Бөгелмә авазы

Санитар икеайлыкта – махсус рейд

Законсыз чүплекләр күпме? Инде мәгълүм булганча, 1 апрельдән алып, 31 майга кадәр шәһәр һәм район территориясендә санитар чистарыну икеайлыгы игълан ителде.

Санитар чистарыну икеайлыгы кысаларында башкарыласы төп эшләрнең берсе булып законлы булмаган чүплекләрне ачыклау, аннан соң аларны юк итү бурычы тора. Ни кызганыч, ваемсызлыгыбыз аркасында, мондый санкцияләнмәгән чүплекләрне шәһәр территориясендә һәм авыл җирлекләренең күбесендә очратырга мөмкин.

Карабаш муниципаль берәмлегендә дә бар андый чүплекләр. Иркен авылыннан ерак булмаган җирдә чүп-чар таралып ятуын үз күзебез белән күреп кайттык. Рейдны районыбызда санитар-экологик хәлне контрольдә тоту өчен җаваплы инспектор Марат Усаков оештырган иде. Очрашу-танышу барышында ул түбәндәгеләрне сөйләде: "Законсыз чүплекләрне ачыклау эше алга таба да дәвам иттереләчәк, мондый бер генә урын да игътибарсыз калдырылмаячак. Аларны бетерү турында күрсәтмәләр җирле җитәкчеләргә җибәреләчәк. Алай гына да түгел, һәр ачыкланган чүплек әле яңа гына булдырылган "Экология картасы" геоинформацион системасына кертеләчәк. Шулай ук "Халык контроле", "Мәктәп экопатруле" системаларында күрсәтелгән чүплекләр дә күз уңында тотылачак. Шуңа күрә законсыз чүплекләрне ачыклау һәм юк итү эшендә Бөгелмә муниципаль районында яшәүче халык та актив катнашыр дип ышансы килә".

Аннан соң чүп-чарны тиешле булмаган урыннарга илтеп ташлаган өчен административ җаваплылык каралганын да истән чыгармаска кушты инспектор. Көнкүреш куллану калдыкларын тиешсез урынга ташлаган өчен Татарстанда физик затларга - 2 - 3,5 мең сум күләмендә; вазифаи затларга - 15 - 30 мең сум; шәхси предприятиеләргә - 30 - 50 мең сум; юридик затларга 200 - 500 мең сум күләмендә штраф каралган. Табигатьне пычратып, җыелган чүп-чарын теләсә кая ташлап китүчеләр моны исләреннән чыгармасын иде.

Чүплекләр үзләреннән үзләре барлыкка килми. Чүп-чар айдан да төшми. Билгеле бер төбәктә яшәүче кешеләр үзләре үк яшәгән гүзәл җирләрен чүплеккә әверелдерә. Шуңа күрә чагыштыргысыз табигатебезне саклыйк, аны киләчәк буыннарга чиста килеш тапшырыйк дип әйтәсе килә.

Сирин МӨСӘГЫЙТОВ.
Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: