Бөгелмә авазы

Аяк киемен ничек сайларга?

Ә сез ничек сайлыйсыз? Бәя белән сыйфат арасында бәйләнеш зурмы, ничек уйлыйсыз?

Аяк киеме аякның балтырын кысып торырга тиеш түгел. Беренчедән, ул матур күренми, икенчедән, кан тамырлары өчен зыянлы.

Кысан аяк киеме беркайчан да сузылмый, ул бары тик аяк формасын гына алырга мөмкин. Җитмәсә, кысан аяк киеме шешенү, сөял һәм башка уңайсызлыклар китереп чыгарырга мөмкин.

Аяк киемен алга таба нинди калынлыктагы оекбаш белән кияргә уйлыйсыз, шуның белән киеп карагыз. Ике аякка да яңа сапоги кигәч, йөреп килегез. Андый мөмкинлек булмаса, бармакларыгызны селкетеп карагыз. Аягыгызга уңайлы булырга тиеш.

Олтыракка (стелька) игътибар итегез. Кышкы аяк киемендә ул йоннан булырга тиеш. Әгәр күннән эшләнгән икән, суык көннәрдә аның җылысы юк. Яхшы итекнең табаны кытыршы һәм бик юка булмаска тиеш. Ул калынрак булган саен җылырак дигән сүз.

Фото: https://pixabay.com

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: