Бөгелмә авазы

15 май 2017 яңалыклары

  • 15 май 2017 - 17:27
    Путин буш вакытын әрәм итми – рояльдә уйный (ВИДЕО)
    Россия Президенты Владимир Путин Пекинда, рояльдә уйнап, үзенең музыкаль сәләтен күрсәткән. Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпин белән очрашуны көткән арада ул резиденциясендә ул «Московские окна» һәм «Город над вольной Невой» композицияләрен башкарган. Беренче тапкыр Путин музыкант буларак сәхнәдә 2010 елда «Федерация» фонды уздырган хәйрия концертында чыгыш ясаган булган. http://shahrikazan.com/
    360
    0
    0
  • 15 май 2017 - 15:19
    Аракы бәясе артты
    Россиядә 13 майдан аракы бәясе 7,9% ка артты. Димәк, аның ярты литры хәзер 205 сум тора. Шулай ук коньяк бәясе 371 сумга күтәрелде. Россия хөкүмәте яңа елдан соң бу төр продукциянең бәясен киресенчә төшерергә дип әйтсә дә, аракы сату табыш китерүе белән моны эшләгә ирек бирми. Шунысы үзенчәлекле шәрабларга бәя...
    409
    0
    0
  • 15 май 2017 - 14:09
    10 ХИТРОСТЕЙ, ПОМОГАЮЩИХ ПРЕДОТВРАТИТЬ СТАРЕНИЕ
    Признаки преждевременного старения кожи, волос, мозга, тела могут прибавить к Вашему хронологическому возрасту еще десяток лет. Однако врачи (диетологи, неврологи и дерматологи) уверяют, что есть способы повернуть время вспять. Кушайте больше кальция до 30 лет Плотность костной ткани прекращает расти примерно к 30 годам. Очень важно набрать достаточно костной ткани...
    459
    0
    0
  • 15 май 2017 - 13:37
    Татарстанда яшь кызга яңа кул ясыйлар
    Гөлназ Насыйбуллина Татарстанда "Киби" протезы куелган беренче пациентка булачак. КФУның Яр Чаллы филиалында укучы кыз икмәк заводында практика узган вакытта аның кулы штамповка машинасына кысылып изелә. Бәхетсезлек очрагы 2016 елның маенда була. Бер елдан, ниһаять, ул яңа куллы булачак. "Моторика" компаниясеэшләгән "Киби" кул чугы протезын кызга иртәгә, 16 майда Казан...
    395
    0
    0
  • 15 май 2017 - 12:37
    Армия сафларына алынучы бөгелмәлеләрнең хокукларын яклап...
    Агымдагы елның 25 маенда армия хезмәтенә алынучыларның хокукларын яклау һәм хокукый яктан ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен "кайнар линия" телефоны эшләячәк. Бәхәсле ситуацияләрдән чыгу юллары һәм шуңа кагылышлы мәгълүмат белән Татарстан Республикасы кеше хокукларын яклау органнарының вәкаләтле вәкилләре, Хәрби комиссариат таныштырачак. Телефоннар: 8 (843) 236-00-71. Консультация вакыты : 9.00 -...
    405
    0
    0
  • 15 май 2017 - 11:53
    Аз керемлеләр өчен азык-төлек карталары кертелә
    Алар киләсе елда гамәлгә кертелә башлаячак. Бу хакта илнең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров әйткән. Ярдәм программасы тулысынча 2019 елдан эшли башлар дип көтелә. Бүген мәсьәләнең финанс ягын өйрәнәләр. Азык-төлек карталары социаль яклау бүлекчәләре аша таратылачак, дип фаразлана. Аны аз керемлеләргә генә бирәчәкләр. Картага ай саен баллар өстәләчәк. Әнә...
    394
    0
    0
  • 15 май 2017 - 10:45
    Бүген - Халыкара гаилә көне!
    Ел да 15 майда - табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. Районыбызда матур...
    437
    0
    0
  • 15 май 2017 - 10:10
    Кызының мәетен диңгезгә ыргыткан Гөлнара Лактионованы ирегеннән мәхрүм итәрләрме?
    Италиянең Римини шәһәре балыкчылары диңгездә чемодан тапкан. Кемдер аны югалткан һәм эчендә хуҗасы турында мәгълүмат юк микән дип ачсалар, шаккаталар: анда полиэтиленга төрелгән хатын-кыз мәете була. Полиция ачыклавынча, ул - 27 яшьлек Уфа кызы Екатерина Лактионова. Озак авыруыннан соң, мәңгелеккә күзен йомган кызның әнисе, кайгыдан нишләргә белми, баласының мәетен диңгезгә...
    417
    0
    0
  • 15 май 2017 - 08:29
    Елгадан яшүсмер мәете тапканнар
    112 службасына кергән хәбәр буенча урынга барган коткаручылар елгадан агып баручы үсмер гәүдәсенә тап булалар. Аны ярга алып чыгып, суд-медицина экспертизасына җибәрәләр. Буа районы Зөя елгасыннан табылган мәет мартта югалган 13 яшьлек Илназ Шибаев булуы ихтимал. Тикшерү бара.
    398
    0
    0
  • 15 май 2017 - 07:57
    Оят, бөгелмәлеләр! (+ФОТОЛАР)
    Районда парклар һәм скверларны, су буйларын төзекләндерү буенча республика программасы кысаларында шактый гына эшләр башкарылды. Шуларның иң масштаблысы шәһәребезнең Үзәк сулыгын төзекләндерү, яңарту. Әле үткән ел, көз көне генә якыннан бу урыннарны әйләнеп, балалар мәйданчыгындагы матурлыкка сокланып кайткан идек. Ләкин, ни кызганыч, бездә әлеге матурлыкларга соклану, эшләнгән эшнең кадерен белү...
    371
    0
    0
  • 15 май 2017 - 07:23
    Урыссуда яшәүчеләрнең, ике контурлы казан куйдыргач, фатирга түләве кимегән
    Урыссу бистәсенең 800 фатир хуҗасы фатир өчен түләүләре кимүен сизгән. Бу хәл Урыссу бистәсен республика программасы буенча альтернатив җылылык чыганагы - ике контурлы казаннар куйгач күзәтелгән. Алар - фатирларын шәхси газ җиһазы белән җылытуга алдан гариза биргән фатир хуҗалары. Шулай икәнен шәһәр тибындагы бистәдә булып кайткан "Татар-информ" журналисты да инана...
    400
    0
    0
  • 15 май 2017 - 06:52
    Күрше районда хәләл азык-төлек җитештерергә җыеналар
    Лениногорскиның "Росток" җәмгыяте хәләл азык-төлек җитештерә башларга җыена, дип яза zamansulyshy.ru сайты. Шул уңайдан, Булат хәзрәт Раупов әлеге коллектив белән очрашып, аларны рухи һәм әхлакый кыйммәтләр турында сөйләде. Мондый чара атнага 2 тапкыр үтәчәк.
    403
    0
    0
  • 15 май 2017 - 06:11
    Игътибар! Соңга калмагыз, бүген көн дәвамында фотолар кабул итәбез
    Игътибар! Соңга калмагыз, бүгенге көн дәвамында тату гаиләгез белән төшкән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Иртәгә фотобәйгедә катнашучы конкурсантлар өчен тавыш бирү старт алачак. Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерыгызны да юллавыгызны сорыйбыз. Аларны lai-ru@yandex.ru электрон адресына яки "ВКонтакте" челтәрендәге...
    364
    0
    0
  • 15 май 2017 - 05:40
    "Безнең тату гаилә" бәйгесенә кызы Эвелина белән Гөлинә Миңнуллина кушылды
    "Безнең тату гаилә" бәйгесенә кызы Эвелина белән Гөлинә Миңнуллина кушылды. Алар Бөгелмә шәһәрендә гомер итәләр.
    401
    0
    0
  • 15 май 2017 - 05:19
    Татар токымлы чабышкылар бөтен дөньяга танылсын иде - атларның "Бәйге" бәйрәмен оештыручы (+ФОТОЛАР)
    Кичә Лениногорск районы Югары Каран авылында "Алмакай" ат утарында татар токымлы атларның чабышлары узды. Бәйгене оештыручы, татар токымлы атларны үрчетүче Фәрит Нәбиуллин сүзләренчә, "Бәйге" дип аталган мондый ат чабышлары 100 ел элек төрки халыкларда булган чабышларның дәвамы. "Ярышларның башлангычы - тарихтан. Бабаларыбыз һәр ел саен бу җирләрдә ат чабышлары уздырганнар....
    442
    0
    0
Реклама