Бөгелмә авазы

19 август 2017 яңалыклары

  • 19 август 2017 - 15:31
    Слива кайнатмасы әзерләү
    Моның өчен 1,1 кг шикәр комы, 1,2 кг слива, 120 мл су кирәк. Сливаны юып, төшләреннән арындырабыз. Зур кәстрүлгә салып, өстенә шикәр комы сибәбез дә болгатабыз. Су өстәп, кайнатырга куябыз. Шикәре эрегәнче болгатып торабыз һәм уттан алабыз. Өч сәгать тоткач, тагын җиде минут кайнатып алабыз. Аннары тагын сигез сәгать тотабыз...
    405
    0
    0
  • 19 август 2017 - 13:54
    Мәскәүдә Россиянең халык артисты Вера Глаголева белән хушлаштылар
    Мәскәү шимбә көнне тулы бер буынның яраткан актрисасы Вера Глаголева белән хушлашты. Хушлашу тантанасында үз истәлекләре белән актерлар Александр Балуев, Валерий Гаркалин, режиссер Алексей Учитель һәм Глаголеваның башка күп дуслары һәм якыннары уртаклашты. Глаголева 62 яшендә Германиядә озакка сузылган авырудан соң вафат булган. Аның белән хушлашу шимбә көнне Мәскәүнең Үзәк...
    355
    0
    0
  • 19 август 2017 - 12:24
    Фитнес-тренер Елена Сираҗиевадан сәламәт булу серләре
    Бәхет нигезе Сәламәт яшәү рәвеше - модада. Безнең шәһәр кешеләре дә бу тенденциядән калышырга ашыкмый. Яңа фитнес үзәкләр ачыла гына тора. Димәк йөрүчеләр, үз сәламәтлеген кайгыртучылар бар. Замана кешесе сәламәтлекнең зур байлык икәнен яхшы аңлый. Кеше белән очрашканда, саубуллашканда, бәйрәм белән тәбрикләгәндә, без бер-беребезгә һәрвакыт сәламәтлек телибез. Ни өчен? Чөнки...
    564
    0
    0
  • 19 август 2017 - 10:56
    Фитнес-тренерларны мәҗбүри аккредитацияләү кертелә
    Россия Иҗтимагый палатасында фитнес-тренерларны мәҗбүри аккредитацияләү кертүне тәкъдим итәләр. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә. Ә леге тәкъдим белән палата әгъзасы Елена Истягина-­Елисеева чыккан. Аның фикеренчә, фитнес-клублар саны үсү сәбәпле, канунның камил булмавы аркасында Россия кешеләре сәламәтлегенә зыян салынырга мөмкин. 2016 елда, мәсәлән, дәүләт спорт учреждениеләре персоналының 79 проценты гына...
    430
    0
    0
  • 19 август 2017 - 09:52
    Алма белән дәвалану
    Алманың ни дәрәҗәдә кеше өчен файдалы витаминнарга һәм минераль матдәләргә бай булуын санап та, әйтеп тә бетерерлек түгел. Мәсәлән, организмны көндәлек шлаклардан арындыру өчен бер алма ашарга кирәк. Ә кеше сәламәтлеге өчен бик мөһим булган С витаминын көнгә ике-өч алма ашап алырга мөмкин. Йөрәк авыртканда, кан басымы күтәрелгәндә баллы алма...
    563
    0
    0
  • 19 август 2017 - 08:43
    Җиргә тарихта иң зур астероид якынлаша
    NASA Җиргә Florence астероиды якынлашу турында хәбәр итте. Ул планетабыз яныннан 1 сентябрь узып китәчәк. Бу астероид Җиргә якынлашкан астероидларның иң зурысы булачак, дип яза "Известия", NASA хәбәренә сылтама биреп. Florence зурлыгы 4,4 чакрымны тәшкил итә. Ул планетага 7 миллион чакрымга якынлашачак. "Күп кенә билгеле булган астероидлар Җиргә тагын да...
    389
    0
    0
  • 19 август 2017 - 07:59
    Бөгелмәлеләрне футболга чакырабыз
    20 август көнне Бөгелмәнең "Энергетик" стадионында югары лига командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты матчы узачак. Биредә "Энергетик" (Бөгелмә шәһәре) һәм "Шинник" (Түбән Кама шәһәре) командалары очраша. Башлана 15.00 сәгатьтә.
    349
    0
    0
  • 19 август 2017 - 06:49
    Агротуристлар юлы буйлап. Тукталыш: Иске Исаково авылы (+ФОТОЛАР)
    Бөгелмә районы буйлап сәяхәт вакытында һәр авылның табигате генә түгел, ә аның кешеләре дә үзенчәлекле икәнен ачыклана. Кайдадыр терлекчелеккә, бакчачылыкка өстенлек бирелсә, Иске Исаково авылында яшәүче Петряковлар гаиләсе умартачылык шөгылен үз иткән. Алар бер гектар җирдә 250 умарта асрый. Крестьян-фермер хуҗаклыгын Константин Петряков җитәкли. Ләкин ул үзе генә зур хуҗалыкны...
    533
    0
    0
  • 19 август 2017 - 05:49
    Көзгә дарулар 5-20 процентка кадәр артачак
    Иң беренче чиратта, бу сезонлы даруларга кагылачак. Россия даруханәләрендә даруларның бәясе көзгә 5-20 процентка кыйбатланырга мөмкин, дип хәбәр итә «Известия» газетасы, Федераль таможня хезмәте мәгълүматларына сылтама биреп. Идарәдә белдерүләренчә, 2017 елның беренче яртыеллыгында чит илдән дарулар кертүнең чыгымы, узган елга караганда, 11 процентка арткан. Россиягә дарулар кертеп, иң күбе Европа...
    379
    0
    0
  • 19 август 2017 - 04:58
    Ельцинның лимузинын сатуга куйганнар [+ФОТО]
    Ельцинның лимузинын сатуга куйганнар. Петербургта сатуга S-класслы Mercedes-Benz лимузинын куйганнар, сатучы сүзләренчә, анда Россиянең беренче президенты Борис Ельцин йөргән. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. auto.ru сайтында урнаштырылган белдерү тексты буенча, зәңгәр седан Ельцин хакимлек иткән елларда Кремль гаражында торган, әлеккеге ил башлыгы рәсми һәм рәсми булмаган очрашуларга аның белән...
    385
    0
    0
Реклама