Бөгелмә авазы

2016 елда нәтиҗәләрен татар дөньясы кызыксынып көткән мәдәни бәйгеләр бишлеге

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Татарстанда һәм бөтен татар дөньясындагы фестиваль-бәйгеләр буенча 2016 ел "бишлеген" тәкъдим итә. Болар - дәүләт тарафыннан яки дәүләт оешмалары катнашы белән үткәрелүче мәдәни чаралар. Бәйгедә җиңү уңыш китерәме - "Татар-информ" кайбер мисалларны күзаллый. Республикада ярыш элементы булган популяр бәйгеләр бик күп түгел. Нигездә министрлыклар һәм дәүләт оешмалары...

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Татарстанда һәм бөтен татар дөньясындагы фестиваль-бәйгеләр буенча 2016 ел "бишлеген" тәкъдим итә. Болар - дәүләт тарафыннан яки дәүләт оешмалары катнашы белән үткәрелүче мәдәни чаралар. Бәйгедә җиңү уңыш китерәме - "Татар-информ" кайбер мисалларны күзаллый. Республикада ярыш элементы булган популяр бәйгеләр бик күп түгел. Нигездә министрлыклар һәм дәүләт оешмалары тарафыннан билгеле бер жанрның үсешен күрсәткән, үз эченә ярышу элементын кертмәгән бәйрәм-фестивальләр үткәрелә.

1. "Тантана" республика театраль премьерасы. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан театр сәнгате өлкәсендә иҗат һәм иҗтимагый тормышта казанышлары өчен гамәлгә куелган әлеге премия быел алтынчы тапкыр тапшырылды. Быел аңа 40 номинант дәгъва кылган иде. "Тантана" Халыкара театр көнендә - 27 мартта тапшырыла.

2. «Татар моңы» Халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесе ел дәвамында татарлар яшәгән бөтен төбәкләрне йөреп чыгып талантлар эзли дә, декабрь аенда гала-концерт уздырыла. Быел бәйгенең гала-концерты 6 декабрьдә үтте. Бәйгегә "Татар-информ" онлайн-трансляция ясады.

3. Сентябрь башында Татарстан Республикасы Халык сәнгати һөнәрчелеген һәм кәсепчелеген үстерү үзәге «Татарстан Республикасы туристлар сувениры» ачык бәйгесен игълан иткән иде. Конкурсның беренче турына 750 гариза кабул ителеп, жюри эше буенча өченче турга 57 эшләнмә узган. Болар - СМС тавыш бирү белән сайлап алынган эшләр.

Конкурс җиңүчеләре, нигезләмә буенча, 50 мең сум премиягә һәм "Татарстан Республикасының иң яхшы туристлар сувениры" статусын үз этикеткаларында, төргәкләрендә һәм реклама максатларында куллану хокукына ия булдылар

4. «Идел-йорт» XVI Төбәкара халык театрлары коллективлары фестиваль-бәйгесе елдан-ел популярлаша бара. Фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Республиканың традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге тарафыннан оештырыла. Быел ул татар театрының 110 еллыгына багышлап үткәрелде.

Традиция буенча, фестиваль өч этапта үтә. Беренче тур республиканың шәһәр һәм районнарында быел гыйнвар аеннан старт алган иде. 25 марттан 29 апрельгә кадәр Түбән Кама, Минзәлә, Бөгелмә, Әлмәт, Буа, Чаллы, Казан, Әтнәдә фестивальнең икенче туры үтте. Икенче этап барышында бәйгегә тәкъдим ителгән 44 спектакль бәяләнде. Жюри сайлап алган 18 театр коллективы Казанда өченче - финал этабында катнашты.

Жюриның иң күп тавышын җыеп, быел Мөслим районы мәдәният йортының Татар халык театры "Идел-йорт"ның җиңүчесе дип танылды.

5. "Яңа татар пьесасы" драматургия бәйгесенең җиңүчеләре быел 24 декабрьдә игълан ителде.

Исегезгә төшерәбез, быел, Татар театрының 110 яшьлек юбилее елында, яңа татар пьесасы бәйгесендә барлыгы 58 әсәр катнашты, 2нче турга 20 пьеса үтте, шулардан 10сы бәйгенең шорт-исемлегенә эләкте.

Конкурсны гамәлгә куючылар - Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Казан утлары» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы.

Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган һәм матбугатта чыгарылмаган татар телендә иҗат ителгән пьесалар тәкъдим итә. Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.

"Яңа татар пьесасы" бәйгесе беренче тапкыр 2003 елда үткәрелде. Ул ике елга бер мәртәбә үтә. 2003 елдан алып, әлеге конкурсның нәтиҗәсе буларак, лауреат исеменә лаек булган һәм төрле номинацияләрдә җиңү яулаган утызга якын әсәр инде татар театрлары сәхнәләрендә дөнья күрде.

Бишлеккә өстәмә.

"Татар җыры" фестивале. "Барс медиа" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан оештырыла торган фестиваль ел дәвамында татар эстрадасы җырчыларының иҗатына нәтиҗә ясау булып тора. Җырчыларның уңышларын бәяләп, аларга "Алтын Барс" премиясе тапшырыла. Нигездә "Барс медиа" белән хезмәттәшлек иткән җырчылар катнаша.

Быел концертны тамаша кылырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: