Бөгелмә авазы

2016 елның ноябрь аенда истәлекле көннәр һәм бәйрәм даталары

1 ноябрь - Суд приставы көне. 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясен кабул иткән көн. 7 ноябрь - Теләктәшлек һәм татулык көне. Октябрь революциясе көне. 9 ноябрь - Халыкара фашизм, расизм һәм антисемитизмга каршы көрәш көне. 10 ноябрь - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне....

1 ноябрь - Суд приставы көне.

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне.

6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясен кабул иткән көн.

7 ноябрь - Теләктәшлек һәм татулык көне. Октябрь революциясе көне.

9 ноябрь - Халыкара фашизм, расизм һәм антисемитизмга каршы көрәш көне.

10 ноябрь - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне.

10 ноябрь - Бөтендөнья Фән көне.

12 ноябрь - Куркынычсызлык буенча белгечләр көне.

12 ноябрь - Россия Саклык банкы хезмәткәрләре көне.

13 ноябрь - Халыкара сукырлар көне. 1745 елның 13 ноябрендә Франциядә танылган педагог, Парижда һәм Петербургта күрмәүчеләр өчен берничә мәктәп һәм предприягә нигез салган Валентин Гаюи туган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары белән нәкъ менә шушы дата Халыкара сукырлар көнен билгеләргә нигез булып тора.

14 ноябрь - Социолог көне.

14 ноябрь - Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне.

16 ноябрь - Халыкара толерантлык көне.

17 ноябрь - Бөтендөнья Гиннессның рекордлар китабы көне.

17 ноябрь - Халыкара студентлар көне.

20 ноябрь - Тәмәке тартудан баш тарту көне. Бу көн Америка онкология җәмгыяте инициативасы белән 1977 елдан алып билгеләп үтелә.

19 ноябрь - Бөек рус галиме Михаил Васильевич Ломоносовның (1711 - 1765) тууына - 305 ел.

20 ноябрь - Бөтендөнья балалар көне. Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән 1954 елдан билгеләп үтелә.

21 ноябрь - Бөтендөья телевидение көне.

21 ноябрь - Бөтендөнья исәнләшү көне. 1973 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу датаны Американың Небраска штатыннан ике бертуган Майкл һәм Брайон Маккормак уйлап тапкан. Әлеге уенның кагыйдәләре бик гади: бу көнне таныш булмаган 10 кеше белән исәнләшергә кирәк икән.

21 ноябрь - Салым органнары хезмәткәрләре көне.

21 ноябрь - Россиядә хисапчылар көне.

26 ноябрь - Бөтендөнья мәгълүмат көне. 1994 елдан адып, ел саен шушы көнне Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе һәм мәгълүмати парламент инициативасы белән билгеләп үтелә. 1992 елның әлеге көнендә беренче Халыкара мәгълүмат халык йорумы уза.

27 ноябрь - Россиядә Әниләр көне.

29 ноябрь - Бөтендөнья табигатьне саклау җәмгыяте төзелгән көн. 1948 елда 82 илне берләштергән Бөтендөнья табигатьне саклау берлеге оештырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: