Бөгелмә авазы

"Табигать могҗизасы" фотобәйгесендә Лилия Шәрәпова үстергән үзенчәлекле кабак!

"Табигать могҗизасы" фотобәйгесендә бөгелмәле Лилия Шәрәпованың бакчасында үскән, түбәтәй кигән чын татар кабагы! Хөрмәтле укучыларыбыз, "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Табигать могҗизасы" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итте. Кемдә нинди үзгә җиләк-җимеш, яшелчә бар, аның белән бергә фотога төшереп, безгә юллагыз. Фотобәйгегә сезнең көзге табигать кочагында төшкән матур, үзенчәлекле фотоларыгыз...

"Табигать могҗизасы" фотобәйгесендә бөгелмәле Лилия Шәрәпованың бакчасында үскән, түбәтәй кигән чын татар кабагы!

Хөрмәтле укучыларыбыз, "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Табигать могҗизасы" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итте. Кемдә нинди үзгә җиләк-җимеш, яшелчә бар, аның белән бергә фотога төшереп, безгә юллагыз. Фотобәйгегә сезнең көзге табигать кочагында төшкән матур, үзенчәлекле фотоларыгыз да кабул ителә.

Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерыгызны да юллавыгызны сорыйбыз. Аларны lai-ru@yandex.ru электрон адресына яки "ВКонтакте" челтәрендәге администраторга https://vk.com/id378693978 "Табигать могҗизасы" дип җибәрүегез сорала.

Фотолар 16 октябрьгә кадәр кабул ителә. Тавыш бирү формасы һәм нәтиҗәләр игълан итү вакыты турында соңрак хәбәр итәрбез.

Бәйге турында барлык мәгълүмат "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында һәм "ВКонтакте" челтәрендә газетаның шәхси битендә булачак.

Җиңүчеләр тавыш бирү нәтиҗәсендә ачыкланачак.

Иң үзенчәлекле дип табылган фото авторларын спонсорыбыз "Эридан" мебель кибетеннән бик шәп бүләкләр: 5 меңлек һәм өч 3 меңлек сертификатлар көтә.

"Эридан" мебель кибетенең адресы: Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 8; офис 104. Тел.: 8-917-227-33-46, 8-905-370-88-00, "Вконтакте" социаль челтәрендәге төркеме: https://vk.com/club48378396

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: