Бөгелмә авазы

26 октябрь 2017 яңалыклары

  • 26 октябрь 2017 - 11:19
    Ризыкларның төсләренең сере
    Дөнья төсләргә бай. Хәтта без ашаган ризыклар да төрле төстә. Ә бит һәр төснең үз сере бар. Ак төстәге ашамлыклар, мәсәлән, дөге, кәбестә, ак балык киеренкелекне бетерә, шомлануны юк итә, тынычландыра. Хәтта күз күрүен яхшыртырга да ярдәм итә. Кызыл (иң актив төс) - чөгендер, гранат, чия, карбыз - көч өсти,...
    436
    0
    0
  • 26 октябрь 2017 - 10:50
    Йод һәм аның файдасы
    Организмга йод җитмәгәндә, кеше үзендә хәлсезлек сизә, йокысы туймый, кәефе гел үзгәреп тора. Йод беренче чиратта калкансыман биз эшчәнлеге өчен кирәк. Ул җитмәгән очракта, аның эшчәнлеге бозыла, ә бу исә матдәләр алмашына да тәэсир итми калмый. Кандагы йод күләме кешенең физик үсешенә һәм нерв системасы эшчәнлегенә дә бәйле. Җитмәсә, балалар...
    456
    0
    0
  • 26 октябрь 2017 - 10:28
    Путин: В российско-немецкое нефтехимическое производство в Татарстане инвестируют 10 млрд долларов
    Российский лидер озвучил стоимость совместного нефтехимического проекта в Татарстане на переговорах с Президентом Германии. (Казань, 26 октября, «Татар-информ»). В Татарстане появится новое нефтехимическое производство с объемом инвестиций в 10 млрд долларов, проект будет реализован совместно с немецким концерном «Линде». Об этом рассказал Владимир Путин на пресс-конференции по итогам переговоров с...
    426
    0
    0
  • 26 октябрь 2017 - 10:14
    Игътибар!!! Ярдәм кирәк! Низамов Әмир 3 яшь, Лениногорск
    Лениногорск шәһәрендә яшәүче Виктория һәм Марат Низамовлар уллары Әмир өчен ут йотып яшәргә мәҗбүр. Тумыштан аның сул колагы бик кечкенә һәм аның урынында кимерчәк кисәге генә. Ә уң колагы колак формасында булса да, ул тукыма һәм кимерчәктән генә тора. Шуңа күрә өч яшьлек Әмир ишетү сәләтеннән генә түгел, сөйләү мөмкинлегеннән...
    901
    0
    0
  • 26 октябрь 2017 - 07:51
    Иммунитетны ныгыту серләре
    Кышкы авырулар сезоны "ачылды". Иммунитетны ныгытырга вакыт. Нәрсәләр ашарга? Сарымсак бавырны чистарта, көчсезләнгән организмны тергезә, стресска каршы көрәшә. Аны чи килеш ашау мөһим. Соусларга, салатларга кушканда да яхшы. Әгәр инде исеннән бик куркасыз икән, ризык пешеп чыкканда гына кушып җибәрегез. Исе бераз кимер, ә файдасы калыр. Имбирь тамырында бик күп...
    488
    0
    0
  • 26 октябрь 2017 - 05:59
    28 октябрь көнне "Аулак өй "гә чакырабыз
    Бөгелмә муниципаль районы "Үзәкләштерелгән район клублар системасы" һәм Кодаш авыл җирлеге башкарма комитеты шәһәр һәм район халкын фольклор бәйрәменә чакыра. 28 октябрь көнне 14 сәгатьтә авыл мәдәният йортында узачак "Аулак өй" кичәсе программасына халык йолалары, җыр биюләре, татарның милли уеннары, милли ризыклардан авыз итү, үзенчәлекле көнкүреш әйберләрен күрсәтү кертелгән. Теләгән...
    516
    0
    0
  • 26 октябрь 2017 - 05:47
    Игътибар! Көзге каникул җитә....
    Татарстан Республикасы территориясендә 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр киң масштаблы "Көзге каникул" дигән акция узачак. Ул балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгып имгәнүләрен, зыян күрүләрен профилактикалауга юнәлтелә. Агымдагы елның 9 аенда республикабыз юлларында балалар катнашында 447 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларда 13 баланың гомере өзелгән, 466сы төрле тән җәрәхәтләре алган, имгәнгән. Безнең Бөгелмә...
    418
    0
    0
Реклама