Бөгелмә авазы

2020 елның Яңа ел күчтәнәчләре турында «Ватаным Татарстан» газетасы

Ел башыннан ук 6,6 процентка пенсия үсәчәк.

2020 елда безне шактый зур үзгәрешләр көтә, чөнки күп кенә законнар үз көченә керәчәк. Алар пенсионерларга, автомобильчеләр, торак сатып алучылар, яшь аналарга һәм башкаларыбызга кагыла.

Пенсия арта

Инде ел башыннан ук өлкәннәрнең пенсиясе 6,6 процентка үсәчәк. Тик эшен дәвам иттерүчеләргә бу яңалык кагылмый әле. Гомумән, эшләмәүчеләрнең пенсиясе ел дәвамында уртача бер мең сумга күбәя. Тәгаенрәк әйтсәк, 2020 елда пенсиянең уртача күләме 16,4 мең сум тәшкил итәргә тиеш. Ә инде апрель аенда дәүләт пенсиясе, шул исәптән социаль пенсия алучыларның керемнәре артачак. Сүз уңаеннан, елның беренче яртыеллыгында 1964 елның икенче яртысында туган хатын-кызларның һәм 1959 елның икенче яртысында туган ир-атларның пенсиягә чыга алуын да әйтеп үтик.

Хезмәт кенәгәләре электронлаша

Ел башына туры килгән тагын бер мөһим үзгәреш – Россиядә әкренләп электрон хезмәт кенәгәләренә күчү башлана. Декабрь урталарында бу җәһәттән Хезмәт кодексына төзәтмәләр кабул ителде. Ел башыннан, эш бирүчеләр, һәр хезмәткәренең эшчәнлеге һәм эш стажы турында төп мәгълүматларны электрон рәвештә булдырып, аларны шундук Пенсия фондына саклауга тапшыра алачак, дигән сүз бу. Хәер, кәгазь документлардан да шундук ваз кичү булмаячак: хезмәт кенәгәсен электрон форматка күчерергәме-юкмы икәнен хезмәткәр үзе мөстәкыйль хәл итәчәк. Ә менә әле яңа эшли башлаучыларга инде кәгазь хезмәт кенәгәсе рәсмиләштерелмәячәк.

Машиналар кыйммәтләнә

Бу утильләштерү җыемы артуга бәйле. Яңа автомобиль бәясенә кертелә торган өстәмә хак – машина сатып алучы өчен өстәмә салым дип тә әйтергә була аны. Әлеге җыемны түләү соңыннан автомобильнең бушлай утильләштерелүен күздә тота. Ягъни җыем машинаның “гомере” башлануга түләнеп куела. Җиңел автомобильләрне утильләштерү ставкасы уртача 110,7 процентка арта. Дөрес, аның күләме машинаның егәрлегенә бәйле булачак.

“Корыч ат”ларга кагылышлы тагын бер яңалык бар әле. Моңа кадәр яңа машинаны исәпкә кую өчен ун көн вакыт бирелде. Ягъни ун көн номерсыз йөрергә мөмкин иде. Хәзер яңа кагыйдәләр буенча автомобильне сатучы аны үзе теркәячәк. Документларны ЮХИДИгә автосалоннар үзләре тапшырып, номер ясатачак һәм сатып алучыга аны машина ачкычлары белән бергә тоттырачак. Шул рәвешле машиналар салоннан инде номерларын балкытып чыгып китәчәк. Дөрес, икенчел базар өчен әлегә берни үзгәрми: машинаны исәпкә куюга 10 көн сакланып кала.

50 сумлык пособие бетә

Россиядә узган гасырның туксанынчы елларында пәйда булган 50 сумлык бала пособиесе, ел башыннан, ниһаять, тарихта кала. Шул ук вакытта әлеге түләүне моңарчы алып торганнар, баласына өч яшь тулганчы, аена илле сум белән “баю”ларын дәвам иттерәчәк. 2020 елның 1 гыйнварына кадәр бала карау ялына китүчеләргә дә билгеләнәчәк әле ул. Әмма инде гыйнвардан 50 сумлык түләү беркемгә дә билгеләнмәячәк.

Аның каравы, яңа елда аз керемле буларак бала пособиесен рәсмиләштерү мөмкинлеге күбрәк гаиләләргә ачылачак. Җан башына туры килә торган кереме төбәктә эшкә сәләтле халыкка билгеләнгән ике яшәү минимумыннан артып китмәгән (моңа кадәр бу күрсәткеч 1,5 яшәү минимумы һәм аннан кимрәк тәшкил итә иде) гаиләләр алачак аны. Әйтик, безнең республикада өч кешедән торган гаиләнең җан башына туры килә торган кереме 22–25 мең сум яки аннан кимрәк тәшкил иткәндә, гаиләнең барлык кереме 66–70 мең сумнан артмаганда шушы ярдәм чарасыннан файдалана алачак. Сүз уңаеннан, узган ел Татарстанда яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балага әлеге пособие күләменең 13 мең сум чамасы тәшкил иткәнлеген искәртеп үтик.

Вокзал бәдрәфәләре түләүсезгә әйләнә

Поезд пассажирлары, аларны озатучы һәм каршы алучылар 1 гыйнвардан шушы яңалыктан файдалана башлады. Бу кагыйдә ерак араларга йөрүче поездлар кузгалып китә торган вокзалларга, шулай ук Мәскәүнең барлык вокзалларына кагыла.

Иң аз хезмәт хакы арта

Хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) үсә. Дөрес, нибары 850 сумга (7,5 процентка). Ул 11280 сум түгел, ә 12130 сум тәшкил итә. Иң аз хезмәт хакының соңгы тапкыр 2018 елда үскәнлеген искә төшерик. Ул чагында аны алдагы елның икенче кварталы өчен яшәү минимумы күләмендә билгеләгәннәр иде. Яшәү минимумы кимегән очракта да МРОТ элеккечә калырга тиеш.

Совет законнары эшләүдән туктый

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев инде 2019 елның 11 сентябрендә үк 2020 елның 1 гыйнварыннан СССР һәм РСФСР чорында кабул ителгән кайбер законнарны гамәлдән чыгарырга әмер бирде. Ул чагында вице-премьер Константин Чуйченко 20 меңнән артыграк закон турында сүз барганлыгын билгеләп үткән иде.

Әлбәттә, бу Юстиция министрлыгының эшен бермә-бер күбәйтте. Узган елның ноябрь аенда министрлык хезмәткәрләренең бик зур кыенлыклар алдында калуы, чөнки Советлар Союзы законнары арасыннан өчтән бер өлешен хокукый базалардан табып булмавы, кайберләренең теге яки бу актларда сылтамалар рәвешендә генә “яшәп килүе” турында хәбәр ителде. Мәгълүматлары искергән булу сәбәпле, барлык документларны кулдан тикшерергә туры килүе дә искәртелде.

Студентлар салым түләми

Яңа законнар нигезендә, студентлар яки курсантлар, ординатор, ассистент-стажер, аспирантлар матди ярдәм алып, аның күләме елына дүрт мең сумнан артмаганда, керемгә салым түләүдән азат ителә.

Гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләр дә керем салымыннан азат ителә. Әйтик, террорчылык гамәле, табигать казасы, башка көтелмәгән хәл килеп чыгу аркасында тораксыз калып, арендага (аренда хакы федераль бюджеттан түләнә) торак бирелгән икән, мондыйлар НДФЛ түләмәячәк.

Гадәти ризыкны “органик” дип атау тыела

1 гыйнвардан органик продукция турында закон гамәлгә керү сәбәпле, Россиядә органик продукцияне сертификатлаштыру системасы эшли башлады. Хәзер инде җитештерүчеләр маркетинг максатында, ягъни кулланучыларны кызыктыру өчен генә үз товарларын “органик” дип атый алмаячак, дигән сүз.

Европа илләрендә һәм АКШта “био” яки “органик” сүзе продукциянең химикатларсыз, пестицид, гербицид, антибиотикларсыз җитештерелүен аңлата. Россиядә исә моңа кадәр био яисә органик продукциянең ни-нәрсә икәнлеге закон нигезендә билгеләнелмичә килде. Шуңа күрә җитештерүчеләр, бу “матур” сүзләрне курыкмыйча, адым саен диярлек кулланып килде.

Торак сатып алучыларны саклаячаклар

Узган ел азагында Федерация Советы күчемсез милек сатып алучы намуслы кешеләрне аферистлардан сакларга тиешле законны хуплады. Мошенникларның торак сатып алучыларны ялган документлар белән төп башына утыру очракларын беләбез. Яңа закон буенча, әгәр кеше торакны дәүләт реестры мәгълүматларына нигезләнеп сатып алган икән, димәк, ул намуслы санала. Бу очракта торак милекчегә кире кайтарыла. Гәрчә сатучысының документлары ялган булса да. Ә инде фатирны сатып җибәргән мошенниклардан акчаны кире кайтарып алу мөмкинлеге юк икән, намуслы сатып алучыга федераль казнадан компенсация биреләчәк. Тик аның күләме 1 миллион сумнан артып китмәячәк (әлбәттә инде, торак бәясеннән артыграк булмаячак).

Шәраб хакы үсә

Яңа ел башыннан Россиядә хәмергә акциз хакы күтәрелә. Беренче чиратта үзгәрешләр Россиянең шәраб җитештерүчеләре продукциясенә кагыла. Моңа кадәр алар ташламалы салым түләсә, хәзер салым ставкасы чит илләр җитештерүчеләренеке кебек булачак. Шулай итеп, шампан һәм күбекле шәрабләрнең акциз хакы – 36 сумнан 40 сумга, ә күбексезләренеке 18 сумнан 31 сумга кадәр җитәчәк.

 «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: