Бөгелмә авазы

24 ноябрь 2017 яңалыклары

  • 24 ноябрь 2017 - 16:00
    Шәймиев Зөядә һәм Болгарда кунакларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту бурычын куйды
    ТР Дәүләт киңәшчесе "Татарстанның Мәдәни мирасы - Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар" проекты буенча 2018 елга планнар турында киңәшмә үткәрде. (Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев республика министрлыкларына Зөядә һәм Болгарда туристларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту бурычын куйды. Ул Болгарга...
    388
    0
    0
  • 24 ноябрь 2017 - 15:55
    Рөстәм Миңнеханов “Дан һәм намус” ордены белән бүләкләнде
    Татарстан Президенты патриарх Кирилл указы белән тырыш хезмәте өчен югары дәрәҗәдәге бүләккә лаек булды. (Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). Бүген III Православие җәмәгатьчелеге форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка патриарх Кирилл исеменнән II дәрәҗә "Дан һәм намус" ордены тапшырылды. Митрополия башлыгы, митрополит Меркурий Владыка Кирилл исеменнән: "Безнең указ белән Казан...
    453
    0
    0
  • 24 ноябрь 2017 - 12:22
    Бөгелмәнең халык театры Казанда
    Бөгелмә әләмен горур тотып... Татар мәдәният үзәгенең халык театры 11 ноябрьдә "Идел-йорт" халык театрлары фестивале кысаларында драматург Шәриф Хөсәеновның "Зөбәйдә - адәм баласы" спектале белән әлеге бәйгедә катнашып, театраль Казан тамашачысың үзенең яңа иҗат җимеше белән сөендерде. Әйтергә кирәк, Казанның театр сөючеләре бөгелмәлеләрнең һәр спектаклен үз итеп, яратып кабул итәләр....
    444
    0
    0
  • 24 ноябрь 2017 - 12:10
    Билетлар тапшырылды!
    Газетабызның ВКонтакте челтәрендәге рәсми группада ( https://vk.com/bugulma_awazy) ,татар эстрадасының якты йолдызы Рифат Зарипов концертына билетлар уйнаткан идек. Барлыгы 57 кеше катнашты. Әлеге конкурсыбызга йомгак ясадык. Очраклы саннар генераторы ярдәмендә 33 нче сандагы укучыбыз җиңүче дип табылды. Бәхетле очрак елмайган җиңүчебез Алинә Гайсина булып чыкты. Бүген, 24 ноябрь көнне, билетларны алып...
    496
    0
    0
  • 24 ноябрь 2017 - 11:32
    Бөгелмәлеләр, җиңүләре белән сөендерәләр
    ДЗЮДО 18 ноябрь көнне Чистай шәһәрендә 2006-2007 елда туган балалар арасында дзюдо буенча республика турниры булып узды. Ярышлар КНИТУ-КАИ "Восток" Чистай филиалының беренче директоры А. И. Чехонадский истәлегенә багышланган иде. Чарада Татарстан шәһәрләреннән 300дән артык яшь спортчыны берләштергән 9 команда катнашты. Дзюдочылар арасында көрәш гаять киеренке барды. Бөгелмәлеләр - Ефрат...
    476
    0
    0
  • 24 ноябрь 2017 - 11:07
    Шәһәрдә башкарылган эшләрнең сыйфаты
    Атна башында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров "Төзелеш мохите" күчмә киңәшмәсен уздырды. Карап чыгасы объектлар исемлегендә Сельхозтехника урамында төзелеп килүче йорт һәм ремонт эшләре баручы Балалар сырхауханәсе. Газетабызның 18 августында чыккан санга күз салсак. Анда Сеьхозтехника урамында социаль ипотека һәм авария хәлендәге йортлардан күчүчеләр яшәячәк йорт сентябрь...
    484
    0
    0
  • 24 ноябрь 2017 - 10:49
    Җиңүчебез билгеле!!! Ул – Алинә Гайсина
    Без Алинәне татар эстрадасының якты йолдызы Рифат Зариповның 28 ноябрь көнне шәһәребезнең Техника йорты залында узачак концертына ике билет отуы белән котлыйбыз. Газетабызның ВКонтакте челтәрендәге рәсми группада ( https://vk.com/bugulma_awazy) ,татар эстрадасының якты йолдызы Рифат Зарипов концертына билетлар уйнаткан идек. Барлыгы 57 кеше катнашты. Бүген әлеге конкурсыбызга йомгак ясадык. Очраклы саннар...
    409
    0
    0
Реклама