Бөгелмә авазы

1 гыйнвардан Россиядә нинди үзгәрешләр булачак?

2020 елда ана капиталы, минималь хезмәт хакы, больничный өчен түләү артачак.

Пенсионерлар

1 гыйнвардан ир-атлар өчен пенсиягә чыгу яше 61 һәм хатын-кызлар өчен 56 яшь булачак. Шулай итеп, 2020 елда 1959 елгы ирләр һәм 1964 елгы хатын-кызлар пенсиягә чыга алачак.

Искәртеп үтик, 2018 елдан алып Россиядә пенсиягә чыгу яше арта. 2028 елга ул ирләр өчен 65, хатын-кызлар өчен 60 яшь булачак.

6,6 процентка индексация ясалганнан соң, картлык буенча пенсия гыйнвар аенда уртача 16,4 мең булачак.

Декрет акчасы һәм ана капиталы

1,5 яшькә кадәр бала караган өчен түләнә торган айлык акча 1 гыйнвардан 28 меңгә кадәр артачак. 2019 елда ул 26 мең иде. Ана капиталы 453 меңнән 466 617 сумга кадәр артачак.

Ел башыннан алып 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр бала караган өчен 50 сумлык пособие түләнмәячәк. Ә беренче һәм икенче балага түләнә торган 12 мең сум төбәктәге ике яшәү минимумыннан кимрәк керем алган гаиләләргә биреләчәк.

Минималь хезмәт хакы һәм больничный күләме

1 гыйнвардан минималь хезмәт хакын аена 12 130 сумга кадәр арттырачаклар. Больничныйның бер көне өчен түләү дә 2301,36 сумга кадәр артачак. 2019 елда ул 2150,68 сум иде.

Медицина

1 гыйнвардан мөһим дарулар исемлегенә тагын 24 яңа препарат өстәләчәк. Алар арасында шешкә, бронхиаль астмага, гөмбәчеккә каршы дарулар, антибиотиклар, С гепатиты, ревматоид артрит, инсулин куллана торган диабетиклар, үсеш гормоны артык булганнарны, псориаз, шизофрения дәвалау өчен куллана торган дарулар өстәләчәк. Өстәлгән тагын бер препарат МРТ-диагностикасы узганда кулланылачак.

1 гыйнвардан диспансеризация яки профилактик тикшерү вакытында пациентта яман шеш ачыклаган табибларга өстәмә акча түләнәчәк.

Автомобилистлар

1 гыйнвардан машина хуҗалары җитештерүчеләрдән һәм дилерлардан номерлы билгеләр алачак. Яңа машиналар автосалоннарда теркәләчәк. Алар машина теркәүдә катнаша торган оешмаларның махсус реестрына кертеләчәк.

Вокзалларда түләүсез бәдрәфләр

1 гыйнвардан Россия вокзалларында бәдрәфкә керү бушлай булачак. Хәзер льготниклардан, тыш, китәсе поездлары станциягә бер сәгать элек килгән яки инде килеп җиткән яки өч сәгать дәвамында китәчәк пассажирлар гына бәдрәфкә бушлай керә ала.

«Земский учитель» федераль программасы

1 гыйнвардан «Земский учитель» федераль программасы башлана. Ул авылларга яки кечкенә шәһәрләргә (халкы 50 меңгә кадәр булган) эшләргә кайтканнарга 1 миллион сум бирүне күздә тота.

Электрон хезмәт кенәгәләре

1 гыйнвардан 2020 елда Россиядә электрон хезмәт кенәгәләрен куллану турында закон үз көченә керәчәк. Һәр хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлеге, стаж, биләгән вазифалары, башка эшкә күчерелүе, эштән китүе яки эшен туктау турында мәгълүмат ай саен Россия Пенсия фондына тапшырылып барачак.

2021 елдан эшли башлаучылар да бары тик электрон хезмәт кенәгәләре генә булачак.

Чыганак:  https://intertat.ru/news/questions_answers/27-12-2019/1-gyynvardan-rossiyad-nindi-zg-reshl-r-bulachak-5713546

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: