Бөгелмә авазы

28 май 2017 яңалыклары

  • 28 май 2017 - 18:07
    Җиде яшьлек бала өч көн буе чирәм ашап торган
    Курск өлкәсендә җиде яшьлек малай югалган булган. Рогозецкий Луг авылыннан этләре белән йөрергә дип чыгып китеп кайтмаган, дип яза РИА Новости. Аны өч көн буе меңгә якын кеше эзләгән. Баланы авылдан биш чакрым ераклыктагы урманнан табып алганнар. Аның янында эте дә булган. Шушы өч көндә бала чирәм һәм яфрак ашап...
    500
    0
    0
  • 28 май 2017 - 13:08
    Фирдүс Тямаевны "посылать" иткәннәр
    Фирдүс Тямаев үзенең Инстаграм битендә кызык фото һәм видеолар элеп, тасмасын яңартып кына тора: карап кына өлгер. Менә тагын бер кызык фото элгән әле. "Улым белән бик җитди темага сөйләшеп алдык әле," - дигән фото астына. Күрүегезчә, әллә нинди барыбызга да таныш бер адрес буенча да җибәргәннәр җырчыны. Фирдүс Тәмәй...
    485
    0
    0
  • 28 май 2017 - 12:07
    Бөгелмәдә алма бакчасы барлыкка килде
    Агач утырту бик изге гамәл. Кичә Бөгелмә бала тудыру йортында "Тормыш аллеясе" шәһәр акциясе үтте. Ул Халыкара балаларны яклау көненә багышланды. Чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров һәм аның хатыны да катнашты. "Билгеле булганча, һәрбер кеше йорт төзергә, малай үстерергә һәм агач утыртырга тиеш. Әлеге сүзләрдә бик...
    473
    0
    0
  • 28 май 2017 - 11:02
    Рамазан аеның фазыйләте
    Ислам динендә 12 айның иң зурысы булып Рамазан ае санала. Күп кеше Рамазан аеның кадерен белми, бу айны, ураза тотмыйча, гөнаһлар кылып үткәрә. Әгәр дә алар Рамазан аеның нинди кадерле вә изге ай икәнен белсәләр, дөнья эшләрен калдырып, Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылырлар һәм көннәрне вә төннәрне хәерле гамәлләрдә үткәрерләр иде....
    499
    0
    0
  • 28 май 2017 - 07:45
    Идарәче компанияләр бөгелмәлеләрне шимбә көнне кабул итә
    Күпквартирлы йортларда яшәүче хөрмәтле шәһәрдәшләр! Һәр атна саен, шимбә көнне, сәгать 9дан 12гә кадәр идарәче компанияләр җитәкчеләре шәхси сораулары булган гражданнарны кабул итә. Атна дәвамында үзегезнең йортның идарәче компаниясенә барып, яисә телефон аша алдан язылып куярга мөмкин.
    463
    0
    0
  • 28 май 2017 - 07:02
    Бөгелмәлеләр “Мин Шишкин кебек ясыйм” республика бәйгесендә катнаштылар
    2017 елда бөек рәссәм-пейзажчы Иван Иванович Шишкинның тууын 185 ел тула. Ул үзенең эшләрендә безнең ил табигатен данлаган, аның матурлыгын һәм үзенчәлекләрен сүрәтләгән. Шишкинның иҗаты аша бөтен дөнья россиянең куе һәм бай урманнарының куәтен күргән, алтын кырларның, елга-күлләрнең киңлекләренә, тыйнак чәчкә һәм үләннәрнең гүзәллегенә сокланган. Безнең Ватанның төрле почмаклары И....
    447
    0
    0
  • 28 май 2017 - 06:06
    Бөгелмәдә шәһәр сулыгын төзекләндерү уңаеннан, Ярослав Гашек урамының бер өлеше ябыла
    Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты хәбәр итә: Шәһәр сулыгын төзекләндерүнең икенче этабын тормышка ашыруга бәйле рәвешле, Ярослав Гашек урамының бер өлешендә (Газинур Гафиятуллин урамыннан алып, Совет урамына кадәр) автомобиль транспорты хәрәкәте чикләнәчәк. Чикләүләр ремонт эшләре тәмамланганчы дәвам итәчәк (агымдагы елның август - сентябре).
    449
    0
    0
  • 28 май 2017 - 05:06
    Айда су запаслары табылган
    АКШ галимнәре Айның җир астында зур су запаслары барлыгын җиткергән, дип яза discover24.ru. Белгечләр, Ай туфрагын тикшереп, аның составында Җирдәгегә охшаш водород тапканнар. Шулай итеп, галимнәр иярчен өслеге астында да, зур күләмдә су запаслары бар дип фаразлый. http://saby-rt.ru/
    484
    0
    0
Реклама