Бөгелмә авазы

2013 ел программалары

Үткән атнаның шимбә көнендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елга программаларны тормышка ашыруга проект-смета документацияләрен вакытында тапшырмаган район җитәкчеләренә шелтә белдерде.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.

ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин хәбәр итүенчә, быелгы барлык программалар тормышка ашырылган. 2012 елда төзекләндерелергә тиешле 884 йортта да эшләр тәмамланган, алар Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул ителгән. "2013 елга программалар кабул ителде, объектлап исемлек, проект-смета документациясен төзү эше бара", - дип хәбәр итте идарә башлыгы. 2013 елда 162 гомумбелем бирү һәм 7 коррекцион мәктәпкә капиталь ремонт уздырылачак, бу максатларга 2,5 миллиард сум акча бүлеп бирү каралган. Бөгелмә муниципаль районында киләсе елга планлаштырылган 46 күпфатирлы йортның 13енә кадастр пас-портлары әзерләнгән. Шушы эшне башкарып чыгу өчен подряд оешмаларын сайлау бара.

"Проект-смета документациясенең булуы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала", - дип ассызыклады Илдар Сибгатуллин. Аерым алганда, "Чис-
та су" программасы буенча районнарга документацияне әзерләү, конкурслар игълан итү өчен җир кишәрлекләрен бүлеп бирү буенча эшне тизләтергә кирәк. 15 гыйнварга кадәр ул эшләрнең барысы да тәмамланырга тиеш. Бу мәсьәләдә Президентның да фикере катгый булды. "Әгәр алар документацияне әзерләмәсә, бәлки, бу районнарның программаны тормышка ашыру теләге дә юктыр? Бәлки, бу аларга кирәк түгелдер, - диде ул. - Әйдәгез, катгый вакыт аралыгын билгелибез. Әгәр дә 10 гыйнварга кадәр документация булмаса, башкага йөкләргә. Бер тапкыр җәза бирергә, аннары бер вазифаи зат аркасында район объектсыз калды дип игълан итәргә. Бу гамәл бик нәтиҗәле булыр иде".

Республикада сөтчелек-терлекчелек өлкәсендә хәлләрнең торышы турындагы доклад белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Татарстан районнарында бер сыердан сөт савып алу күләме 9 килограммнан 16 килограммга кадәр тирбәлә. Югары Ослан, Яшел Үзән, Алексеевск, Менделеевск, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары хуҗалыкларында эшләр бер дә шәптән түгел - аларда һәр сыердан савып алынган сөт
10 килограммнан да кимрәк. Бөгелмә хуҗалыкларында бу күрсәткеч 10 килограммнан артыграк тәшкил итә. Шул ук вакытта кайбер хуҗалыклар
13 килограммга кадәр сөт савып ала. Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймовның әйтүенчә, бу әле җитәрлек түгел. "Күрсәткечләрне арттыру өчен һәрдаим эш алып барырга кирәк", - диде ул һәм хуҗалык җитәкчеләре белән һәр көнне киңәшмә уздырырга кушты.

Атналык республика киңәшмәсе барышында Татарстан Республикасы Президенты башлыклардан, фермалары кайда урнашканлыгын искә төшереп, аларга атнасына бер-ике көнне авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышларга тәкъдим итте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: