Бөгелмә авазы

Сырганак җимеше – минераль матдәләр, органик кушылмалар һәм витаминнар чыганагы

Әлеге куак җимешенең файдасы турындагы беренче мәгълүматларVIII гасырга караган Тибет медицинасы язмаларында очрый, ә дару буларак, аны Борынгы Кытайда куллана башлаулары билгеле.

Тарихи мәгълүмат

Борынгы Грециядә аның яфраклары белән атларны дәвалаганнар. Грек мифологиясендә ул канатлы ат Пегасның яраткан ризыгы итеп сурәтләнгән. Грециянең антик чорга караган фәлсәфәчеләре, сырганакны изге җимешкә санап, әлеге үсемлеккә мәдхияле трактатлар багышлаган. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик: дөньяда үскән барлык сырганакның 90%ы Кытайга туры килә. 19501985 елларда, туфракны саклау һәм су табу максатларыннан, биредә 200 мең гектар мәйданда сырганак плантацияләре утыртылган. Ул ягулык буларак та киң кулланыла.

 

Файдасы

Сырганакның җимешләре генә түгел, тамыры, кайрысы, ботаклары, яфраклары күптөрле дәвалау үзлегенә ия. Үстерү өчен талымсыз, ләкин чәнечкеле булганга күрә, уңышын җыю уңайсыз, әмма бу үсемлектә 190 төрле файдалы матдә бар. Табиб-диетологлар фикеренчә, сырганак җимешендә С витамины, лимонныкына караганда, ун мәртәбә күбрәк. Сырганак кайрысында бәхет гормоны саналган серотонин матдәсе, банан белән шоколадныкы белән чыгыштырганда, мең мәртәбә артыграк. Кәеф төшкән, хәлсезләнгән, йокыдан авырлык белән торган чакларда, бер балкашык кипкән кайрыны кайнар суда төнәтеп эчеп җибәрәсе урынга, даруханәгә чабабыз, юкка акча туздыруыбыз җитмәгән, ашказаны, бавыр, бөеребезгә зыян китерү хакында уйлап та бирмичә, учлап дару ашарга тотынабыз. Сырганак организмнан зарарлы матдәләрне, хәтта радионуклеидларны чыгарырга сәләтле бер дигән антиоксидант та әле.

 

Дәва мае

Сырганакның мае аеруча файдалы. Ә аны ясауның бернинди авырлыгы юк. Согы сыгып алынган җимешләрнең орлыгын киптереп, кофетарткычта онга әверелдереп яки кул тегермәнендә тартып, шуларны чистартылмаган үсемлек маена салып, караңгы урында ике-өч атна дәвамында төнәтү җитә. Зәйтүн маенда төнәтсәк, файдасы икеләтә зур булачак. Пешкән яки шешкән, җәрәхәтләнгән урынга сөртергә, иртән бер балкашык сыеклыкны ач карынга кабып куярга була. Менә дигән универсаль дару бит ул!

 

Химик составы

Сырганак җимеше – минераль матдәләр, органик кушылмалар һәм витаминнар чыганагы. 100 граммында кеше организмына кирәкле C һәм  В6 витаминнарының тәүлек нормасының яртысы, E һәм бета-каротин витаминының өчтән бер өлеше, А витамины бар.

Сырганакта күптән билгеле булган омега-май кислоталары бар. Шулардан “Омега-7” чагыштырмача күптән түгел ачылган. Шуңа күрә дә сырганакны “Витаминнар хәзинәсе”дип атыйлар.

 

Сырганак чәе

Кирәк:

туңдырган яки яңа җыеп алган җимешләр – 150 грамм

эре яфраклы кара чәй – 2 аш кашыгы

бал – 2 аш кашыгы

кайнар су – 600 миллилитр.

Җимешләрне чүп-чардан аралап, чистартып, дуршлагта юарга кирәк. Якынча 100 грамм сырганак җимешен изәргә. Әгәр сез туңдырган җимешләр кулланасыз икән, аларны бүлмә температурасында эретергә, аннары гына төяргә кирәк. Бу процесста бал кушу урынлы булыр. Чәйнеккә килеп чыккан әлеге матдәне, калган җимешләрне салабыз һәм кара чәй өстәп, төнәтәбез.

 

Кайнатма

Бер килограмм чистартылган, бозылмаган җиләк кирәк булачак. Аны бер кат суда юып алабыз. Эмаль савытка бушатабыз, шуңа1,3 килограмм шикәр салабыз. Җиләк үзенең согын бирергә тиеш. Шуны берәр сәгатькә калдырабыз. Ул арада банкаларны әзерлибез. Кайнатманы газга куеп кайнатабыз. Соңыннан кайнар көенә банкаларга тутырып куябыз.

Клара Усманова әзерләде

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: