Бөгелмә авазы

Бер банкада – мең авырудан дәва

Әлеге сихәтне әзерләү өчен күп әйбер кирәкми. Ә файдасы әйтеп бетергесез.

Әлеге сихәтне әзерләү өчен күп әйбер кирәкми. Ә файдасы әйтеп бетергесез. Әйтик, күрәгә – калий чыганагы, кара җимеш – эчәкләр өчен кирәк, йөзем – баш миен туендыра, чикләвек – май чыганагы, ул кан тамыры-йөрәк авыруларыннан саклый. Бал белән лимон файдасы турында әйтеп тә торасы юк.

Кирәк: 300 грамм әстерхан чикләвеге, 300 грамм күрәгә, 300 грамм инжир, 300 грамм кара җимеш, 2 стакан бал, 2 лимон. Кипкән җиләк-җимешне һәм лимонны юарга да иттарткычтан үткәрергә, шуңа бал кушып, пыяла банкага салырга. Әлеге катнашманы суыткычта саклыйлар.

Аны көнгә 2
3 тапкыр 1 чәй кашыгы кабып куярга кирәк. Әлеге катнашманы даими кулланырга була. Беткәч, 12 ай тәнәфес ясап, тагын дәвам итәргә мөмкин.

Фото - pixabay.com

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: