Бөгелмә авазы

31 июль 2017 яңалыклары

  • 31 июль 2017 - 12:26
    Агротуристлар юлы буйлап. Тукталыш: Карабаш бистәсе
    Бөгелмә районының кайсы гына почмагын алма, искиткеч табигать гүзәллегенә килеп юлыгасың. Таулар, сулыклар, урманнар, кырлар! Ә менә Карабаш бистәсендә алар барысы да бергә тупланган. Бу сихри дөнья илһамландыра, көч бирә... Мондый табигать күренешенең карабашлыларга уңай тәэсир итми калмавы мөмкин түгел. Табигатьтән илаһи көч алып яшәүчеләрнең берсе Александр Зудин. Ул Карабаш...
    613
    0
    0
  • 31 июль 2017 - 12:03
    «Татспиртпром»ның икътисади куркынычсызлык хезмәте Казанда суррогат алкоголь белән сату итүче нокталарны ачыкларга ярдәм итте
    Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, Казанның сәүдә нокталарына үткәрелгән рейд барышында, составында спирт булган суррогат сыеклыклар белән кабат сату итү фактларын ачыклады. Аларны шәхси эшкуарлар законсыз сәүдә иткән өчен административ санкцияләр кулланылганнан соң яңадан сатуга куйган. Аерым алганда, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре Казанның Гарифҗанов урамында урнашкан ларекны тикшерде....
    559
    0
    0
  • 31 июль 2017 - 10:58
    Спиннер нәрсә ул?
    Соңгы вакытта "спиннер" дигән әйбер игътибар үзәгендә. Кич эштән кайтканда урамда үсмер егетләрнең аны сатып торуын күрергә мөмкин. Узып баручы әти-әниләр алар янында тукталып, озак кына сорашып тора. Баксаң, бу балалар өчен тәгаенләнгән уенчык икән. Беркөн болар юлымда янә очрады. Уенчыклар янына "нервны тынычландыра, кул моторикасын ныгыта" дигән язу да...
    529
    0
    0
  • 31 июль 2017 - 10:07
    Elvin Grey атказанган артист булды
    Башкортстан, Татарстан эстрадасының популяр җырчысы Радик Юлъякшин (Elvin Grey) Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. Баймак районының Граф күлендә башкорт яшьләре җыены узганда, җырчыга атказанган исеме бирелү халкында дәүләт указы имзаланган булган инде. Бирегә яраткан артистларын карарга ун меңләп кеше җыелган. Радик Юлъякшин яшьләр өчен...
    584
    0
    0
  • 31 июль 2017 - 10:02
    Августта тарихтагы иң озак вакытлы кояш тотылу көтелә
    Август аенда тарихтагы иң озак вакытлы Кояш тотылу булачак. Ай Кояшны 1,5 сәгать вакыт дәвамында каплап торачак, ә Кояш "таҗы" элеккесенә караганда бик күпкә зуррак булачак. Бу хакта Кояшны өйрәнү илкүләм абсерваториясе галимнәре белдерде, дип яза "Известия" газетасы. Әлеге сирәк күренешне АКШ халкы гына күзәтә алачак. Кояш тотылган вакытта әлеге...
    561
    0
    0
  • 31 июль 2017 - 09:56
    12 яшьлек кадет үз-үзенә кул салган
    Татарстанда 12 яшьлек кадетның асылынган гәүдәсенә тап булганнар. Малай Яр Чаллының кадет мәктәбендә укый торган була. Минзәлә районы Коноваловка авылында 29 июльдә иртәнге 9 да аны әбисенең сараенда асылынган хәлдә табалар. Бала якынча 12 сәгать элек үлгән була. Тикшерү бара.
    486
    0
    0
  • 31 июль 2017 - 08:05
    Синоптиклар кисәтә!
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 31 июльдә республикада көчле җил, яшенле яңгыр көтелә, дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Автомобиль йөртүчеләргә машиналарын агач асларына куймаска киңәш ителә. Давыл вакытында ышыклы урынга керергә кирәк, аеруча, элект чыбыклары урнашкан урыннарда...
    540
    0
    0
  • 31 июль 2017 - 07:54
    Быел мәктәпкә 1 сентябрь көнне бармыйбыз
    Август ахырында, сентябрь башында халыкны озын яллар көтә. 30 август - Республика көне, 1 сентябрь - Корбан бәйрәме уңаеннан ял көне, ә инде 2 се, 3 се - атна ахырындагы ял көннәре. Шулай итеп, быел яңа уку елы 4 сентябрьдә генә башлана, дип яза arskmedia.ru сайты, "Шәһри Чаллы"га сылтама белән....
    496
    0
    0
  • 31 июль 2017 - 05:12
    "Кечкенә Мисс һәм Мистер" фотобәйгесенәдә - Кәмилә Шәрәпова
    "Кечкенә Мисс һәм Мистер" фотобәйгесенәдә Бөгелмәдән Кәмилә Шәрәпова. Аңа 8 яшь, 6 нчы урта белем биру мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы. "Миләшкәй" халык биюләре ансамбленең солисты.
    567
    0
    0
Реклама