Бөгелмә авазы

Фитнес-тренер Елена Сираҗиевадан сәламәт булу серләре

Бәхет нигезе Сәламәт яшәү рәвеше - модада. Безнең шәһәр кешеләре дә бу тенденциядән калышырга ашыкмый. Яңа фитнес үзәкләр ачыла гына тора. Димәк йөрүчеләр, үз сәламәтлеген кайгыртучылар бар. Замана кешесе сәламәтлекнең зур байлык икәнен яхшы аңлый. Кеше белән очрашканда, саубуллашканда, бәйрәм белән тәбрикләгәндә, без бер-беребезгә һәрвакыт сәламәтлек телибез. Ни өчен? Чөнки...

Бәхет нигезе

Сәламәт яшәү рәвеше - модада. Безнең шәһәр кешеләре дә бу тенденциядән калышырга ашыкмый. Яңа фитнес үзәкләр ачыла гына тора. Димәк йөрүчеләр, үз сәламәтлеген кайгыртучылар бар. Замана кешесе сәламәтлекнең зур байлык икәнен яхшы аңлый. Кеше белән очрашканда, саубуллашканда, бәйрәм белән тәбрикләгәндә, без бер-беребезгә һәрвакыт сәламәтлек телибез. Ни өчен? Чөнки ул - бәхетле һәм тулы тормыш нигезе.

Безнең илдә иң киң таралган авыруларның берсе сезонлы вирус эләктерү икән. Ел саен аның белән 30 миллионнан артык россияле авырый. Түбән иммунитет - шуңа сәбәпче. Иммун системасы яхшы эшләсен өчен аңа эпидемия вакытында гына түгел, ә көн саен ярдәм итеп торырга кирәк. Ничек итеп? Җавабы гади - сәламәт тормыш рәвеше алып бару! Бөгелмәдә сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалаучыларның берсе - Елена Сираҗиева. Ул сертификацияле фитнес-тренер. Бүген без сезгә аның берничә киңәшен тәкъдим итәбез.

Баллы тәм-том - организмның дошманы

Һәрберебез кечкенәдән үк чәй эчәргә өйрәнгән. Аның белән әлбәттә ниндидер баллы, тәмле әйбер кабып куярга күнеккән. Балачакта безнең өчен татлы әйбер ул - тәртипле булганга, яхшы укыганга, ниндидер эшне башкарганга эләгә торган иде. Ни кызганыч, балачак инде артта калды, ә менә чәйне тәм-том белән эчү гадәте китмәде.

Баллы әйбер ашауның начар гадәт икәнен үз-үзеңә аңлату бик авыр. Шикәр алкогольле эчемлекләр, наркотик матдәләр, кофеин белән бер рәттә тора. Ул безнең организмга эләккәннән соң, серотонин бүленеп чыга, гади тел белән әйткәндә - "бәхет гормоны". Серотонин кәефне һәм хәлне шундук яшырта. Баллы тәм-томнарның организмга йогынтысы безне тозакка ала. Кайбер кешеләр бу начар гадәтләрне берсен-берсе белән алыштырырга тели, диета тотучылар тәмәке тартырга тотына, алкогольгә бәйле кешеләр баллы ашауга күчә, ләкин нәтиҗәдә алар барысы да сәламәтлеккә зур зыян китерә. Бер кереп китсәң, алардан баш тартуы бик авыр, чөнки серотонин җитмәү депрессиягә китерә.

Дөрес тукланган очракта, безнең организм барлык туклыклы матдәләрне дә ала. Шул рәвешле, серотонин гадәти юл белән бүлеп чыгарыла. Инсулин һәрвакыт бер дәрәҗәдә торырга тиеш. Ул - игътибар - файдалы майлар һәм углеводлар җитмәгән очракта төшә! Шуңа күрә, ач тору, дөрес диета тотмау организмга зыян гына сала һәм депрессиягә китерә. Серотонин эшләп чыгаруда аксым да мөһим роль уйный.

Тәм-том порциясе ашагач, безнең организм нишли соң? Шоколад, торт кисәге, зефир һәм башкалар безнең ашказанында озак тоткарланмый, чөнки аларда клетчатка бөтенләй дә юк. Энергия барлыкка килүен канга тиз арада эләккән шикәр аркасында сизәбез. Ни кызганыч, безнең нәфесебез аркасында организмыбыз иза чигә. Ашказаны асты бизе инсулин гормоны җитештерә башлый, ул үз чиратында шикәрне энергиягә әверелдерә. Ләкин шикәр күләменең кинәт күтәрелүе "углевод пигы"на китерә. Бу хәл озакка бармый. Канда шикәр күләме ничек тиз арткан булса, шулай ук тиз юкка да чыга, шулай итеп, канда артык күләмдә инсулин кала. Хәзер инде "инсулин пигы" җитә. Шул вакытта яңадан баллы әйбер кабасы килә башлый, чөнки шикәр күләме кирәкле нормадан бик түбән төшә. Шулай итеп, без яңадан авызга шоколад кисәге кабабыз!

"Ягулыкка" әйләнеп җитмәгән шикәр май катламын тулыландырырга юл ала.

Ничек итеп шикәрдән баш тартырга?

1. Төп проблема, беренче чиратта, безнең башта. Үзегезгә сәламәт, төз гәүдәле һәм бер нәрсәгә дә бәйсез булырга рөхсәт итегез. Баллыдан баш тарткан очракта, сез бер нәрсә дә югалтмыйсыз, ә киресенчә, төз гәүдәле булуга ирешәсез.

2. Организм баллы әйбер тели икән, димәк сезнең организмыгызга углевод җитми. Күбрәк углевод кергән ризыклар ашарга тырышыгыз. Чөнки алар сезнең рационның 40 процент күләмен тәшкил итәргә тиеш.

3. Иртән барысын да ашарга ярый - бу ялган! Көнне баллы ашаудан башлау катгый тыела. Бу очракта төн эчендә ачыккан организм тагын күп итеп инсулин бүлеп чыгарачак.

4. Баллыдан кинәт кенә тулысынча баш тартырга да ярамый, чөнки бу серотонинның кинәт төшүенә китерергә мөмкин. Әкрен-әкрен генә баллыны тыя башласагыз, организмыгыз да җитешмәгән матдәләрне бүлеп чыгарырга күнегәчәк. Шуннан соң гормоннарны стимуллаштыру бөтенләй кирәк булмаячак, һәм сез үзегезне менә дигән итеп хис итәчәксез!

Елена СИРАҖИЕВА.

Сертификацияле шәхси фитнес тренер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: