Бөгелмә авазы

Гөлләр матур үссен өчен

Гөлне күчереп утыртканда җибәрә торган биш хата

Беренчесе. Сатып алганнан соң гөлне өйдәгеләре янына кую.
Болай эшләргә кирәкми. Әгәр яңа сатып алынган гөл авырый икән, ул аны күршеләренә дә ияртә. “Карантин” бер-ике атна дәвам итә. Бу вакытта ул йорт һа-васына ияләшә. Әлеге вакыт эчендә аны ашларга, күчереп утыртырга кирәкми.

Икенчесе. Сатып алган гөлне икенче савытка күчереп утыртмыйча, элеккесендә үстерү.
Эш шунда: табигый грунтны чик аша ачык контейнерларда чыгару тыела. Шуңа күрә җитештерүчеләр гөлне вакытлыча инерт матдәләр кушылган туфракка утырта. Ул кокос чүбе, перлита (вулкан пыяласының табигый формасы) һәм озак тәэсир итә торган катнаш ашламалардан тора. Мондый туфракта үсемлек вакытлыча гына яши ала. Торфка утыртылган гөлләр дә өйдә озак яшәми.

Өченчесе. Дөрес туфрак сайламау.
Хәзер сатуда һәр үсем-лек өчен туфрак аерым сатыла. Әмма аларның барысы да нигездә бер үк. Шуңа күрә гөлне күчереп утырту өчен бу туфракның
кайсын алсагыз да була.

Дүртенчесе. Гөлне сатудагы туфрагы белән күчерү.
Сатып алынган гөлнең тамырын субстраттан арындырырга кирәк. Шуңа күрә аны туфрактан алып, җылы суда юыгыз.

Бишенчесе. Гөлне вакытыннан иртә ашлау.
Күчереп утыртканнан соң хуҗабикәләр гөлләрне ашларга керешә. Әмма болай эшләргә ярамый. Гөлне ай ярым–ике ай вакыт узмыйча ашларга тырышмагыз. Бу вакытка кадәр ул тернәкләнергә, яшь яфрак-лар, яңа сабаклар барлыкка килергә тиеш.

Үлеп бара торган гөлне
йомырка агы терелтә
Авыру һәм озак тернәк-ләнә торган бүлмә гөлләре-нә мондый төнәтмә ясап сибәргә була. 5–6 йомырка агына 1 литр җылы су салып, бер атна төнәтегез. Тиешле вакыт узгач, шуны 10 литр су белән кушыгыз. Төнәтмә-нең минусы – хуш исле булмавында. Аның каравы, ул гөлләргә яшьлек элексиры буларак тәэсир итә. Яфрак-лары ялтырый, буйга үсеп китә. Яңа үсентеләр чыгара.

Фото: https://pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: