Бөгелмә авазы

Шикәрне күп кулланма

ШИКӘР – сәламәт булыйм дисәң, кулланудан иң беренче төшереп калдырыла торган продуктларның берсе. Бәлки шикәр планетабызда иң куркыныч наркотиктыр? Шикәр яратучы кешеләр аңардан башка яши алмый. Ә аның тереклеккә үтергеч йогынтысы турында бик сирәк ишеттерәләр. Нэнси Эплтон «Шикәрсез тормыш» китабында әлеге татлы нәрсәнең зарарлы бик күп сәбәбен атый:

 

1. Шикәр иммунитет кимүенә ярдәм итә.
2. Минерал матдәләр алмашының бозылуына китерергә мөмкин.
3. Ярсучанлык, дулкынлану, игътибар кимүенә, балаларның киреләнүенә китерергә сәләтле.
4.Триглицеридлар (канда май) күләменең шактый артуына сәбәпче.
5. Бактерияле инфекцияләргә каршы торучанлыкны киметә.
6. Бөерләр зарарлануына китерергә мөмкин.
7. Югары тыгызлыктагы липопротеидлар («яхшы» холестерин) күләмен киметә. 
8. Хром микроэлементы дефицитына китерә.
9. Күкрәк, күкәйлекләр, эчәклек, туры эчәк, простата рагы китереп чыгаруга ярдәм итә.
10. Глюкоза һәм инсулин күләмен арттыра.
11. Бакыр микроэлементы дефицитына китерә.
12. Магний һәм кальцийның үзләштерелүен боза.
13. Күрү сәләтен киметә.
14. Серотонин нейромедиатор (гормон) концентрациясен арттыра.
15. Гипогликемия (глюкоза күләме кимү) китереп чыгарырга мөмкин.
16. Ашказанында кислота артуына китерә.
17. Балаларда адреналин күләмен арттырырга сәләтле.
18. Ашкайнату трактында тайпылыш­лар булган пациентларда туклыклы матдәләр үзләштерелүен боза.
19. Яшь белән бәйле үзгәрешләрне тизләтә.
20. Алкоголизм үсешенә ярдәм итә.
21. Кариес китереп чыгара.
22. Симерүгә китерә.
23. Язва колиты таралу куркынычын арттыра.
24.  Ашказаны һәм уникеилле эчәктә язва авыруы ялкынсынуына китерә.
25. Артрит таралуына китерә. Тагын боларга өстәп 21 сәбәп, барлыгы 46...
Һәм болар рәсми расланганнары гына...
Шикәргә менә дигән альтернатива бар – бал, киптерелгән җимешләр, шыттырылган арпа, өрәңге, агава, стевий сироплары...
Ризыгыгыз дәва булсын!  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: