11 июль 2017 яңалыклары
-
11 июль 2017 - 16:18Татарстанда минималь хезмәт хакын арттырганнарХәзер ул 8 252 сумны тәшкил итә. Әмма якын киләчәктә ул 600 сумга артырга тиеш. Инде тиешле килешүгә кул куелган. Шулай итеп минималь хезмәт хакы 8 мең 848 сум булачак.
-
11 июль 2017 - 16:08Балалар бакчасына йөргән өчен түләүгә үзгәрешләр кертелә"Бизнес-онлайн" интернет басмасы хәбәр иткәнчә, Дәүләт Советы депутаты Артем Прокофьев яңа канун проекты белән чыккан. Әлеге проект мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына йөрүче бала өчен түләү мәсьәләсенә карый. Идел буе федераль округының унөч төбәгендәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә ата-ана баласының йөргән көннәре өчен генә түли. Татарстанда гына ата-аналар баласы бакчага йөрсә...
-
11 июль 2017 - 15:5926 яшьлек ана сабыен манный боткасы ашатып үтергәнВ отношении 26-летней жительницы Севастополя возбуждено уголовное дело после того, как умерла ее трехмесячная дочка. Женщина вопреки рекомендациям врачей кормила ребенка манной кашей. Как установило следствие, с середины февраля, не учитывая особенности развития детей раннего возраста, подозреваемая начала кормить свою дочь кашей. Девочка умерла 2 марта. Заметим, врачи ранее предупредили...
-
11 июль 2017 - 13:24Игътибар! Бездә яңа фотобәйге: “Кечкенә Мисс һәм Мистер”Хөрмәтле укучыларыбыз, "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты 2 - 8 яшьлек балалар өчен "Кечкенә Мисс һәм Мистер" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итә. Сездән балалар катнашындагы төрле үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Аларда сабыйларыгызның яраткан шөгыльләре, кызыклы, бәхетле мизгелләре, истәлекле вакыйгалары сүрәтләнергә мөмкин - барысы да сезнең фантазиягә бәйле. Шунысы да...
-
11 июль 2017 - 12:39Дөньядагы кызыклы фактлар* Бер кеше үз гомерендә уртача 100 000 чакрым җәяү юл үтә. * БМО мәгълүматлары буенча, җир йөзендә көн саен 250 000 бала туа, ягъни секунд саен өч бала. * Иң күп кулланылышта йөрүче сүз - инглиз телендәге "sеt" сүзе. Ул, исем буларак - 58 мәгънәдә, фигыль буларак, 126 мәгънәдә...
-
11 июль 2017 - 12:34Элмә такталардагы хаталар өчен җирле үзидарә вәкилләре штраф салачакМоңа бәйле закон проекты бүген I-III укылышта кабул ителде. Элмә такталарда ике дәүләт телендә дә мәгълүмат дөрес бирелмәгән очракта, хокук бозучыларны муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары вәкилләре административ җаваплылыкка тарта алачак. Бүген Татарстан парламенты депутатларының 30 нчы утырышында "Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 8.1 нче матдәсенә һәм шулай ук...
-
11 июль 2017 - 12:20РФП призывает вкладчиков ТФБ и Интехбанка включиться в реестр кредиторовРеспубликанский фонд поддержки (РФП) призывает клиентов Татфондбанка и Интехбанка поторопиться с включением в реестр кредиторов, сообщает пресс-служба фонда. Клиентам ТФБ и Интехбанка напоминают, что реестр будет закрыт 31 июля 2017 года и после закрытия не включенные в реестр лица теряют возможность предъявления имущественных претензий. «РФП подчеркивает: включение в реестр кредиторов...
-
11 июль 2017 - 12:05Бүген Халыкара шоколад көнеЕл саен 11 июльдә Халыкара шоколад көне билгеләп үтелә. Халыкара шоколад көненең ватаны булып Франция санала. Нәкъ французлар 1995 елда бу бәйрәмгә нигез салган. Бәйрәм тиз арада зур популярлык яулый. Ул шулай ук Германия, Италия, Швейцария һәм башка Европа илләрендә дә үткәрелә. Шоколад ясау серен беренче булып Америка индеецлары -...
-
11 июль 2017 - 11:11Татарстан синоптиклары иртәгә томан һәм яшенле яңгыр булачагын хәбәр итәТатарстан синоптиклары һава шартларының бозылачагы турында кисәтү таратты. Иртәгә, 12 июльдә, республика территориясендә урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил белән яшенле яңгыр көтелә. Казанда һава торышы үзгәрү төнлә булуы ихтимал. Төбәктә төнлә һәм иртән томан төшәр, дип җиткерә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
-
11 июль 2017 - 10:51Бөгелмә районының Кызыл Чишмә авылына – 90 елКызыл Чишмә авылы оешуга быел 90 ел тулды. Бу датаны авыл халкы 8 июль көнне зурлап зур һәйкәл ачу тантансы белән билгеләп үтте. Аны Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә багышлаганнар. Шул рәвешле бу көнне авылның үткәне һәм киләчәге бергә килеп кушылды. Авылга кайтучы кунаклар да күп иде (биредә Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан...
-
11 июль 2017 - 10:16Самолет чак кына һәлакәткә юлыкмаганТәҗрибәле очучылар аркасында самолет бер двигателе белән генә җиргә утыра. Бу хәл бүген Мәскәүнең Внуково аэропортында була. Сургуттан очкан самолетның һавада бер двигателе эшләүдән туктый. Әмма пилотлар ашыгыч рәвештә башка урынга төшүне кирәк санамый. Алар бер двигатель белән дә тиешле урынга кадәр очып җитә. Бортта бернинди паника булмый, самолет уңышлы...
-
11 июль 2017 - 10:09Татарстан депутатлары Владимир Путинга мөрәҗәгать әзерләдеТатарстан Дәүләт Советының 26 депутаты Россия Президенты Владимир Путинга Татарстан һәм Федераль Үзәк арасындагы Килешү вакытын дәвам иттерүне сорап, мөрәҗәгать әзерләгән. Бу мәсьәлә бүген Татарстан парламентының 30 нчы утырышында каралачак. Аны депутатларга хезмәттәшләре Николай Рыбушкин тәкъдим итте. "Бу килешүнең мөһимлеген әйтеп бетерү кыен. Аның ярдәмендә безнең республика алга таба бик...
-
11 июль 2017 - 07:01Тагын юл һәлакәте: ике кеше һәлак булганБу юлы кеше гомерләре өзелүгә китергән юл-транспорт вакыйгасы Балык Бистәсе районындагы ФАД М-7 "Волга" трассасында була. Йөк һәм җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә ике кеше һәлак була. Алардан тыш 13 яшьлек пассажир зыян күрә. Ул ДРКБга озатыла.
-
11 июль 2017 - 06:10Тагын бер егетне судан тапканнарИр-ат 1982 нче елгы. Аны Актаныш районы Картово авылында яшәүчеләр иртәнге якта авыл буасында күреп ала һәм гәүдәне судан тартып чыгаралар. Хәзер бу вакыйга уңаеннан тикшерү бара.