Бөгелмә авазы

Сарымсакны кайчан җыярга?

Игътибарлы булыгыз, аны иртә дә, соң да җыярга ярамый.

Иртә җыеп алган очракта, уңышның шактый өлеше юкка чыга. Өстәвенә, иртә җыеп алынган сарымсак өлешләргә начар аерыла, ә соңга калган очракта, киресенчә, бик җиңел аерыла һәм яңа тамырлар барлыкка килергә мөмкин.Шулай булгач кайчан җыясы, дисезме? Моны белү өчен чәчәгенә -  “стрелка”га карагыз, башкаларын өзсәгез дә,2-3 сарымсакның 2стрелка”сын калдырыгыз.

    Алар тураеп баскач һәм чәчәкләрнең тышчасы ярылгач, сарымсакларны казып алырга мөмкин дигән сүз. Казып алганчы ун көнгә якын сарымсакка су сипмәскә киңәш итә тәҗрибәле бакчачылар, бу сарымсак черемәсен өчен эшләнә. Чүпләрен утап, сарымсак үскән түтәлне һава керерлек итеп йомшартып куегыз да көтегез. Алырга тиешле сарымсакның аскы яфраклары саргаеп, “Стрелка”сы ачылып орлык коярга җыена башлый.

Сарымсак алуны һавада эшләү зарур. Сарымсакларны киптерүгә аеруча әһәмият бирергә кирәк. Казып алынган сарымсакларны түтәлдә киптерәләр. Кояш нурларыннан авыру таратучы гөмбәләр һәм микроблар үлеп бетә. Ләкин сарымсакны кояш астында озак тотарга ярамый, югыйсә пешәргә  мөмкин.

Киптерелгән сарымсакның тамырларын һәм сабакларын кисәләр. Аны җилләтелә торган салкынча биналарда, кечкенә капларга салып суыткычта яки бүлмәдә генә дә сакларга ярый.

Саклаган вакытта сарымсакны 2-3 тапкыр араларга һәм зәгыйфьләнгән яки үрә башлаганнарын ташларга кирәк.

atnya-rt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: