Бөгелмә авазы

Бакчадагы кырмыска һәм үлән бетеннән котылуның ике ысулы

Тәҗрибәле бакчачы моннан файдалана

Кырмыскалар үзләре бакчачыга әллә ни мәшәкать тудырмый, тик алар үзләре белән башка бөҗәк - үлән бете алып киләләр. Ә менә ул инде үз чиратында үсентеләргә зур зыян сала. Корткычлардан котылу авыр, әмма мөмкин гамәл.

Беренче ысул

Ачы спирт (нашатыр) - тәҗрибәле бакчачының яратып куллана торган чараларының берсе. Азотлы ашлама булудан тыш, ул бөҗәкләрдән саклану чарасы да булып тора. 10 литр суга 30-50 мл ачы спирт һәм ике аш кашыгы сыек сабын яисә табак-савыт юу сыекчасын кушарга кирәк. Шушы катнашманы зарарланган үсемлекләргә сибәргә. Әгәр кирәкс, процедураны кабатларга була. 

Икенче ысул

Бер пешкән йомырка сарысына ике чәй калагы көрәш кислотасы (борная кислота) салып бутарга. Әлеге катнашманы кырмыска һәм үлән бете булган урыннарга сибәргә. Бу агуны кырмыскалар үзләре генә ашап калмый, ә ояларына ташып, ана кырмыскаларга да ашата.

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: