Бөгелмә авазы

Яшәү өчен бик кирәк!

Кальций - үсемлекләр өчен генә түгел, барлык тереклек өчен дә бик мөһим булган микроэлемент. Табигатьтә ул известьташ, акбур, мәрмәр, гипс, кальций фосфаты рәвешендә очрый, туфракның үсемлекне тукландыручы иң мөһим компоненты булып тора. Кальций туфракның уңдырышлылыгына йогынты ясый. Әгәр бу микроэлемент җитмәсә, туфракның ачылык дәрәҗәсе арта, ә уңдырышлылык нәкъ менә шуңа...

Кальций - үсемлекләр өчен генә түгел, барлык тереклек өчен дә бик мөһим булган микроэлемент. Табигатьтә ул известьташ, акбур, мәрмәр, гипс, кальций фосфаты рәвешендә очрый, туфракның үсемлекне тукландыручы иң мөһим компоненты булып тора.

Кальций туфракның уңдырышлылыгына йогынты ясый. Әгәр бу микроэлемент җитмәсә, туфракның ачылык дәрәҗәсе арта, ә уңдырышлылык нәкъ менә шуңа бәйле дә инде. Үсә башлаганда ук үсемлеккә кальций кирәклеге сизелә. Ул яшелчәләргә бор, марганец һәм молибден керүен яхшырта, шул ук вакытта, магний һәм калий белән бергә радиактив элементлар үтеп керүен киметә. Әче туфракка кальцийлы ашлама кертү витаминга бай уңыш җыеп алырга мөмкинлек бирә.

Яшелчәләргә кальций җитмәгәндә аларның тамырлары нечкәрә, кыскара, яфраклары чирли башлый, иммунитеты һәм уңышы кими. Мәсәлән, помидорның очлары караеп чери, бәрәңгедә корыган урыннар арта, кыярның очы кибеп төшә, кәбестә яфракларының очлары бөтәрләнә, мәрмәр төсенә керә, пешкән урыннар барлыкка килә. Әлбәттә, туфракта кальцийның артык күп булуы да зарарлы, үсемлекләргә начар тәэсир итә. Шуңа да, кальций яратучы һәм аны яратмаучы үсемлекләрне аера белергә кирәк. Мәсәлән, клевер, эспарцет, люцерна, чөгендер - яратучылар исемлегендә, ә бәрәңге, мамык, люпин, чәй куагы, кузгалак, мүк, киресенчә, кальцийның артык булуын күтәрә алмый. Туфрактан кальцийны иң күп үзләштергәне - кәбестә. Шуңа да кәбестә үскән түтәлдән үсентеләр үстерү өчен туфрак алырга ярамый.

Кеше организмында кальций сөяк тукы­маларының нигезен тәшкил итә, тукландыру элементларын тигезлектә тота, ферментлар эшчәнлеген арттыра, йөрәк-кан һәм нерв сис­темасындагы процесска тәэсир итә. Балалар һәм өлкәннәрнең организмына көненә 1 грамм кальций таләп ителә. Эштә артык көч төшкәндә, авырлы һәм бала имезүче хатыннарга, шулай ук, өлкән яшьтәгеләргә, сынган урыннар төзәлгәндә кальций күбрәк кирәк. Тик аның артык күп булуы кеше өчен дә зарарлы: бәвел бүлеп чыгару системасына таш утыруга китерүе мөмкин. Организмга кальций кәбестә, салат, сельдерей, пастернак, шалкан, әче торма, кишер, чөгендер, борчак, фасоль, суган, помидор, борыч, баклажан, кыяр кебек бакчада үсә торган күптөрле яшелчәләрдән керә. Ул шулай ук сөт ризыкларында да бар. Сәламәт булу өчен кешегә көненә 7 порция (1 порция - бер учка сыярлык микъдарда) яшелчә һәм җимеш ашарга киңәш ителә.

http://kiziltan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: