Бөгелмә авазы

Аңлату эшләрен көчәйтергә кирәк

21 март көнне Бөгелмә муниципаль районы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе чираттагы утырышын уздырды. Аның эшенә комиссия рәисе, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкчелек итте.

Реклама

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Комиссиядә дүрт сорау каралды: дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең сыйфатын арттыру; Бөгелмә муниципаль районы ЮХИДИ хезмәтендә коррупция белән бәйле хокук бозуларны булдырмау; халык арасында коррупция белән бәйле сораштыру үткәрү нәтиҗәләре белән таныштыру; алдагы комиссия карарларының үтәлеше. Көн тәртибендәге һәрбер пункт буенча җаваплы затлар чыгыш ясады, комиссия әгъзаларының сорауларына җаваплар бирелде.
Киңәшмә ахырында шәһәр һәм районда коррупция белән бәйле хокук бозуларны булдырмау максатында аңлату эшләрен көчәйтү кирәклеге ассызыкланды, шул ук вакытта әлеге юнәлештә мәгълүм булган фактларны ныклап тикшерергә, сәбәпләрен ачыкларга һәм мондый җинаять күмәк мәгълүмат чараларында киң яктыртылып, резонанслы булырга тиешлеге әйтелде. Комиссия карарларының да берсүзсез үтәлергә тиешлеге билгеләнде, киресенчә булган очракта әлеге карарлар үтәлмәгән оешма-предприятие җитәкчеләренең комиссия утырышларында җавап тотачаклары белдерелде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: