7 август 2017 яңалыклары
-
7 август 2017 - 18:59Ринат Рахматуллинның әнисе вафат булганНурия апа Рахматуллина 79 яшендә якты дөньядан китте. Ринат Рахматуллинның "Картайма әле,әнкәй" репертуарындагы клибында әни образында әнисе Нурия апа үзе төшкән иде. Мәрхүмә гомер кичергән Түбән Наратбаш авылында җирләнәчәк. http://matbugat.ru/
-
7 август 2017 - 13:19Малаховны кем алмаштырыр?Күренекле журналист Андрей Малаховның илнең төп телеканалыннан китүе халыкта күп сораулар уятты. Ни өчен китә? Аның урынына кем булыр? Бу хакта төрле фаразлар йөри. Бер продюсерлык үзәге хәлгә мондый комментарий бирә: - Малаховны Беренче каналдан Жанна Фрискеның элекке ире Шепелевның "кысып чыгаруы" буш сүз. Чебен ничек филне куып чыгара алсын?...
-
7 август 2017 - 12:57Уфада банкетта 15 кеше агуланганУфада 15 кеше "Ак күпер" кафесындагы банкетта агуланган, дип яза "Известия". Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләрдә кискен эчәк инфекциясе табылган. Хәзер йогышлы авыруның учагын юк итү өчен эпидемиягә каршы чаралар күрелә.
-
7 август 2017 - 12:36Дарулар кыйммәтләндеТормыш өчен кирәкле һәм мөһим дарулар исемлегенә кермәгән препаратларга бәяләр ярты ел эчендә 7,6 процентка арткан, дип хәбәр итә "Известия". 2017 елда әлеге даруларның өч тапкырга кыйбатлануы инфляцияне дә уздырган. Беренче яртыеллыкта даруларга бәя арту 7,6 процентны тәшкил итә. (Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, Россиядә инфляция 2017 ел башыннан 2,3 процентка...
-
7 август 2017 - 12:01Башкортстанда матәм көне игълан ителдеДүшәмбе, 7 август, Башкортстанда матәм көне итеп игълан ителде. Тиешле указны, Бөрө районында янгында һәлак булучылар сәбәпле, Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов имзалаган, дип җиткерә "Башинформ". Исегезгә төшерәбез, бу төндә Башкортстанның Бөрө районы Үгез авылында агач йортта чыккан янгын вакытында тугыз кеше, шул исәптән биш баланың гомере өзелгән. "Бөрө районының Үгез...
-
7 август 2017 - 11:07Көнкүрештә бик кирәкле киңәшләр (+ФОТО)Мобиль телефонны шешәгә салып, яхшы фонарь ясап була.
-
7 август 2017 - 10:42Карабаш ял базасы янында - фаҗига (+ФОТОЛАР)6 август көнне районда фаҗига була. Карабаш сулыгының "Акчарлак" ("Чайка") ял базасы янында 35 яшьлек балыкчы батып үлә. Ул ял көннәрендә иртән иптәшләре белән балык тотарга бара. Кармагына балык чиертмәгәнме дип карарга киткән җиреннән су керергә исәпли һәм батып үлә. Иптәшләре аны таба алмыйлар. Аның гәүдәсен коткаручылар 3 метр тирәнлектән...
-
7 август 2017 - 10:11Финанс министрлыгы ОСАГО канунына, машина йөртүчеләр мәнфәгатен яклап, төзәтмәләр керткәнРоссия Финанс министрлыгы, 2 миллион сумга кадәр иминият полислары түләү мөмкинлеге буенча өч вариант тәкъдим итеп, ОСАГО турындагы канунга төзәтмәләр эшләгән. Килешүләрне бер елдан артык вакытка төзеп булачак, дип яза "Коммерсант". Идарә тармагы күрсәтмәләре нигезендә, иминиятчеләр үзләре ирекле тарифларга күчеш чорында полис бәясе коэффициентын төшереп кенә билгели ала. Иминият компаниясе...
-
7 август 2017 - 08:27“Кечкенә Мисс һәм Мистер” фотобәйгесе тәмамланырга санаулы сәгатьләр калдыХөрмәтле укучыларыбыз, "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты 2 - 8 яшьлек балалар өчен "Кечкенә Мисс һәм Мистер" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан иткән иде. Сездән балалар катнашындагы төрле үзенчәлекле фотолар кабул итеп алдык. Аларда сабыйларыгызның яраткан шөгыльләре, кызыклы, бәхетле мизгелләре, истәлекле вакыйгалары сүрәтләнергә мөмкин - барысы да сезнең фантазиягә бәйле....
-
7 август 2017 - 08:08Новый транспортный узел республики свяжет Набережные Челны, Нижнекамск и ЕлабугуНовый транспортный узел республики в перспективе объединит Нижнекамск, Набережные Челны и Елабугу. Суммарная протяженность узла составит около 90 километров. Техническое задание, связанное с созданием Камской агломерации, уже сформировано. Документ также предполагает строительство моста через Каму в районе Соколок. Об этом рассказал ИА «Татар-информ» глава Нижнекамского района Айдар Метшин. «Уже сейчас,...
-
7 август 2017 - 07:46Бүген өлешчә ай тотылуын күреп булачакӘлеге күренеш ике сәгатькә якын дәвам итәчәк. Россия халкы бүген - 7 августта, өлешчә ай тотылу күренешен күзәтә алачак. Астрономия галимнәре әйтүенчә, ул Мәскәү вакыты белән 20.24 сәгатьтә башланып, 22.19 сәгатьтә төгәлләнә. Россиядә әлеге күренешне барлык төбәкләрдә дә диярлек күзәтеп булачак. Искәрмә буларак Чукотка һәм Камчатка гына кала. Чөнки ай...
-
7 август 2017 - 07:18Язганнарында – тормыш, тормышында – моң һәм елмаюХөрмәтле укучыларыбыз, "Моңсар" сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз. Гармунчы Галич Гомер үтеп, чәчләргә бәс куна башлагач, ни галәмәттер, иртә-кич яшьлек еллары сагындырып искә төшә. Яшьлектә калган сөйгән ярлар, авыл клубындагы "вичыр"лар төш-кә кереп йөдәтә. Әй, ул тиле...
-
7 август 2017 - 06:48Бөгелмәдә – янгын5 август көнне 17 сәгать 4 минутта Бөгелмә шәһәре , Н. Щорс урамы, 29 йорт адресы буенча 2 катлы кирпеч гаражда урнашкан 4х5 үлчәмле шәхси мунчада янгын чыга. 17 сәгать 10 минутта 1 нче Бөгелмә икмәк комбинатының ирекле янгын сүндерү отряды килеп җиткәндә, мунча эче януы, ишектән куе кара төтен...
-
7 август 2017 - 06:14ГЖФ при Президенте РТ построил 84 дома по программе соципотекиГосударственный жилищный фонд при Президенте РТ по программе соципотеки построил 84 дома на 4154 квартиры площадью 227,2 тыс. кв. м. Об этом заявил сегодня на республиканском совещании в Доме Правительства РТ первый заместитель министра строительства, архитектуры и ЖКХ РТ Алексей Фролов, сообщает пресс-служба Президента РТ. Совещание в режиме видеоконференцсвязи со...
-
7 август 2017 - 05:48Башкортстанда янгында 9 кеше һәлак булганБашкортстанның Үгез авылында агач йортта чыккан янгын вакытында тугыз кеше, шул исәптән биш баланың гомере өзелгән. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте җиткерде, дип яза ТАСС агентлыгы. "Фаҗига аркасында тугыз кеше үлде, аларның бишесе балалар. Тагын өч кешенең сәламәтлегенә зыян килде", - диелә хәбәрдә. Зыян күрүчеләр Бөрө...