Бөгелмә авазы

Кара карлыганның дәвалау үзлекләре

Кара карлыган – күпьеллык куак. Аның сусыл җимешләрен шул килеш ашарга да була, кышка тәм-томнар әзерләү өчен дә файдаланыла. Әмма бу җимешне җиләкләре тәмле булган өчен генә бәяләмиләр.

Кара карлыганның бик файдалы үзлекләре бар. 

– Кара карлыган бик мөһим үзлеккә ия – ул онкология авыруларын булдырмый калырга ярдәм итә һәм йөрәк-кан тамырлары системасының сәламәтлеге сагында тора.

– Моннан тыш, бу гаҗәеп җимеш өлкән яшьтәге ке-шеләрне акыл сәләте зә-гыйфьләнүдән саклый, шуңа күрә аларга кара карлыган җиләкләрен свежий килеш мөмкин кадәр күбрәк кулланырга киңәш ителә.

– Фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләренә караганда, сирәк витаминнар һәм кыйммәтле микроэлементлар саны буенча кара карлыган башка барлык җиләк-җимешләрдән өстен тора.

– Моннан тыш, кара карлыган җиләкләре шикәр чире барлыкка килүгә комачаулый. Шуңа күрә диабет симптомнары күзәтелгән кешеләргә кара карлыганны, иммунитетны ныгыту һәм организмны сәламәт-ләндерү өчен, продуктларга махсус өстиләр.

– Кара карлыган җиләк-ләре һәм яфраклары бөер-ләрдән ташларны чыгарырга сәләтле, бавырның һәм организмның сулыш системасының нормаль эшчәнлеген тәэмин итәргә булыша, атеросклерозны җиңәргә ярдәм итә.

– Кара карлыган төнәт-мәсе һәм кайнатмалары ялкынсынуларга каршы тора һәм дезинфекцияләү функцияләренә ия, ә инде җиләкнең согы ангинаны дәвалаганда бик яхшы.

– Медицина галимнәре карлыганның җиләк-җи-мешләр арасында сәла-мәтлек өчен иң файдалысы булуын күптән таныдылар. Әгәр сезон барышында кара карлыган җиләкләрен даими куллансаң, барлык йогышлы авыруларны нульгә калдырырга һәм билгеле бер дәрәҗәдә иммунитетны ныгытып калырга мөмкин.

– Ләкин иң гаҗәбе шул, галимнәр кара карлыган-ның барлык файдалы сыйфатларының да аны эш-кәрткәндә яхшы саклануын ачыклаганнар (кайнатма, компотта да, киптергәндә дә һ.б.) Кара карлыган кайнатма-төнәтмәләрен даими кабул итсәң, азканлылык та, гипертония дә, ашказаны җәрәхәте дә һәм гастритлар да булмаячак. Тәмле дә, файдалы да.

– Әгәр дә тәнегездә кинәт кенә тимгелләр барлыкка килсә яки кычына башласагыз, кара карлыган яфрак-ларын кайнатып чыгарып, ваннага салып, коеныгыз. Бу процедураны берничә тапкыр кабатласагыз, сез кычынудан да, тире бозылудан да арынырсыз.

– Әгәр организмда сидек кислотасы микъдары югары икән һәм буыннарда тозлар хасил булса, шул ук кара карлыган яфрагы төнәтмәсе организмнан кирәксез тозларны чыгара һәм шул ук вакытта бозылган матдәләр алмашын да торгыза.

– Әгәр кем дә булса эч кибү кебек нәзакәтле проб-

лемадан интегә икән, монда да кара карлыган яфрагы төнәтмәсе кичектергесез ярдәм күрсәтер. Әгәр тырнаклар сына яки вакланып коела икән (организмда кальций җитмәү), кара карлыган җиләкләрендә кирәкле кальций табарсыз. 

Карлыган кара яки кызыл, ак яки алтынсу төстә булырга мөмкин. Бу сортлар куакларының төрле-леге белән генә аерыла, ә дәвалау функцияләре аларның барысының да чама белән бертөрле.

15 минутлык кайнатма

Моның өчен 11 стакан карлыганга 14 стакан шикәр комы салып, кайнап чыккач, 15 минут кайнатырга. Аннары шуңа тагын 7 стакан шикәр комы салып, яхшылап болгатып, сүндереп куярга. Рецепты гади дә, шул ук вакытта тәмле дә. Карлыганнан 15 минутлык кайнатма бик тәмле була. Койка (холодец) кебек дерелдәп тә торачак.

 

Биш минутта әзер була

Югарыда язган ысулга охшаш тагын бер рецепт – бусы тагын да тизрәк эшләнә, карлыган шулай ук "оеп" кына утыра.

7 стакан шикәр, 4 стакан су салып кайнатасың да әзер сиропка 11 стакан кара карлыган салып, кайнатып чыгарасың һәм 5 минуттан сүндерәсең. Аннары тагын 8 стакан шикәр комы кушып, эреп беткәнче яхшылап болгатасың. Кайнар килеш пыяла банкаларга салып, суынгач, салкынча урында саклыйсың.

Әгәр карлыган күп икән, су, карлыган, шикәр комы микъдарын ике тапкыр арттырып, күбрәк эшләп була.

Игътибар: су я шикәр комын нинди стакан (бокал) белән салсагыз, карлыганны да шул савыт белән салырга кирәк.

Кара карлыганнан мармелад

Юылган кара карлыганны табага салып, кайнар мичтә кайный башлаганчы тотыгыз. Шул кайнар катнашманы бераз суытып, иләк аша чыгарыгыз һәм шикәр комы кушып болгатып, кабат табада 200 градус кызулыктагы мичкә куегыз. Әлеге җиләк катнашмасы кайнап чыккач, болгата-болгата, 15–20 минут кайнатыгыз.

Аннары шул җылы карлыган катнашмасын тигезләп фольга яисә пергамент кәгазьгә җәеп, бүлмә температурасында киптерегез. 60 градус кызулыктагы мичтә дә киптереп алырга мөмкин. Киптерелгән карлыган катламын кисәк-кисәк кискәләгез. 1 кило карлыганга 300 грамм шикәр комы (1,5 стакан) кирәк.

Кара һәм кызыл карлыган желесы

Башта 7 стакан судан һәм 12 стакан шикәрдән сироп кайнатырга. 20 минут кайнаткач, 22 стакан юылган һәм чистартылган карлыган салырга. Аны тагын 15 минут уртача утта тотабыз.

Аннан соң тагын 14 стакан шикәр комы кушыгыз, тулысынча эреп беткәч, савытны уттан алыгыз. Стерильләштерелгән савытларга кайнар килеш салыгыз. Аннары савытларны астын өскә әйләндереп куеп, шул килеш бер тәүлек тотыгыз.

Суынгач, желе барлыкка килер.

Кызыл карлыганнан бик тәмле компот

3 литрлы стерильләштерелгән банкага яхшылап юылган 500 грамм карлыган, 400 грамм шикәр комы салабыз. Өстенә кайнар су коябыз һәм капкачын ябабыз.

Компот-лимонад

3 литрлы банкага 3 стакан карлыган, ярты апельсин (яисә бөтен), 500 грамм шикәр комы салабыз.

Кайнаган су салабыз һәм капкачларын ябып, одеял белән каплап куябыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: