Бөгелмә авазы

Аңлашып эшләгәндә генә

30 май көнне Бөгелмә муниципаль районы наркотикларга каршы көрәш комиссиясе чираттагы утырышын уздырды. Аның эшенә комиссия рәисе урынбасары, БМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лера Мөстәкыймова җитәкчелек итте.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Башта элек үткән киңәшмәнең беркетмәсендә язылган сорауларның үтәлеше турында җиткерелде: темасы белән наркотикларга каршы булган, Татар мәдәният үзәге халык театры сәхнәләштергән җирле язучы Әсгать Закировның "Глюк түгел, чынбарлык" әсәрен 700дән артык яшүсмер караган һәм әлеге эшне дәвам итү планлаштырыла; Яшьләр сарае янындагы реклама тактасында, Техника йорты янындагы экраннарда сәламәт тормыш алып бару пропагандасы алга куела; балалар өчен "ышаныч телефоннары"н күренерлек урыннарда урнаштыру, аның белән таныштыру эшләре дәвам иттерелүе турында да бәян ителде. Аннан соң Бөгелмәгә наркотик матдәләрнең тимер юл транспортында керүенә каршы көрәш бүлеге начальнигы Олег Әхмәтов чыгышы тыңланды. Үзенең докладында ул, 2011 елда хезмәткәрләрнең сан ягыннан кыскартылуына да карамастан, нәтиҗәле эшләүләре турында сөйләде. Шунысы куанычлы, әлеге структура вәкилләре башка хокук саклау органнары белән тулысынча аңлашып эшлиләр икән.

Реклама

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Гарифуллин, нигездә, профилактика чараларының ничек баруына тукталды. Әлеге афәтне дәвалауга караганда, кисәтүе күпкә отышлырак икәнен барыбыз да яхшы аңлый. Җитәкче шәһәр һәм райо-ныбызда төрле физкультура, спорт түгәрәкләренең гөрләп эшләп торуын да әйтте, алар да яшүсмерләрне киләчәк тормышка тәрбияли, шунысы мөһим - уңай тәрбияли. Анысы шулай, шөгыльләним дигән кеше үзенә ошаган спорт-сәламәтләндерү учреждениеләренә йөри ала, әмма... Бездә бер спорт түгәрәге юк икән лә! Нинди дисезме? Көрәш түгәрәге. Бар бит, диярсез! Әйе, бездә грек-рим көрәше дә, дзюдо да /япон көрәше/, кытайларныкы да һәм башкаларныкы да бар анысы, тик үзебезнеке - татарның милли көрәш түгәрәге генә юк. Менә шулай инде ул, күршенеке күркә булып күренә дигәндәй, башкаларныкына мөкиббән китәбез, үзебезнекенә төкереп бирәбез. Ә бит тиздән милли бәйрәмебез - Сабан туйлары гөрләячәк. Анда кемнәр мәйдан тотар икән дә, кемнәр Бөгелмә данын республика күләмендә яклап көрәшер икән? Сорау ачык калды, җаваплы җитәкче дә аңа анык кына җавап бирә алмады.

Бөгелмә психоневрология диспансеры баш табибы Дамир Миң-нуллин 2012 елда мәктәп укучылары һәм студентлар арасында наркотик матдәләр куллануларын тикшерү максатында үткәрелгән тест нәтиҗәләре белән таныштырды. Тикшерелгән 1316 яшүсмернең икесе тест узудан баш тарткан. Башкаларының агулы матдә куллануы ачыкланмаган. Баш табиб китергән мисалларда наркомания белән авыручылар саны кимү күзгә ташлана. Дөрес, 2005 елда беренчел авыру белән мөрәҗәгать иткәннәр саны, 2011 елгы белән чагыштырганда, 68 процентка кимрәк булган. Ә менә 2011 елда наркологта даими исәптә 542 кеше торган, быел - 526. Бу профилактик эшнең уңай нәтиҗәсе дип ассызыклады баш табиб. Шул ук вакытта Д.Миңнуллин икенче мәсьәләнең кискен булуына тукталды: образлы итеп әйткәндә, "аждаһаның икенче башы" - алкоголизм ул. Әлеге афәтнең бигрәк тә яшьләр арасында киң таралуына хафа белдерде. Саннар түбәндәгечә: 2005 елда алкоголизм авыруы белән исәптә 2191 кеше торган булса, 2008 елда - 2990, ә узган 2011 елда исә андыйлар саны 3181гә җиткән. Авыл җирлекләрендә эчүчеләр арта икән. Хатын-кызларның саны да авыручылар арасында артуга таба бара: 2005 елда 344 булса, 2008 елда - 448, узган 2011 елда исә 557 кешегә җиткән. Проблема - күз алдында, аны хәл итү максатында, Бөгелмә психоневрология диспансеры бинасында "Хроник алкоголизм белән авыручыларны тернәкләндерү үзәгенең ТР Бөгелмә оешмасы"н булдыру бурычы алга куелды. Бүгенге көндә мондый дәвалау үзәген булдыру кирәклеге - бәхәссез. Шуңа күрә киләчәктә ике үзәк бер түбә астында эшләр дип көтелә.
Шәһәребезнең мәдәният учаклары янында, җәй көне яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр кебек, сыра сату нокталары пәйда булуы турында да сөйләштеләр. Тик мондый нокталарның ни өчен мәдәният йортлары янында ачылуын гына беркем дә аңлата алмады. Яшьләрне "мәдәниятле итеп эчәргә өйрәтү" максатыннан булса кирәк... Хәер, комиссиянең киләсе утырышы нәкъ менә бусында күтәрелгән мәсьәләләрнең хәл ителгәнме-юкмы икәнен тикшерүдән башланачак. Шулай булгач, көтәргә күп калмады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: