Бөгелмә авазы

Бертөрле генә ризык ашыйсы килү – чир билгесе

Кайчак гел бертөрле генә ризык ашыйсы килеп тора. Моңа әллә ни игътибар бирмибез, билгеле. “Организмга берәр төрле витамин җитмидер”, – дибез дә бетерәбез. Табиблар исә мондый төр сигналларга игъбарлы булырга чакыра. Алар берәр чирнең билгесе дә булырга мөмкин.

Баллыга тартаЕш кына бу халәт акыл эшчәнлеге белән шөгыльләнгән кешеләрдә күзәтелә. Бу аңлашыла да. Баш мие – глюкоза “яратучы” иң төп органнарыбызның берсе бит. Нервылары какшаган кешенең дә баллы ризык кына ашыйсы килергә мөмкин. Билгеле булганча, глюкоза адреналин бүленүгә этәргеч була. Стресс вакытында исә бу гормон икеләтә күбрәк бүленә. Озак вакыт диетада утырган кешене дә баллыга тарта. Шуңа күрә диетада утыручыларга баллы ризык белән дуслыкны тулысынча өзү киңәш ителми.

Ачыга тарту. Озак вакытка сузылган вируслы һәм инфекцияле авыртулардан соң организмның таушалу билгесе бу. Инфекциядән тизрәк арыныйм дисәң, ачы ризык ашаганчы, күбрәк су эчәргә киңәш ителә.

Сөт ризыкларына тартуЯзва, гастрит кебек ашказаны-эчәк тракты авыруларыннан интеккән кешеләрнең еш кына сөт ризыкларына исе китә башлый. Бу аңлашыла да. Әлеге хроник чирләр баш калкытканда организм еш кына башка төр ризыкны кабул итми башлый. Яшүсмерләрнең күпләп сөт, каймак, эремчек кебек ризыклар ашавы исә актив үсештә булган организмга кальций һәм аксым җитмәү турында сөйли.

 

Тозлыга тартуӘлеге халәтне йөклелек белән бәйләргә күнеккән без. Чынлыкта исә бу организмыбызның ярдәм сорап мөрәҗәгать итүе. Сидек юлы авыртулары вакытында тоз аеруча күп сарыф ителә. Шуңа күрә тозлыга тарту еш кына шушы төркемгә кергән чирләрнең башланып килүе турында кисәтә. Хатын-кызларда еш күзәтелә торган сидек куыгы ялкынсыну (цистит) вакытында табиблар тозны бөтенләй чикләргә куша. Тоз организмда суны тоткарлый. Бу исә әлеге чирнең дәвалауга бирешмичә, озак вакытка сузылуына китерә.

Фото: pixabay.com

vatantat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: