Бөгелмә авазы

25 август 2017 яңалыклары

  • 25 август 2017 - 07:41
    Автобус күпердән капланып, 13 кеше үлгән
    Анда вахтадан кайтып килүче эшчеләр утырган була. Бәхетсезлек очрагы Краснодар ягында теркәлә. "Татманьнефтегаз" предприятиесенең эшчеләре утырган автобус күпердән диңгезгә килеп төшә. Сәбәпләре әлегә билгесез. Автобуста 20 кеше булганлыгы билгеле. Кызганычка каршы, 13 кешене коткарып калып булмый, дүртесе авыр хәлдә. Юл вакыйгасы булган урында тикшерү алып барыла.
    279
    0
    0
  • 25 август 2017 - 07:25
    Бөгелмәдә ябык машинада калдырылган ике яшьлек сабыйның эсселектән гомере өзелгән
    Кичә Бөгелмә районы Ефановка авылында җиңел автомобиль эчендә 2 яшь тә 3 айлык малайның үле гәүдәсе табып алынган. Беренчел мәгълүматлар буенча, малай эссе сугудан үлгән, дип хәбәр итә Татар-информ. Россия тикшерү комитеты хезмәткәрләре булган хәлләрнең сәбәпләрен ачыклый. Бу хакта әлеге оешманың Татарстан буенча идарә җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр...
    315
    0
    0
  • 25 август 2017 - 06:12
    Төркиядән Ted Travel операторы клиентлары чыгарыла башлый
    Туристлар кунакханәдә бер көнне үз хисапларына уздырачак. Бүген Төркиядән үз эшчәнлеген туктаткан Ted Travel туристлык операторы клиентлары чыгарыла башлый. Бу хакта Россия туризмы хезмәтенә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Туристлар кунакханәдә бер көнне үз хисапларына яшәячәк, соңрак аларга компенсация түләнә, диелә хәбәрдә. Исегезгә төшерәбез, 24 августта Ted Travel операторы,...
    332
    0
    0
  • 25 август 2017 - 05:36
    Төркиядә таралган Коксаки вирусы нәрсә ул?
    Төркиядәге Коксаки вирусы турындагы шау-шу һаман да басылмый әле. Ул ел азагына кадәр, ягъни диңгездә ял сезоны беткәнче туктамас та инде. Үзәк матбугат, Россия Роспотребнадзор идарәсенә бу чиргә кагылышлы сораулар белән 500дән артык кеше мөрәҗәгать иткән, дип яза. Икенче бер чыганак, вирусны 800дән артык кеше эләктергән, аларның 80 процентка якыны...
    323
    0
    0
Реклама