Бөгелмә авазы

ҖОМГА КОЙМАГЫ: Гайбәт турында

Пәйгамбәребез: "Гайбәт — кардәшең (әгәр үзе ишетсә) начар күрәчәк сүзләрне (аның артында) сөйләвең. Әгәр ул гаеп чыннан да анда булса, ул вакытта аның гайбәтен сөйләдең, әгәр дә ул гаеп анда булмаса, ул вакытта аңа яла, ялган гаеп кылдың", - дигән.

"Бер кешене ачык итеп, яки сөйләүдән билгеле бер кеше максат итеп куелганлыгы аңлашыла торган рәвештә сөйләү, аның рәвешле кыланып күрсәтү, әгъзаларның ишарәләре белән аңлату һәрберсе “гайбәт” була.
Коръән Кәрим: "Бер-берегезне гайбәт кылмагыз! Үлгән кардәшегезнең итен ашарга яратыр идегезме? Әлбәттә, яратмас идегез", – дип, гайбәт сөйләүдән катгый рәвештә тыйды вә Рәсүлүллаһ хәзрәтләре бу хәдисе белән гайбәтнең нинди нәрсә икәнлеген һәркем аңларлык итеп белдерде. Гәрчә, гайбәт өчен шәригать дөньяви җәза куймаса да, бу эш исерткеч эчү вә отыш уеннар уйнау кебек хәрам эш санала" (Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 170 нче хәдис. 1916.)
Йә, Раббым. Безне кеше яманлап, гайбәт сөйләп яшәүләрдән сакла.

Реклама

vk.com/irekmaydani

Фото - pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: