Бөгелмә авазы

Каз мае: кеше өчен файдасы һәм зыяны

Элек-электән кешеләр дәвалану өчен кул астындагы чараларны кулланырга күнеккән. Шулар арасында хайваннар продуктлары аерым урын алып тора. Бу юлы сүзебез каз мае турында булыр...

Каз, бурсык һәм калган җәнлек, кош майларының дәвалау үзлекләре әкренләп онытыла бара, чөнки хәзер кешеләр майлы һәм югары калорияле ризыклар кулланудан баш тартырга тырыша. Тик мондый баланссыз рацион кире нәтиҗәне бирә, ягъни хатын-кызларның тышкы кыяфәте начарлана, иммунитет кими һәм организмның эшчәнлеге бозыла.

 

Каз мае элек-электән төрле авыруларны дәвалауда кулланыла торган файдалы продуктлар исемлегендә саналып килә. Ул салкын вакытта җылытып, тән тиресенең торышын яхшыртып кына калмый, ә авыр чирләрдән котылырга да ярдәм итә. 

Болар барысы да каз мае составындагы файдалы матдәләр һәм тукландыргыч элементларның зур күләмдә булуына бәйле. Каз маеның файдалы үзлекләрен һәм аны көнкүрештә куллануны карап үтик. 

 

Химик составы

Каз мае составындагы файдалы компонентлар: 

1. Май кислоталары. Организмның су балансын җайга сала, тиредәге яраларның төзәлүенә ярдәм итә. 

2. Селен. Матдәләр алмашын көйли, аерым алганда, аксымнар һәм углеводларны үзләштерүгә ярдәм итә; йод үзләштерүне яхшырта. 

3. Холестерин. Күзәнәкләрнең нигезе булып санала, Д витамины тупланышында катнаша. 

4. Е витамины. Иммун системасын ныгыта, коллагенны синтезлый; күзәнәкләрне зарарланудан саклый.

 

Каз маеның дәвалау үзлекләре

Каз мае табигый дәвалау продукты булып санала. Аны халык медицинада түбәндәге үзлекләре өчен киң куллана: организм тарафыннан тиз үзләштерелә; җылыту үзлегенә ия; күзәнәкләрне яңарта; организмның саклау көчләрен ныгыта; файдалы матдәләрнең тирегә тизрәк үтеп керүен тәэмин итә. Каз мае җиңелчә генә авыруларны да, шулай ук гинекология, тын юллары системасы, тире авыруларын дәвалауда да ярдәм итә. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул хәтта яман шеш күзәнәкләрен юк итүгә дә сәләтле.

 

Халык медицинасы

Бронхит. Озакка сузылган ютәлдән котылу өчен каз маен кыргычтан чыгарылган суган белән бутарга һәм ашар алдыннан бер аш кашыгы кабул итәргә. Шушы ук катнашманы төнгә күкрәк өлешенә сөртергә була. Нәтиҗәсе өч көннән үк күренәчәк.

Туберкулез. Әлеге чирдән арыну өчен эретелгән каз маена алоэ согы, какао, вакланган эрбет чикләвеге кушып болгатырга һәм парда җылытырга кирәк. Көнгә дүрт тапкыр, сөт белән бер кашык әлеге катнашманы кабул итәргә кирәк. Уңай үзгәрешләр бер атнадан соң күренәчәк.

Үпкә ялкынсынуы. Эретелгән каз мае һәм сарымсактан ясалган катнашманы җылыталар һәм пергаментка сөртәләр. Кәгазьне күкрәккә куялар, өстеннән җылы шарф ябалар һәм төнгә шулай калдыралар. Бер атналык курстан соң уңай нәтиҗә күренергә тиеш.

Өшү. Тәннең өшегән өлешләрен каз мае белән сөрткәнче, җылы су белән тиренең сизгерлек сәләтен кайтарырга кирәк. Чәнчү беткәннән соң, аяк-кулларга массаж хәрәкәтләре белән каз мае сөртәләр. Җылы кием кияргә яки җылы шарф белән уранырга кирәк.

Экзема. Тире проблемаларыннан котылырга каз һәм пихта маеннан ясалган мазь (2:1) ярдәм итәр. Тиренең зарарланган урыннарына көнгә берничә мәртәбә сөртергә кирәк. Дәвалау курсы – 20 көн, бу вакытта тиредәге җәрәхәтләр төзәлә.

Ревматизм. Арка авыртканда мунчада каз мае белән ышку ярдәм итә. Тән җылыну нәтиҗәсендә, ярдәме бермә-бер артачак. Процедурадан соң җылы урында төренеп ятарга кирәк. Берничә сеанастан соң ревматизм узарга тиеш.

Мускулларда авыртулар. Тәндә авыртулар борчымасын өчен ул урыннарга май, бал һәм спирт төнәтмәсе белән массаж ясыйлар. Әлеге катнашманы куллану тиредәге тозларны чыгара, кан әйләнешен яхшырта, капиллярларны ныгыта.

Простатит. Әлеге авыруны каз мае, вакланган сарымсак, бал һәм каланхоэ согы төнәтмәсен кабул итеп дәваларга була. Катнашманы иртән һәм кич ач карынга бер аш кашыгы эчәләр. Ике атналдан соң кече йомышны үтәгән вакыттагы авырту бетәргә тиеш. Тулысынча дәвалану өчен төнәтмәне 30 көн дәвамында кабул итәргә кирәк.

 

Косметология

Каз мае медицина өлкәсендә генә түгел, косметология чараларында да универсаль чара булып санала. Косметологлар каз маен бит, тән тиресен һәм чәчләрне тәрбияләү өчен кулланалар. Каз мае вак җыерчыклардан арындыра, тән тиресенең корылыгын бетерә һәм зур булмаган яраларны дәвалый. Составында каз мае булган косметика хатын-кыз организмына һәм аның матурлыгына уңай йогынты ясый. Эретелгән каз маен гади бит кремнарына да кушарга мөмкин.

Куллар өчен. Йоклар алдыннан даими рәвештә кулларга каз мае сөртергә кирәк. Ул тирене тукландыра һәм дымландыра, тырналган урыннарны дәвалый, кулларны йомшарта һәм тирене нәфис итә.

Бит тиресе өчен. Көн саен каз мае белән җиңелчә массаж бит тиресенең корылыгыннан арынырга ярдәм итәчәк. Каз маеннан биткә 15 минутлык эксперсс-маска ясау күзәнәкләрне яңарта, тирене дәвалый. Әлеге процедуралардан соң җыерчыклар кими, бит яшь һәм сәламәт булып күренә.

Иреннәр өчен. Каз мае һәм гөлчәчәк таҗларыннан ясалган масканы төнгә иреннәргә сөртәләр. Ирен тиресе дымлы булсын һәм ярылмасын өчен атнасына 2–3 тапкыр эшләү җитә.

Чәчләргә. Чәчләр калын һәм ныклы булсын өчен эретелгән каз мае кулланырга мөмкин. Майны сыегайганчы эретәләр һәм чәчләргә сөртәләр. Башка тастымал ябып, 10 минут тотканнан соң, юарга кирәк.

 

Кулинариядә

Каз маен медицина һәм косметика чараларында гына түгел, ә ризык әзерләгәндә дә кулланалар. Каз мае француз кухнясында киң таралган. Аны төрле соуслар, тавык һәм каз паштетлары әзерләгәндә, ит ризыкларын пешергәндә, яшелчәләр кыздырганда кулланалар.

Сыйфатлы каз мае алтынсу-ак төстә, соры тапларсыз булырга тиеш. Каз маенда ясалма буягычлар булмаганга күрә, бу майда әзерләнгән ризыклар сәламәтлек өчен зыянлы түгел. Моннан тыш, ул хуш исле һәм ризыкка үзенчәлекле тәм дә бирә.

 

Көнкүрештә

Каз мае аяк киемнәрен судан һәм дымланудан саклау өчен киң кулланыла. Моның өчен, күн аяк киеменә махсус губка белән эретелгән каз мае сөртәләр. Файдасын тагын да арттыру өчен аяк киемен фен белән җылытырга, ә соңыннан яхшылып сөртергә кирәк. Мондый чара кулланганнан соң, су тамчылары аяк киеме өслегеннән агып төшәчәк һәм күнгә сеңми.

 

Каз маеның зыяны

Каз мае файдалы продукт булып санала һәм аны куллануга катгый тыюлар юк. Ләкин аны хроник чирләр белән авыручыларга сакланып кына кабул итәргә кирәк. Составындагы холестерин зур күләмдә сәламәтлек өчен зыянлы. Кеше организмындагы күзәнәкләр төзелешендә төп материал булып саналса да, холестерин күп булганда, ул кан тамырларында җыелып килә һәм төерләр барлыкка китерә. Бу төерләр кан килүне тоткарлый һәм тромблар китереп чыгара һәм инфаркт куркынычы барлыкка килә. Шуңа күрә кулинариядә каз маен чамасын белеп кенә куллану мөһим. Түбәндәге киңәшләрне истә тотарга кирәк: каз мае составында май кислоталары бар, алар кояшта оксидлаша һәм сәламәтлек өчен зыянлы. Шуңа күрә каз маеннан ясалган кремнарны һәм башка косметик чараларны кояшка, эссегә чыгар алдыннан сөртергә ярамый. Артык авырлыгы булган кешеләргә каз маен аз күләмдә генә кулланырга ярый. Кандагы холестерин югары икән, каз маен кулланыр алдыннан табиб белән киңәшергә кирәк. Каз маен 3 яше тулмаган балаларга, йөкле һәм имезүче хатын-кызларга кулланырга киңәш ителми.

 

Әзерләү

Каз маен дөрес әзерләү продуктның төрле максатларда куллану өчен тиешле консистенциясен булдырырга ярдәм итәр. Майны эретү өчен казның тире маен алалар, вак итеп турыйлар һәм кызуга чыдам савытка салып, акрын утка куеп, ярты сәгать дәвамында кайнаталар. Килеп чыккан массаны иләк аша сөзеп, пыяла банкага салып куялар. Эретелгән каз маен салкын урында (суыткыч, баз) сакларга кирәк.

 

Ничек сакларга

Әзер майны пыяла савытка салып, суыткычта саклыйлар. Әзер, әмма бер дә кулланылмаган майны полиэтилен пакетка төреп туңдыргычка куярга кирәк.

Озак вакыт саклау өчен әзер майны пластик савытка салып, туңдыргычта сакларга була. Болай эшләгәндә ул үзенең файдалы үзлекләрен өч ел дәвамында саклый ала.

 

Каз мамыгын ничек юарга?

Авылларда каз өмәләре гөрли. Уңган хуҗабикәләр аның мамыгын әрәм-шәрәм итми, мендәр ясый.

Шулай да аның мамыгын юу, яхшылап киптерү еш кына мәшәкать тудыра. Без тәкъдим иткән ысул белән юсагыз, күпкә уңайлырак булыр.

Иң элек мамыкны бәз яисә марля капчыкка тутырырга кирәк. Аннары йон кием юа торган порошок яки кер сабыны салынган суда 2 сәгать тотабыз. Сыек юу чарасы яки шампунь куллансагыз, яхшырак. Болай иткәндә, ул тиз чайкалачак.

Берничә тапкыр чайкатканнан соң, таратып киптерергә кирәк. Иң яхшысы – мунча ләүкәсенә челтәр яисә тукыма җәеп, шуның өстендә таратып киптерү. Вакыт-вакыт әйләндереп торырга, кирәк булганда, мунчаны яңадан ягарга онытмагыз. Югыйсә, мамыкның исләнүе ихтимал.

 

Файдалы рецептлар

Халык медицинасында каз маеннан ясалган рецептлар төрле авыруларны дәвалау өчен кулланыла. Бу продукт мазь буларак та, төнәтмә буларак та бик файдалы.

Ютәлдән. Ютәл, үпкә һәм бронхлар авырулары вакытында махсус төнәтмә ясыйлар. Кирәкле ингредиентлар: бал – 100 г, эретелгән каз мае – 100 г, аракы – 100 мл. Барысын бер савытта бутарга һәм бер атнага караңгы урынга куярга кирәк. Әзер төнәтмәне ютәл беткәнче, һәр көнне бер аш кашыгы эчәләр. Даруны суыткычта саклыйлар. Сироп эчүне күкрәккә мазь сөртү белән дә аралаштырып була. Моның өчен балавыз һәм каз маеннан мазь әзерләргә кирәк. Компонентлар 4:1 исәбеннән алына. Балавызны эретеп, каз мае белән берләштерәләр. Катнашманы, йөрәк өлешенә тимичә генә, күкрәккә сөртәләр. Мамык шәл яки җылы шарф урарга кирәк.

Буыннар өчен. Буыннар авыртуын махсус мазь ярдәмендә дәваларга мөмкин. Ингредиентлар: каз мае – 50 г, камфора мае – 10 тамчы. Әзерләү: каз маен парда эретергә һәм камфора маен кушарга. Буыннарга һәркөн төнгә каршы әзер катнашманы сөртергә. Уңай нәтиҗәләр ун көннән соң беленәчәк. Мазьне суыткычта саклыйлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: