Бөгелмә авазы

1 февраль 2018 яңалыклары

  • 1 февраль 2018 - 12:39
    Бүген «Татар-информ» Камал театрының иң романтик комедиясен онлайн күрсәтә
    Камал театры белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының уртак проекты башлана. (Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы аша Камал театры сәхнәсендә барган «Искән җилләр көенә/Под музыку ветра» спектаклен онлайн карап булачак. Искәртеп үтәбез, 1 февральдән башлап, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының уртак проекты старт ала...
    533
    0
    0
  • 1 февраль 2018 - 12:23
    Яшь парларга гаилә корыр алдыннан психологик тест үтәргә киңәш итәләр
    "Конфетлы-букетлы" чакларны сез дә хәтерлисездер? Эх, гашык булып йөргән вакытлар! Тик ул хисләр, кызганыч, паспортка штамп куйгач, каядыр юкка чыга. "Мин синеке, син минеке!" - дип антлар эчкән ике кеше сизмәстән бер-берсеннән читләшә. Нигездә, бу гаилә таркалуына китерә. Россиядә парларның 80 проценты тормыш итә башлаган беренче өч елда аерылыша икән....
    469
    0
    0
  • 1 февраль 2018 - 11:53
    Ландыш Нигъмәтҗанова татар телен саклау өчен балага карата таләпчән булу кирәк, дип саный
    "Балалар өйдә русча дәшсәләр, миң аларның әйткәнен "аңламыйм", - ди җырчы. (Казан, 1 февраль, "Татар-информ", Миләүшә Гарипова). Татар эстрадасы артисты Ландыш Нигъмәтҗанова татар телен гаиләдә саклау өчен балаларга карата таләпчәнрәк булырга кирәк, дип саный. Бу хакта ул "Интертат" электрон газетасына биргән интервьюсында белдерде. "Минем балалар да рус балалар бакчасына йөри....
    453
    0
    0
  • 1 февраль 2018 - 11:27
    Шәһәребедәге үзәк китапханәнең уку залында “Сәламәт Россия” дигән махсус күргәзмә эшли башлады
    Сәламәтлек - Табигать-ана тарафыннан кешегә бирелгән иң олы бүләк һәм иң кыйммәтле хәзинә ул. Шуңа да без аны сакларга һәм кадерен белергә тиешбез. 2018 ел Бөгелмә шәһәрендә һәм Бөгелмә районында Сәламәтлек саклау елы дип игълан ителде. Бу уңайдан шәһәребедәге үзәк китапханәнең уку залында "Сәламәт Россия" дигән махсус күргәзмә эшли башлады....
    353
    0
    0
  • 1 февраль 2018 - 10:57
    Вячеслав Михайлович АЙДУГАНОВ вафат
    "Андый кешеләр - бөтен дөньяда санаулы гына": оста һәм гыйлемле җитәкче, талантлы уйлап табучы арабыздан китте. 69нчы яше белән барганда, язмышы республикабызның нефть тармагы үсешендәге тулы бер дәвер белән бәйле булган кеше - "Инженерлык-җитештерү үзәге" (ИПЦ) ҖЧҖ директоры, грамоталы җитәкче, талантлы уйлап табучы Вячеслав Михайлович Айдуганов арабыздан китте. "СССР уйлап...
    449
    0
    0
  • 1 февраль 2018 - 10:37
    Спас авылы мәдәният йортында “Блокада тәмам” дигән темага мәгълүмат сәгате узды
    30 гыйнвар көнне Спас авылы мәдәният йортында "Ветеран" клубы әгъзалары "Блокада тәмам" дигән темага мәгълүмат сәгате уздырдылар. Ул Ленинград блокадасы вакыйгаларына багышланды. 900 көн дәвамында коточкыч сынауларга дучар ителгән Ленинград халкы газап чиккән көннәрдә композитор Дмитрий Шостаковичның үлмәс "Җиденче симфония"сенең язылу тарихы очрашуда катнашучыларны бигрәк тә тетрәндерде. Симфония 1942 елның...
    387
    0
    0
  • 1 февраль 2018 - 10:13
    Татарстанның штаттан тыш баш эндокринологы Энгель Хәсәнов вафат
    Сәламәтлек саклау министрлыгы белгече республикада эндокринология хезмәтенә нигез салучыларның берсе иде. (Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринологы, Татарстанның атказанган табибы, Казан дәүләт медицина университетының эндокринология кафедрасы доценты, Республика клиник хастаханәсенең әйдәп баручы консультанты Энгель Хәсәновның йөрәге тибүдән туктады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр...
    460
    0
    0
  • 1 февраль 2018 - 08:12
    Оксфордның глобаль телләр проектына татарча-инглизчә сүзлек өстәлде
    Татар теле Oxford Global Languages телләр проектына кергән беренче төрки тел булды. (Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Оксфорд сүзлеге нәшрияты Oxford Global Languages (OGL) - Оксфордның глобаль телләр проектына татар телен өстәде. Татар теле OGL га кертелгән беренче төрки тел булды. Бу турыда Oxford Dictionaries хәбәр итә. Онлайн-сүзлек татар сүзләрен инглиз...
    388
    0
    0
  • 1 февраль 2018 - 07:40
    Яхшы гадәт – күркәм холык
    "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау дәресләре һәм чаралары системалы рәвештә үткәрелеп килә. Күптән түгел булып узган шундый дәрестә сүз яхшы гадәтләр һәм аларның сәламәтлеккә йогынтысы турында барды. Балалар тәмәке тартуның, исерткечләрнең һәм наркотикларның кеше организмын ничек какшатуы һәм авыруга әйләндерүе, сәламәт яшәүнең...
    456
    0
    0
  • 1 февраль 2018 - 07:18
    Татарстанда Сталинград сугышының 75 еллыгы уңаеннан зур чаралар узачак
    Татарстан дәүләт архивында 2 февральдә уникаль фотографияләр һәм документлар белән күргәзмә ачылачак. (Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанда Сталинград сугышы тәмамлануның 75 еллыгы уңаеннан зур юбилей чаралары узачак. Сталинград сугышы Икенче бөтендөнья сугышында төп бәрелешләрнең берсе һәм ул Бөек Ватан сугышы барышында борылыш тудырган зур вакыйга була. Сталинград янында 1942 елның...
    374
    0
    0
  • 1 февраль 2018 - 06:31
    Гыйнвар аенда Бөгелмә районында 105 бала дөньяга килгән
    Бөгелмәнең ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре гыйнвар аена нәтиҗә ясады. Үткән айда 31 пар өйләнешкән, 105 сабый ( 49 малай, 56 кыз) дөньяга килгән. Гыйнвар айның иң популяр исемнәре - Тимур, Артем, Анатолий, Дмитрий, Матвей, Софья, Александр, Мира, Ясминә. Иң сирәк исемнәр: Добрыня, Миян, Марк, Герман, Ролан, Евсевия, Айлия, Ульяна, Варвара Мәгьлүмәт:...
    415
    0
    0
  • 1 февраль 2018 - 05:48
    Бөгелмәдә – ут афәте
    Кичә, 31 гыйнвар көнне кич белән 20 сәгать 50 минутта 64нче янгын сүндерү частена Таллы Бүләк авылында, Яшләр урамында мунча яну турында хәбәр килә. 8 минут дигәндә вакыйга урынына барып җиткән янгын сүндерүчеләр аннан ургылып кара төтен чыгуын, эчтә ут дөрләвен күрәләр. Уналты минут вакыт узуга, янгынны сүндерәләр. Мунчаның түшәменә...
    410
    0
    0
  • 1 февраль 2018 - 05:18
    Татарстанда юл-патруль хезмәте инспекторлары җимерек юлларны фотога төшерә
    Юллардагы кимчелекләр фото һәм видеода Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына җибәрелә. (Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ"). Хәзер Татарстанның юл-патруль хезмәте инспекторлары юлдагы чокырларны планшет белән фотога төшерәчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ленар Габдрахманов ел йомгакларында җиткерде. Республика юлларындагы кимчелекләрне күрсәткән барлык фотография һәм видеоларны юл-патруль хезмәте инспекторлары Татарстан...
    446
    0
    0
Реклама