Бөгелмә авазы

Бөгелмә хуҗабикәләренә борыч үстерү серләре

Татлы борыч – бакчаларыбызда үстерә торган төп яшелчәләрдән.

Борыч – нәзберек, җылы ярата торган культура, вегетация чоры да озын. Шуңа да аны үстерү тырышлык таләп итә. Ләкин кайчак тырышлык белән генә дә булмый, борыч үстерүнең серен белергә кирәк.

Мин үзем дә аның кызыл, сары, кишер сары төслеләрен үстерәм. Узган ел хәтта шәмәхә төслесен дә утыртып карадым. Ләкин ничек кенә тырышсам да, артык зур уңыш ала алганым юк. Дөрес, борычсыз калмыйм, ләкин менә элеккеге елларда әни үстереп алган кадәр чиләк-чиләк борыч булмый. Сере нәрсәдә икән моның дип баш вата идем, быел бер язмага тап булдым. Анда тәҗрибәле бакчачы борыч үстерү буенча үзенең киңәшләрен бирә.

Иң беренче киңәш – рассадага орлык чәчәргә ашыкмаска кирәк. Күпләребез борычны февраль башында ук чәчеп куя. Мин үзем дә башка елларда шулай итә идем. Май башында тәрәзә төбендә үсеп утыручы борычларымның хәтта җимешләренә кадәр яралган була. Түтәлгә утыртуга, кинәнеп үсеп китәрләр инде, дисәм, көткәнемнең нәкъ киресе була: борычлар үсүдән туктый, өйдә яралып чыккан теге ике борычын үстереп бирә дә, шуның белән шул. Аннары августка кадәр тынлык чоры урнаша. Ашламасын да кертеп карыйм, төпләрен дә йомшартам, тик нәтиҗәсез.

Орлык чәчү өчен яхшы вакыт – март башы. Чөнки борычка помидорларга караганда да кояш нуры күбрәк кирәк. Ә февральдә әле көн кыска, аларга яктылык җитми, үсемлек тулы көченә үсә алмый. Ә бит үсемлек алга таба ничек үсәргә, ничек формалашырга дигән программаны тишелеп чыгып үсә башлагач булган шартларга карап билгели икән. Көннең кыскалыгы – аның өчен җәй бетүенә сигнал.

Икенче сере – борыч тамырын кузгатканны яратмый. Шуңа күрә аны баштан ук аерым савытларга чәчәләр. Беренче мәлне 200 миллилитрлы стаканнарга чәчеп, аннары туфрагы-ние белән зуррак стаканга күчерергә мөмкин. Тамыры өзелмәсә, тиз тернәкләнә ул үзе.

Өченче сере – борыч торфлы, тиресле һәм әче туфракны яратмый. Урманда юкә төбеннән яки бакчада кычыткан төбеннән алган туфракта яхшырак үсә ул. Бакча туфрагын көпшәкләндереп җибәрер өчен бик аз гына торф һәм ком кушарга була. Әчелекне киметер өчен акбур яки көл кушып җибәрегез.

Дүртенче сере – борычның орлыгы бик озак тишелә. Тирәнрәк күмдерсәң, 20 көннән генә дә тишелергә мөмкин. Бераз тизләтер өчен, аны юеш тастымал өстендә бүрттерергә кирәк. Тизләтүнең тагын бер ысулы – борыч орлыклары чәчелгән савытларны җылылык торбасы өстенә куеп тору. Әмма артык кайнар булса, туфракка күмдергән орлык пешә, сак булыгыз.

Бишенче сере – борыч помидор белән янәшә үсәргә яратмый. Аның өчен иң яхшы күрше – кыяр.

Алтынчы сере – борыч йомшакны ярата. Хәзер күп бакчачылар борычны түтәлгә утыртканда оя төбенә бер уч каурый салып калдырабыз, диләр. Менә бу ашламаны ул аеруча ярата, чынлап та үзенең «баллы борыч» дигән атамасын аклый икән. Монысы инде авыл җирендә тавык-чебеш асрап яшәүчеләр өчен кулайрак.

Тагын бер сер – помидорның артык ботакларын өзгән кебек, борычның да янсабакларын өзгәләп торырга кирәк. Шулай эшләгәндә генә калын, итләч, сусыл, эре борычлар үстереп алырсыз.

Фото:  http://pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/bakcha/borych-ashyktyrganny-yaratmyy

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: