Бөгелмә авазы

Алар – авылның төп терәкләре

Гомер-гомергә авылда иң төп һөнәрләр - механизатор һәм сыер савучы. Механизатор, башлыча, иген игү, терлек азыгы әзерләү белән шөгыльләнә, ә бу эш, үзегез беләсез, сезонлы. Ә менә сыер савучыга җәй дә, кыш та юк, шулай ук ял да юк.

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотолары.

Бүгенгесен белмим, әмма элек авылларда савымчыларга хөрмәт зур иде. Түтәмнең сөйләве буенча, аның килене авылда алдынгы сыер савучы булган. "Дүрт оныгымны үзем үстердем, чөнки килен иртәнге өчтә беренче савуга бара, кайткач, мин әзерләгәнне ашап, азрак йокымсырап ала да икенчесенә йөгерә, фермага барып, сыер янына чүгәлисең дә эш бетте түгел, су җылытасы, бидоннарны юасы һ.б. тавык чүпләп бетергесез эшләр. Аннары - кичке савым. Менә шулай һәр көнне", - дия торган иде ул. Ә бит малны бүгенге кебек машинага тоташтырдың да үзе савыла түгел, 20-30 сыерның һәрберсен кул белән саварга да кирәк иде.

Элек шулай булган, ә бүген сыер савучы һөнәренең абруе, киләчәге бармы икәненә 24 майда Бөгелмә районында уздырылган бәйгедә җавап табарга тырыштым. Шул турыда - тәфсилләбрәк.

Әйткәнебезчә, 24 май көнне Иске Исаково авыл җирлегендә машина белән сыер савучыларның һәм мөгезле эре терлекләрне, дуңгызларны ясалма
орлыкландыру технологларының һөнәри бәйгесе булып узды. Бу мөһим чарага әзерлекне авыл хуҗалыгы идарәсе нәкъ бер ай алдан башлап җибәргән: заявкалар кабул ителгән, бәйгедә катнашучыларга ярдәм күрсәтелгән һ.б. Конкурс районда 43 нче тапкыр үткәрелә. Аның төп максаты - авыл хезмәтчәннәре эшенең сыйфатын күтәрү, үзара тәҗрибә уртаклашу.

Реклама

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов үзенең тәбрикләү чыгышында район терлекчеләренең шактый яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшләүләрен әйтеп узды. "Район хуҗалыкларында бүгенге көндә 10 меңләп мөгезле эре терлек исәпләнә, - диде ул. - Ел башыннан сөт савып алу 11 процентка артты. Авыл хезмәтчәннәре алдында зур бурычлар тора. Шуларның иң мөһиме - терлекләр санын арттыру". Агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренең квалификациясен арттырмыйча һәм бу өлкәдә тәҗрибә уртаклашмыйча, моңа ирешү мөмкин түгел икәнен һәркем белә. Нәкъ менә шул максатта уздырыла да инде районда һөнәри бәйгеләр.

Быелгы конкурста алты гаилә фермасыннан, җиде хуҗалыктан җәмгысе 19 машина белән сыер саву остасы һәм 11 мәктәп укучысы катнашты.
Бәйге барышында конкурсантлар теория буенча белемнәрен күрсәттеләр, сөт саву аппаратларын сүтеп-җыйдылар, аннары инде авыл муллыгы күрсәткече булып торган сыерлар янына юнәлделәр. Икенче бер урында терлекләрне ясалма орлыкландыру техно-логлары көч сынашты.
Өч-дүрт сәгатькә сузылган киеренке ярыштан соң жюри әгъзалары бәйгегә нәтиҗә ясаган арада район мәдәният йорты (җитәкчесе - Фидания Ногманова) үзешчәннәре дәртле биюләре, моңлы җырлары белән конкурсантларның күңелен ачтылар.

43 нче бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә: район хуҗалыклары сыер савучылары арасында "Бөгелмә продкорпорациясе" җәмгыятеннән Асия Әхмәтҗанова - беренче, Татьяна Зуйкова ("Акбаш-Агро") - икенче, Елена Малахова ("Нур") өченче мактаулы урыннарны алдылар. Мәктәп укучылары арасында Наратлы мәктәбеннән Владимир Желованов - беренче, Акбаштан Николай Макаров - икенче, шул ук мәктәптән Катя Афанасьева өченче урыннарны яуладылар.
Районда терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары арасында 38 нче тапкырын уздырылучы конкурста быел "Бөгелмә продкорпорациясе" җәмгыятеннән Айдар Кашапов беренче урынны алды. Икенче урында - Татьяна Галимуллина ("Акбаш-Агро"), өченче урында - Татьяна Кочнева ("Орлыкчылык").

Бәйге барышында мин яшьләр эшенә аерата игътибар бирдем. Катя Афанасьеваның сыерны ничек яратып, үз итеп эшләвенә бер соклансам, Рәфис Рамазановның сыер саву аппаратын оста итеп сүтеп-җыюына гаҗәпләндем һәм язмамның башында үзем үк биргән соравыма җавап та таптым бугай. Менә шушындый яшьләребезгә вакытында җитәкчеләр һәм хөкүмәтебез тарафыннан ярдәм булса, аларның эшен күрә белүчеләр табылса, авыллар яшәр, механизатор да, сыер савучы да мактаулы, абруйлы һөнәр ияләре булып җитлегерләр. Шулай булсын дип телик.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: