Бөгелмә авазы

Бөгелмә районы Татар Димскәе авыл җирлегендә чаңгы ярышлары узды

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын... - дип язган мәшһүр Тукай үзенең исемсез бер шигырендә. Әйе, халык күңелен тибрәтү, аны уятып җибәрү өчен бүгенге көндә нәрсә эшләргә соң? "Бәс, безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән. Мәзкүр рәвешләр илә һушына китерсәк, дуст кем, дошман кем...

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,

Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын...

- дип язган мәшһүр Тукай үзенең исемсез бер шигырендә. Әйе, халык күңелен тибрәтү, аны уятып җибәрү өчен бүгенге көндә нәрсә эшләргә соң? "Бәс, безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән. Мәзкүр рәвешләр илә һушына китерсәк, дуст кем, дошман кем - милләт үзе аерыр", - дип җаваплаган тапкыр, туры Тукаебыз узган гасыр башында.

Әлеге сораулар бүген дә - көн кадагында. Күңелендә җаны булган татар кешесе милләтебезнең киләчәге нинди булыр; балаларыбыз, оныкларыбыз нинди телдә сөйләшер; халкыбызның чишмә башы булган авылларыбызны нинди язмыш көтә, киләчәге бармы аларның, дип борчыла. Чыннан да, борчылырлык та бар шул, әле менә авылларда үткән сессияләр дә шуны күрсәтте: мәктәпләрдә укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр саны бармак белән санарлык кына калган. Эшлим дисәң, эше дә юк бит аның хәзер, колхозлар таркалгач, кая барып "бәрелергә" белмәүчеләр, эшсезлек артты. Гайре табигый күренеш, чөнки авыл кешесе беркайчан эшсез утырмаган бит ул югыйсә...

Әмма төрле чорларда һәр авылның әтрәк-әләме, ялкауалабае булган кебек, үз көче белән тырышып, замана авырлыкларына карамыйча, иҗтиһат итүчеләре дә булган. Татар Димскәе авылында да бар андый фидакарьләр.

Авылы язмышына борчылып, аның картаеп, бетеп баруыннан тәмам гаҗиз булып, җирле депутат Ринат Галләмов якташларын "кышкы йокыларыннан" уятырга уйлаган. Моның өчен ул чаңгы ярышлары үткәрү идеясе белән чыккан. Җирле хакимият авыл депутатының бу фикерен хуплаган һәм ярыш көне итеп 15 февраль тәгаенләнгән. Кыска гына вакыт аралыгында авыл халкы һәм аннан читкә киткәннәргә дә әлеге яңалык турында җиткергәннәр. Шулай итеп, чираттагы якшәмбе көнне авылның олысы-кечесе, ялларга әти-әниләре янына кайтканнар авылга керү юлында ярышлар өчен махсус әзерләнгән урында җыелдылар.

Халык ялыккан икән өйдә утырып, әлеге чарага кубарылып килүләре моның ачык дәлиле булып тора. Әйе шул, яшьтәшләрең белән очрашып, бер сөйләшү дә - үзе бер гомер дип юкка гына әйтмәгәннәр инде аны. Мәктәпкәчә балалардан алып, олы яшьтәге апа-әбиләргә кадәр үз чордашын, гәпләшергә кешесен тапты бу көнне.

Тантаналы чараның (бәйрәмне дисәк, дөресрәк булыр. Авт.) ни өчен оештырылуы, аның максаты турында башлап Ринат Кәнәфия улы сөйләде. 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән бәйләгәннәр икән аны. Шуңа күрә ир-ат заты котлаулар кабул итте бу уңайдан. Аннан соң ярышта катнашырга, карарга килүчеләрне авыл җирлеге башлыгы Риваль Зәйнуллин сәламләде. Бөтендөнья Татар Конгрессының Бөгелмә бүлеге рәисе Руслан Җәләев милләттәшләренә әлеге күркәм башлангычның дәвамлы булуын теләде. Ярышларның иганәчесе, авылның "Нур" кибете хуҗасы Эльвира Галләмова стартка чыгучыларга уңышлар теләде һәм җиңүчеләргә истәлеккә бүләкләр тапшырылачагын җиткерде. Шуннан соң ярышларның тәртибе белән таныштырдылар һәм узышлар башланып китте. Беренче булып чаңгы юлына мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыкты. Бәйрәмгә килүчеләрнең берсе генә дә игътибардан читтә калмады, теләгән һәркем ярышларда катнаша алды, шулай итеп, халкыбызның гасырлар буена килгән буыннар элемтәсе сакланды, кечедән - олыга, түбәннән югарыга күтәрелү кебек булды ягъни. Спортчылар бер-бер артлы шулай стартка чыктылар, аларга халык дәррәү көч биреп торды, финишта шатланып каршы алды. Әлбәттә, финиш сызыгына иңиңнәр генә, көчле чабышчылар гына беренче булып килделәр. Менә шунда чаңгы спортында Татар Димскәе халкының көчле икәнлеге күренде дә инде, районшәһәр ярышларында юкка гына җиңүче исемен йөртмәүләре ачык чагылды. Финишка килеп җитүчеләр һәм, гомумән, авыл халкы өчен самавырлар кайнап торды. Теләгәннәр әле генә табадан төшкән коймаклар белән сыйлана-сыйлана, кайнар чәй эчеп җылындылар. Ай ул агач күмерендә кайнаган самавыр чәенең тәмлелекләре!..

Җиңүчеләр булып исә түбәндәге катнашучылар танылды: мәктәпкәчә яшьтәге бала лардан Лилия Нәгыймова - беренче, Назилә Җәләева белән Азалия Миңнебаева икенче булып килделәр; 1 - 4 нче сыйныф укучыларыннан Раил Сибгатуллинга тиңнәр булмады, Ринат Миңнебаев - икенче, Илназ Гыйльметдинов өченче урынны яулады; югары сыйныф укучылары арасында беренче-икенче урыннарны күрше Наратлы авылыннан Васильев һәм Газизов фамилияле егетләр алды, өченче урында - Владик Гафиятуллин; кызлар арасында җилдән җитез Ләйсән Маннаповага тиңнәр булмады, монда шунысын да әйтергә кирәк, егетләркызлар узышка бергә кузгалдылар, ягъни старт бергә бирелде. Финишка килеп җиткәндә Ләйсән үзеннән алга бары тик ике егетне генә үткәреп (алары да күрше авылдан бит әле аның!), өченче булып килде. Димәк, Ләйсән егетләр белән узышып та мактаулы өченче урынны алган булыр иде. Афәрин, Ләйсән, дими, ни дисең инде монда?! Кызлардан икенче булып - Динара Вәлиәхмәтова, Флорида Нәбиуллина өченче килделәр. Ир-атлардан Илнур Миңнебаев
финиш сызыгына беренче булып керде, Раушан Рәхмәтуллин - икенче, Айрат Кәлимуллин өченче булдылар. Хатынкызлардан Фәйрүзә Тәбрисова - беренче, Минира Ишмиева - икенче, Гөлзәрә Солтанова өченче булдылар. Җиңүчеләрне махсус чакырып, истәлеккә бүләкләр тапшырылды. Шулай ук ярышларда катнашкан иң өлкән кешеләр дә игътибардан читтә калмадылар. Иратлардан - Айрат Кәлимуллинга, хатын-кызлардан Гөлзәрә Солтанова һәм Зәлинә Алтыновага махсус бүләкләр тапшырылды. Кечкенә балалар да нәүмиз булмады, аларга тәмле шоколадлар таратылды.

Менә шулай күңелле узды Татар Димскәендә чаңгы ярышлары. Чараны матур итеп оештырып, күркәм итеп уздыруда мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчесе зур көч куйганнар, аларга аерым рәхмәт әйтәсе килә.

Халык өчен мондый чаралар бик кирәк, инде матур башлагыч бар, дәвамлы булсын иде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: