Бөгелмә авазы

26 гыйнвар 2018 яңалыклары

  • 26 гыйнвар 2018 - 12:30
    Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре өчен яңа электрон сервис барлыкка килде
    Ата-аналар балалар бакчасын алмаштыру сервисын елына бер тапкырдан да артыграк файдалана алмый. (Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында Татарстанда яшәүчеләр өчен яңа сервис барлыкка килде. Хәзер мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре үзләре электрон чиратка кую турындагы мәгълүматны үзгәртә ала. Балалар бакчасын алмаштыру өчен, алдан бирелгән гаризаны онлайн-режимда төзәтергә кирәк....
    374
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2018 - 11:41
    Сугыш елы хатлары
    28 гыйнвар көнне 13 сәгатьтә Бөгелмә туган якны өйрәнү музеенда "Сугыш елы хатлары. 1941 - 1945 еллар" дигән республикакүләм фотокүргәзмәне ачу тантанасы булачак. Әлеге күргәзмәгә нигез 2017 елда, "Единая Россия" партиясенең "Тарихи хәтер" федераль проекты кысаларында, Татарстан Республикасындагы музей фондларында, гаиләләр архивларында саклана торган сугыш елларында язылган хатларны барлап, санлы...
    356
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2018 - 11:07
    Мәгариф министрлыгында Интернет куркынычсызлыгы турында видеокиңәшмә булды
    Балаларны социаль төркемнәргә тартуга юл куймау, аларны җәберләүдән саклау өчен комплекслы чаралар кабул итү кирәк, ди министр урынбасары Сулима. (Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә сүз Интернет челтәрендә балаларга мәгълүмат куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында барды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән...
    373
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2018 - 10:21
    Комиссияләр – эштә
    Сайлау турындагы законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, тавыш бирү көнендә үзләренең яшәү урынында булмаячак сайлаучылар фактта булган урыннарындагы шәһәр һәм районнарның территориаль сайлау комиссияләренә, дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтә торган күпфункцияле үзәкләргә, "Государственные услуги" интернет-порталы аркылы, участок сайлау комиссияләренә үзен исемлеккә кертүне сорап, гариза яза алалар. Гаризалар аларны кабул итү өчен...
    364
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2018 - 08:13
    Хокукларны белмәү җаваплылыктан азат итми
    Татарстан Республикасының мәгариф өлкәсендә күзәтү һәм контрольлек департаменты "Хокукый десант" дигән яңа проект башлап җибәрде. 24 гыйнвар көнне Бөгелмә, Азнакай һәм Сарман районы белем бирү учреждениеләре директорлары һәм урынбасарлары, муниципаль район үзидарә органнары методистлары Бөгелмәнең 6 нчы мәктәбендә җыелды. Директорлар һәм урынбасарлар өчен семинарлар аерым бүлмәләрдә узды. Әлеге яңа проектның...
    346
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2018 - 07:29
    Уңышлы ел
    65 ел нефть өлкәсендә. Әйе 2018 ел "ТНГ-Групп" җәмгыяте өчен юбилей елы. Татарстанда гына түгел Россия күләмендә танылу алган оешма 25 гыйнвар көнне 2017 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады. Аларның хезмәт коллективы белән очрашуга шәһәр мэры Линар Закиров та килде. "ТНГ-Групп" җәмгыяте Бөгелмә районы өчен зур әһәмияткә ия булган оешмаларның иң...
    417
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2018 - 05:51
    Гөлшат Зәйнәшованың иҗатын сөючеләр игьтибарына
    Бүген, 26 декабрь көнне сәгать 14.00 Үзәк китапханәдә күренекле шагыйрә Гөлшат Зәйнәшеваның 90 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырылачак. Рәхим итегез!
    387
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2018 - 05:21
    Быел Татарстанда 28 күпфункцияле мәдәни үзәк төзеләчәк
    Төзелешкә республика бюджетыннан 282 миллион сумга якын акча бүленә. (Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). 2017 елда Татарстанда барлыгы 2600 урынга исәпләнгән 31 күпфункцияле мәдәни үзәк төзелгән. 2018 елда да әлеге программа буенча төзелешләр дәвам итәчәк. 28 күпфункцияле үзәк төзү планлаштырыла. Бу максатларда республика бюджетыннан 281,89 миллион сум акча бүленәчәк....
    364
    0
    0
Реклама