Бөгелмә авазы

24 сентябрь 2017 яңалыклары

  • 24 сентябрь 2017 - 17:30
    Халык шаккатты: Гөлсирин Абдуллина егете белән таныштырды [+ФОТО]
    Яшь җырчы Гөлсирин Абдуллина күптән түгел бер егет белән фото куеп: "Бик күпләр: "Кайчан кияүгә чыгасың?" - дип сорыйлар. Җавапны бары тик ул белә", - дип язган. Егет - рус эстрадасы йолдызы, Алексеев псевдонимы астында җырлаучы - Никита Алексеев. "Шундый җырчы сандугачыбызны башка милләт кешесенә бирмибез", "Тапкансың инде", "Гөлсирин, йөрәгең...
    458
    0
    0
  • 24 сентябрь 2017 - 16:34
    Пенсияләр күпмегә артыр?
    Росстат мәгълүматларыннан күренүенчә, Русиядә уртача хезмәт хакы 39355 сум тәшкил итә икән. 2016 елның июле белән чагыштырганда бу 4,6 процентка күбрәк. Әмма кемнән генә сорама, барысы да акчалата керемнәренең кимүеннән зарлана. Росстат ул саннарны түшәмнән алмыйдыр бит инде? Ә менә 2014 елдан башлап азык-төлекнең 28,5 процентка, куллану товарларының - 26,2,...
    422
    0
    0
  • 24 сентябрь 2017 - 15:34
    Новый скандал в семье Фриске! То, что сказал 4-летний сын певицы, шокировало близких (+ФОТО)
    За борьбой Жанны Фриске со страшной болезнью следили ее поклонники по всему миру. Но чуда не произошло - рак в очередной раз забрал жизнь хорошего человека. Фанаты до сих пор не могут оправиться от тяжелой потери, но больше всего страдает ее семья. Как оказалось позже, весь ужас для ее близких...
    434
    0
    0
  • 24 сентябрь 2017 - 14:46
    Безгә фото җибәр һәм “Эридан” мебель кибетеннән бик шәп бүләкләр: 5 меңлек һәм өч 3 меңлек сертификат ал
    Хөрмәтле укучыларыбыз, "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Табигать могҗизасы" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итә. Кемдә нинди үзгә җиләк-җимеш, яшелчә бар, аның белән бергә фотога төшереп, безгә юллагыз. Шунысы да игътибарга лаек, фотоларның размеры зур һәм сыйфаты яхшы булырга тиеш, чөнки без аларны, сайттан кала, газетада да бастырачакбыз. Бәйгедә катнашу...
    385
    0
    0
  • 24 сентябрь 2017 - 14:39
    Иркутскида үлем очрагы белән юл һәлакәте: 50 пассажир утырган автобус әйләнгән
    50 пассажир утырган халыкара рейс автобусы "Себер" федераль трассасында һәлакәткә юлыккан, дип яза "Газета.ру". Җирле вакыт белән 15.00 сәгать тирәсендә Братскидан Иркутскига барган автобуска "Нисан" җиңел машинасы килеп бәрелгән. Бәрелүдән автобус юл кырыена төшеп китеп, ян ягына ауган. Һәлакәт Залари район үзәгеннән 15 чакрым ераклыкта булган. Автобуста 50ләп кеше булган,...
    382
    0
    0
  • 24 сентябрь 2017 - 11:58
    Бер атна элек Ык елгасында баткан ир-ат гәүдәсе табылган
    42 нче янгын-коткару часте җитәкчесе җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә бер атна элек баткан ир-ат гәүдәсен Ютазы районында Урыссу бистәсе янында Ыктан табып алган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Ык елгасында ир-ат гәүдәсе табылу хәбәре 112 ашыгыч...
    422
    0
    0
  • 24 сентябрь 2017 - 10:53
    Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантларга гаризалар кабул итә башлый
    Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү, үстерү" дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстанда яшәүче халык телләрен саклау, үстерү һәм куллануны киңәйтү өлкәсендә проектларны гамәлгә кертә торган җәмәгать оешмаларына грантлар бирү буенча гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта Бөтендөнья...
    406
    0
    0
  • 24 сентябрь 2017 - 10:25
    Техник фәннәр докторы, Татарстанның атказанган химигы Азат Зыятдинов вафат
    Техник фәннәр докторы, профессор, Татарстанның атказанган химигы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президиумы киңәшчесе, Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Азат Зыятдинов вафат булды. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина хәбәр итте. Азат Зыятдиновка 78 яшь иде. Ул бүген иртән үз өендә вафат булды. Азат Зыятдинов туган авылында җирләнәчәк,...
    460
    0
    0
  • 24 сентябрь 2017 - 09:21
    Хәния Фәрхине искә алу концерты узды (ФОТОЛАР)
    Кичә Казанның Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган концерт узды. Иң үзәк өзгеч өлеше - кызы Алиянең сәхнәдә әнисенең җырларын башкаруы булды: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22...
    439
    0
    0
  • 24 сентябрь 2017 - 07:39
    Бүген машина төзелеше тармагы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
    Сентябрьнең соңгы якшәмбесендә машина төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Истәлекле көн 1980 елның 1 октябрендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән билгеләнгән, һәм бәйрәм совет чорыннан бирле Россиядә, Белоруссиядә, Казахстан, Кыргызстанда билгеләп үтелә. Бу истәлекле көн - машина төзелеше өлкәсе хезмәтчәннәре бәйрәме. Машина төзелеше - ул теләсә кайсы алга киткән...
    384
    0
    0
  • 24 сентябрь 2017 - 07:28
    Галимнәр ВИЧны 99 процентка үтерүче антитәнчекләр булдырган
    Америка галимнәре ВИЧ-инфекциясен башлангыч чорда юк итәргә сәләтле биоантитәнчекләр булдырган. Әлеге ачышны АКШ Милли сәламәтлек саклау институты һәм Sanofi фармацевтика компаниясе ясаган, дип яза Science журналы. "РИА Новости" хәбәр иткәнчә, хәзер галимнәр авыруларга каршы нейтральләштүрүче антитәнчеләр ярдәмендә көрәшергә тырыша. Иң куәтле табигый антитәнчекләр 90 процентка чаклы штаммны юк итә ала....
    519
    0
    0
  • 24 сентябрь 2017 - 06:58
    «Ана капиталы» 2018 елда бетәме?
    «Ана капиталы» 2018 елда бетәчәк, дигән хәбәр купләрне борчуга салды. Әмма хөкумәт җитәкчелеге 2018 һәм 2019 елда алдагы еллар күләмендә «ана капиталы» сакланачак, дип белдерде. Ә Россия хөкумәте җитәкчесе Дмитрий Медведев 2020 елдан «ана капиталы» суммасы артачак, дип рәсми рәвештә белдерде. Бу турыда РИА «Новости» хәбәр итә.
    383
    0
    0
Реклама