13 август 2017 яңалыклары
-
13 август 2017 - 13:06Татарстан укытучылары хезмәт хакыннан тыш 30 мең сум алачакТатарстанның Мөслим районында педагогларның август киңәшмәсе секция утырышлары дәвам итә. Республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның илкүләм олимпиада җиңүчесен әзерләгән мөгалимнәр ай саен - өстәмә 30 мең сум, призер әзерләгән өчен 20 мең сум алачак, дигән хәбәре катнашучылар арасында күп фикерләр тудырды. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Энгель Фәттахов 9 сыйныф...
-
13 август 2017 - 12:36Татлы борычтан кышка салат1,5 кг татлы борыч, 1,5 кг кишер, 1,5 кг суган, 1,5 л томат согы, 1 стакан үсемлек мае, 50 мл 9 процентлы уксус, 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр, лавр яфрагы, төелмәгән кара борыч. Кишерне кыргыч аша чыгарабыз, суганны һәм борычны ярымтүгәрәк итеп турыйбыз, барысын да бутыйбыз һәм томат...
-
13 август 2017 - 11:28Ростуризм туристларга юлнамәләр өчен акчаны кире кайтарту тәртибен аңлатаРоссия туризмы хезмәте туристларга Төркиягә алынган юлнамәләр өчен акчаны, анда сәламәтлеккә куркыныч туу сәбәпле, кире кайтарту тәртибен аңлатты, дип яза "Известия". Киңәшләр әлеге хезмәтнең рәсми сайтында бастырылган. Идарә тармагы билгеләп үтүенчә, мондый очракта туристлар туристик продукт алу турындагы килешүне өзү өчен тиешле гариза белән туроператорга (яки турагентка) мөрәҗәгать итәргә хаклы....
-
13 август 2017 - 10:41Малахов командасы "Пусть говорят"тан китә"Беренче канал" җитәкчелеге "Пусть говорят" программасы телевизион алып баручысы Андрей Малахов командасына эштән китү турындагы гаризаны имзалаган. Бу хакта "Газета.ру" яза. Эштән китү турында "Пусть говорят" командасы гаризасына кул куелган, әмма Малахов гаризасы белән вазгыять әлеге ачыкланмаган. Мөгаен, аның гаризасына кул куелмагандыр, диелә хәбәрдә. "Беренче канал"да инде Андрей Малаховтан башка...
-
13 август 2017 - 09:22Бу дөнья кая тәгәри: бер хатын баласын посылка итеп җибәргәнНи хикмәт, курьер пакетта баладыр дип уйламый да. Бары "посылка" селкенә башлагач, бала елап җибәргәч кенә, эшнең нидә икәнлеген аңлый. Кытайның Сычуань шәһәреннән 24 яшьлек бер хатын үзенең яңа туган сабыен курьер аша приютка озаткан, дип яза South China Morning Post басмасы. Ул баланы пакетка төреп, курьерга тоттыра. Ни хикмәт,...
-
13 август 2017 - 07:50Бүген - Төзүчеләр көнеАвгустның икенче ял көнендә Россиядә һәм кайбер совет иленә кергән дәүләтләрдә Төзүчеләр көнен билгеләп үтәләр. Беренче тапкыр төзелеш тармагы хезмәткәрләренең бу һөнәри бәйрәме СССРда 1956 елның 12 августында Югары Совет Президиумы боерыгы белән оештыралар. Шунысы кызык, бу истәлекле көнне билгеләп үтә башлаган чактагы күп кенә гореф-гадәтләр хәзерге көннәргә кадәр барып...
-
13 август 2017 - 07:18Бөгелмә төзүчеләре тырышлыгы – балкып торган авыл-калаларТөзүче һөнәре - җәмгыятьтә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Аның хезмәт нәтиҗәсе белән ил, төбәк, шәһәр-авылларның кабатланмас йөзе, халыкның тормыш дәрәҗәсе билгеләнә. Төзүчеләр кулы белән салынган объектлар халыкның тормышын тагын да уңайлы итә. Шушы армас-талмас куллар планлы төзелеш алып бара, капиталь ремонт үткәрә һәм социаль әһәмияткә ия объектларны реконструкцияли,...
-
13 август 2017 - 06:34Алдагы 3 көнгә һава торышыСиноптикларның фаразлавына караганда, иртәгә, 14 августта, алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез булуы көтелә. Көндез 22 градус, төнлә 10 градус җылылык булуы күзаллана. Аннан алдагы ике көндә шундыйрак һава торышы, көндез 22-24, төнлә 10-13 градус җылылык фаразлана.
-
13 август 2017 - 05:51“Улицы разбитых фонарей” актеры үлгән (+ФОТО)Санкт-Петербургта 73 нче яшендә Россиянең халык артисты Виктор Смирнов үлгән. Смирнов «Мастер и Маргарита», «Улица разбитых фонарей», «Ликвидация» һ.б. фильмнарда төшкән булган. Ул 1945 елда Мәскәү өлкәсендә туган. 1972 елда Горький театр училищесын тәмамлаган. РСФСРның атказанган, Россиянең халык артисты, Почет ордены иясе.
-
13 август 2017 - 05:10Татарстан Президенты чиновникларның хезмәт хакын 5 % ка арттыру турында карар чыгардыТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ике указга кул куйган. Беренчесе буенча агымдагы елның 1 октябреннән республика дәүләт хезмәткәрләренең айлык хезмәт хакы күләме 1, 049 тапкырга арта. Икенче документ дәүләт вазифаларын алыштыручы хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары арту турында. Шулай ук дәүләт хезмәткәре саналмаган, әмма дәүләт органнарын техник яктан тәэмин итүче техник хезмәткәрләрнең оклады...