Бөгелмә авазы

Сабын куыклары очыру – бәйрәм ул

Балачак искиткеч рәхәт вакыт. Тирә-юньдә мавыктыргыч һәм кызыклы әйберләр күп.

Балалар үз вакытының күп өлешен уенда үткәрәләр. Ә сабын куыклары белән уйнарга һәркем ярата. Бу балалар өчен гади уен гына түгел, ә шактый файдалы да күнекмә. Шул ук вакытта кайберәүләргә вакытны мәгънәсезгә сарыф итү кебек тоелса да, зур файда да китерергә мөмкин. Сабын-куык сәнгатенең чираттагы “иҗади әсәрен өреп чыгару өчен иреннәрен сузып-бөрештергәндә, бала сөйләм үстерү күнекмәләре ала икән.

Шуңа күрә бу күңелле шөгыльгә чын күңелдән бирелгән нәниләр барлык авазларны дөрес итеп әйтергә, аларныбу уенны белмәгән яшьтәшләренә караганда тизрәк өйрәнә.

Гади генә сабын    тел күнекмәләрен үзләштерүгә бәйле кыенлыклар булырга мөмкин булган балалар өчен алыштыргысыз ярдәмчегә әверелә ала икән. Ә бу шөгыль тагын да күбрәк файда китерсен өчен, аны мавыктыргычрак итеп,  уеннар белән бергә үткәрергә мөмкин.

Менә сабын куыгы кабартуны төрләндерә алырдай берничә уен үрнәге.

1) олы кеше куыкларны кабартып очыра тора,  ә бала күпме килеп чыкканын саный бара.

2) балага иң кечкенә  яки иң зур куыкны шартлатырга тәкъдим ителә.

3) балага сабын куыгын билгеле бер тәртиптә: чәнти бармак, имән бармак, зур бармак,  баш бармак. җилкә, борын,  уң яки сул аягы, маңгае, колаклары белән шартлатып карарга кушыла.

4) команда буенча куыкларны эләктерү: кем күбрәк шартлатыр икән?

5) Бер зур куык кабартырга (бу бик кыен).

6) куыкны, төшәргә ирек бирмичә, өреп куып йөртергә.

Мондый уеннар мөстәкыйльлекне үстерә: балалар үз хәрәкәтләренә идарә итәргә, кагыйдәләр буенча эшләргә өйрәнәләр. Моннан тыш, сабын куыклары белән уйнау коммуникатив күнекмәләр үсешенә дә ярдәм итә: балалар бакчасында   балалар  күп,  ә үз көчләрен һәркемнең сынап карыйсы килә, ләкин куыкны берне генә шартлатырга кирәк һәм – билгеле бер кагыйдә буенча, димәк алдан килешеп эшләү сорала. Һәм иң мөһиме – мондый уеннар балаларга шатлык китерә, киеренкелекне киметә, эмоциональ фонны күтәрә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: