Бөгелмә авазы

Психологик ярдәм

Табигатьне алдап булмый

Һәрбер кешегә табигать тарафыннан билгеле бер микъдарда күтәренке рух бирелгән, карап тотса, ул аңа бөтен гомеренә җитәрлек. Шул “шатлыклы халәт”не бер савытка тутырылган итеп күз алдына китерик әле. Образлы итеп әйтсәк, наркоманнар, алкоголиклар, табигатьне алдамакчы булып, шул “савыт”ны күңелләренә берьюлы бушатып куймакчы булалар.  Сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар аны спорт белән шөгыльләнеп, кино-театрга йөреп, концерт-спектакльләр карап, дуслары, туганнары белән аралашып “тутыралар”. Ә наркоманнарда, алкоголикларда табигать тарафыннан бирелгән күтәренкелек беткәч, төшенкелек, күңел бушлыгы башлана, ул бушлыкны алар ясалма рәвештә кәефләрен күтәреп “тутыралар”. 

Әмма табигый күтәренкелеккә ирешү өчен даими төстә нинди дә булса каршылыкны җиңеп торырга, ихтыяр көчеңне туплап, нәрсәгәдер ирешә барырга кирәк. 

Ансат юл белән (наркотик кулланып яисә сыра, аракы эчеп) эйфориягә ирешкән наркоман яки алкоголик кибеткә арткы ишектән генә кереп, яхшы товар алып чыккан, шуның белән күпмедер мизгелгә үзен бәхетле санаган кешене хәтерләтә. Андыйларга табигать үзенең җәзасын бирми калмый. Ни рәвешлеме? Бу сорауга җавап бирү өчен наркоманнарның физик халәтен күз алдына китерергә тырышыйк. 

Нормаль кеше авыртуны сизә, шуңа күрә вакытында дәвалана ала. Наркотик исә авыртуны блокадалый, аның сиземләү сәләтен киметә, нервны параличлый. Наркоман үзендә нинди авыру барлыгын белмәгәч, дәваланырга кирәклеген дә аңламый. Ул үзенең ачмы-тукмы икәнлеген дә чамалый алмый, чөнки ашказаны буш булса да, бу хакта баш миенә сигнал килми. Шуңа күрә, гадәттә, наркоманнар күзгә күренеп ябыгалар. Үпкәсенә дә һава җитми аның, аңа карап, сулыш алуы ешаймый, әлеге дә баягы, нерв бу хакта “хәбәр” бирми. Шуңа күрә наркоманның чырае ак була, теләсә ни вакытта наркоман аңын җуеп егылырга мөмкин. Нормаль кеше салкын тигәндә йөткерә, наркоманның исә бөтен пычрак үпкәсенә китә. “Передозировка”дан үлгән наркоманнар белән дә шул ук хәл: алар үзләренең куркыныч халәткә килеп җитүләрен сизми калган булалар. 

Табигатьне алдап булмый. Ул биргәнгә канәгать булмыйча, ялган рәхәтлеккә ирешергә омтылучыларны әнә шундый язмыш көтә. Алай гына да түгел, без табигать белән, гомумән, теләктәш булырга тиешбез. Ул безгә тормыш бүләк иткән, яшәргә көч, куәт биргән. Без аларны вакламыйча, хисләребез белән дөрес идарә итеп, дөрес яши белергә тиешбез. 

Рамил ГАРИФУЛЛИН, психология фәннәре кандидаты 

(“Сиңа кем хуҗа?” җыентыгыннан) 

Фото: https://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: