Бөгелмә авазы

Кер сабыны – Бөгелмәлеләрнең сәламәтлеге сагында

Кер сабыны төрле авыру һәм ялкынсынулардан коткара.

– Грипп һәм томаудан котылу өчен, борынны кер сабыны эремәсе белән юалар.

Эт тешләсә, ярага инфекция эләкмәсен өчен, җәрәхәттән канны агызып, кер сабыны эремәсендә тотылган марля белән бәйләп куялар.

– Гөмбәчек авыруларына каршы да көрәшә. Моның өчен зарарланган урыннарны щеткага кер сабыны тидереп юарга да, соңыннан тирене йод белән эшкәртергә кирәк.

Тәнегез җиңелчә пешсә, кызаруны алу өчен, шул җирне кер сабыны белән ышкып куярга була.

– Депиляциядән соң да тән кызармасын өчен, кер сабыны сөртеп куялар.

- Яңа теш щеткасына кичтән кер сабыны сөртеп калдырсагыз, иртәнгә ул дезинфекцияләнгән була.

– Бәрелгән урынны кер сабыны белән ышкысагыз, кара янмас.

– Чәчләрегез көчле булсын өчен, айга бер тапкыр кер сабыны белән юыгыз, соңыннан уксус яки лимон согы кушылган су белән чайкагыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: