезнең генә түгел, җөмһүриятебезнең дә (Казан, Әлмәт, Чаллы) мәгърифәт кырында тырыш хезмәт куйган педагогия ветераннары, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына алмаш үстергән укытучылар иң күркәм игътибар үзәгендә булды.
Кадерле кунакларны укыту эшләре буенча директор урынбасары М. Зәйнетдинова котлады. Студентлар башкаруында концерт номерларын тыңлаганнан соң, профсоюз көче белән чәй табыны оештырылды, хөрмәт йөзеннән, бәйрәм бүләкләре тапшырылды.
Студентлар, ярдәмгә мохтаҗ булганнарның өенә барып, аларга йорт эшләрендә булышты.
"Ветеран" клубында
"Ветеран" клубының 2 октябрьгә билгеләнгән утырышы Мәрхәмәт һәм хөрмәт көннәре яктысында үтте.
Абонемент бүлегенең әйдәүче китапханәчесе О. Карпова һәм китапханәче М. Бузюн "Яфраклар коя көз" исемле әдәби-музыкаль композиция тәкъдим иттеләр. Аралашу шатлыгы һәр шәхеснең үз эчке дөньясы, кабатланмас эчке байлыгы белән бүлешү теләгенә юл ачты. "Мәктәп елларын искә төшерик" әдәби бәйгесендә сүз остасы Иван Крыловның әсәрләре буенча төзелгән четерекле сорауларга тапкыр һәм зирәк җаваплар алынды, алар истәлекле бүләкләргә лаек булды. Китапханәнең даими укучылары, җирле шагыйрьләр Наил Кәшиф һәм Флорида яңа иҗат җимешләре белән уртаклаштылар. Очрашу "Ветеран" клубына йөрүчеләргә җылы мизгелләр бүләк итте.
О. КАРПОВА,
әйдәүче китапханәче.
"Ялкын" социаль приютында
"Ялкын" социаль приюты 2 нче китапханә коллективы белән (мөдире - Г. Садыйкова) еллар буена рухи хезмәттәшлек алып бара. Уку залында үткән "Алтын көздә кунакта" мәдәни чарасы моның матур мисалы булды.
Бу юлы балалар табигать сынамышларын өйрәнделәр, табышмаклар әйттеләр, күмәк уеннарда күңел ачтылар. Көзге яфрак, ботаклар, яшелчә, җимешләрдән үз куллары белән ясалган эшләнмәләр китапханәгә йөрүчеләрнең игътибарына куелды. Биредә әкияти сөләйман балыгын, тутый кошларны һәм тынгысыз керпеләрне күрергә булды.
Л. МОСКВИЧЕВА,
приют тәрбиячесе.
Гаилә китапханәсендә
2 октябрьдә Гаилә китапханәсе шәһәребездә барган өлкәннәр декадасына "Көзнең алтын мизгеле" исемле кичә белән кушылды, анда олы яшьтәге китап укучылар чакырылган иде.
Кичәне шигъри котлау белән ачып, китапханәчеләр тырышлыгы белән әзерләнгән "Дару үләннәренең шифалы ярдәме" слайд-презентациясе күрсәтелде. Кунаклар үләннәрне дөрес куллану серләренә өйрәнделәр, күңелләренә хуш килгәннәрен язып та алдылар.
Китапханәче Г. Гасретдинова буыннар сызлаганда, ревматизм вакытында кулланырга мөмкин мазьлар турында сөйләде.
Бай мәгълүматка җыр һәм шигырь үрелеп, кичә түгәрәк өстәл янында бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.
М. МИНҺАҖЕТДИНОВА,
гаилә китапханәсе җитәкчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: