Бөгелмә авазы

Әйдәгез, кызлар, ябыгабыз!

Бу гап-гади ризыклар гәүдәдәге майны бик нәтиҗәле «яндыра». Аларны даими куллану ябыгу өчен яхшы чара...

Йомырка. Аксымы гына түгел, сарысы да витаминнар һәм минералларга (мәсәлән, май яндыруга тәэсир итә торган кальций) бай. Алар үзләштерелгәндә организм май сарыф итүне көчәйтә.

Солы. Солы бөртекләре эри торган җепселләргә бик бай. Алар озак эшкәртелә һәм моның өчен күп энергия таләп ителә. Димәк, майлар да тизрәк «яна» дигән сүз.

Сельдерей. Анда су бик күп, аз калория бирә, әмма ашказанын тутыра һәм тиз арада туклык хисе бирә. Шулай ук сельдерейда клетчатка күп һәм ул озын чылбыр кебек булган май кислоталарын бетерергә ярдәм итә.

Кыяр. Бу гади генә ризык та суга бик бай, организмга үзен тук хис итәргә булыша. Кыярдагы су калийга бай һәм организмнан артык сыеклыкны, токсиннарны, эшкәртелгән майны чыгарырга ярдәм итә.

Алма. Клетчаткага бай булуы аркасында алма майны яхшы «яндыра», чөнки алманы эшкәртү өчен күп калория сарыф ителә.

Ташкабак. Цуккини дигән сорты кальций, тимер, магнийга бай. Бу минераллар җыелмасы май «яндыруга» тәэсир итә һәм метаболизмны көчәйтә.

Кипкән җимешләр. Караҗимеш, күрәгә һәм озак пешә торган солы көрпәсен бергә болгатсагыз бик яхшы мюсли килеп чыгачак. Аның фитохимик матдәләре организмның энергия сарыф итүен арттыра, май катламын киметә.

Ачы борыч, имбирь. Бу ризыклардагы капсаицин дигән ингредиент матдәләр алмашын яхшырта, ашказаны һәм эчәклек эшчәнлеген активлаштыра. Моннан тыш, кан әйләнешен көчәйтә, кандагы инсулин һәм липидлар күләмен киметә. Болар барысы да май күзәнәкләре туплануга каршы тора, алары энергия җитештерүдә куллануны арттыра.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/04-03-2020/nindi-rizyklar-artyk-maydan-arynyrga-yard-m-it-5726839

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: