Бөгелмә авазы

21 апрель 2017 яңалыклары

  • 21 апрель 2017 - 14:23
    “Яңарыш”та - “Игелекле гамәлләр” атнасы
    Апрельдә яхшы эшләр аеруча күп эшләнә торган бер чор бар: "Игелекле гамәлләр" атнасы ул. Быел да бу традиция дәвам иттерелде, социаль оешмаларда игътибарга лаек булырлык күп кенә матур чаралар узды. Башкарылган игелекле эшләр белән Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА таныштырды. "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәгендә 19 апрельдә әти-әниләр өчен махсус чара...
    379
    0
    0
  • 21 апрель 2017 - 13:10
    "Энҗе бөртеге" конкурсына
    Эколог булам Абынсаң - чүп була гел, Бәрелсәң - таш ни сөйли. Дустым: "Эколог булам", - ди, Сызгыра, нидер ул көйли... Сакларга чисталыкны Белмибез шул, чарасыз. Бәлки, әйтергә телидер: Әйдә, өмәгә барабыз! Даниил НИКОЛАЕВ, муниципаль олимпиада призеры, лицей-интернатның 8 "Б" сыйныфы укучысы.
    441
    0
    0
  • 21 апрель 2017 - 12:08
    Юлларыгыз имин булсын!
    Куйбышев тимер юлының Идел - Кама регионында 1 марттан 1 апрельгә кадәр уздырылган "Синең юл имин булсын!" дигән махсус профилактика акциясендә Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсенең 70 мәктәбе һәм балалар бакчасыннан барлыгы 2 меңнән артык бала катнашты. Акция кысаларында регион тимер юл белгечләре, транспорт полциясе хезмәткәрләре белән бергәләп, тимер юл...
    495
    0
    0
  • 21 апрель 2017 - 11:49
    Һәрвакыт истә
    1941 - 1945 еллардагы дәһшәтле Бөек Ватан сугышыннан безне 72 ел гомер аерып тора. Еллар үтсә дә, нацистларның кешелек дөньясына карата кылган коточкыч вәхшилекләре-җинаятьләре халыклар хәтерендә һич җуелмый, һаман саклана. Людмила ВАРЛАМОВА, Иске Сумароково күпфункцияле үзәк мөдире. Апрель аенда БМО карары белән билгеләп үтелә торган бер көн бар: Халыкара фашист...
    401
    0
    0
  • 21 апрель 2017 - 11:02
    Бәлки эш төзәтер?!
    Бөгелмә шәһәр судында 22 яшьлек бөгелмәле Б.га мөнәсәбәттә кузгатылган җинаять эше каралды. Бөгелмә шәһәр прокуратурасы аны РФ Җинаять кодексының 264.1 нче маддәсе буенча, ягъни административ җәзага тартылган хәлдә юл йөрү кагыйдәләрен бозуда дәүләт гаепләвен хуплап чыкты. Диана ЮНЫСОВА, Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе. Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе. Суд билгеләвенчә, 2015 елның 7...
    417
    0
    0
  • 21 апрель 2017 - 10:18
    Куркынычсызлык – беренче чиратта
    Кар сулары эреп аккач, җир кипшерә төшеп, узган елдан калган коры үлән һәм камыллар ачылуга, нефтьчеләр өчен янгын куркынычсызлыгы чараларын ныгыту өстендә кызу эш башлана.
    473
    0
    0
  • 21 апрель 2017 - 10:02
    АСВ выплатит страховое возмещение по более 421 договору экс-клиентов «ТФБ Финанс»
    Министерством экономики Республики Татарстан в рамках взаимодействия с клиентами ООО «ИК «ТФБ Финанс» были выявлены случаи расторжения договоров доверительного управления с направлением денежных средств на счета, открытые в ПАО «Татфондбанк». Об этом сообщает ИА «Татар - информ». Из-за отсутствия информации о статусе денежных средств, возвращенных в результате расторжения договоров доверительного...
    347
    0
    0
  • 21 апрель 2017 - 08:29
    “Гадел Россия” Бөгелмәдә эшен активлаштырды!
    Агымдагы елның март аенда Бөгелмәдә "Гадел Россия" ("Справедливая Россия") партиясе җирле бүлегенең гомуми җыелышы узды. Анда "Гадел Россия" партиясе Татарстан Республикасы региональ бүлеге советы рәисе Рушания Бильгильдеева, региональ һәм Бөгелмә җирле бүлеге әгъзалары катнашты. Җыелышта "Гадел Россия" партиясе Бөгелмә җирле бүлеге советының яңа составы сайланды. Анда бүлек эшчәнлеген активлаштырырга һәм...
    374
    0
    0
  • 21 апрель 2017 - 08:12
    Транспорт хәрәкәте чикләнә
    Һава шартларының кискен үзгәрүенә бәйле рәвештә, юлларда куркынычсызлыкны саклау максатыннан, 20 апрель көнне кичке 17 сәгатьтән башлап - шәһәрара маршрутларда йөрүче пассажир автобусларының һәм 18 сәгатьтән зур йөк машиналарының федераль һәм региональ юлларга чыгуы вакытлыча чикләнә. Бу фәрман ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ адарәсе яңа күрсәтмә кабул иткәнгә кадәр үз...
    365
    0
    0
  • 21 апрель 2017 - 07:41
    Әле соң түгел: кыстыбый барыбызга да җитә
    Хөрмәтле шәһәрдәшләр һәм кунаклар, онытмадыгызмы?! "Бөгелмә авазы" газетасы сезне бүген Татар мәдәният үзәгенә "Кыстыбый-шоу" тамашасына чакыра. 14 сәгатькә Мәдәният үзәгенә барып җитсәгез, милли ризыктан авыз итеп кенә калмыйча, күңелле яңалыклар, кызыклы мәгълүматлар белерсез. Килегез, күңелле булачак! Әле өлгерәсез!
    362
    0
    0
  • 21 апрель 2017 - 06:44
    Хәрби исәп – җитди эш
    Татарстан Республикасының Бөгелмә, Лениногорск, Питрәч муниципаль районнары Бөтенроссия смотр-конкурсында, хәрби исәпкә алу эшен иң яхшы оештыручылар исәбенә кереп, беренче урынга лаек була. Бәйге РФның Үзәк хәрби округына кергән 29 субъект арасында уздырыла.
    429
    0
    0
  • 21 апрель 2017 - 05:57
    Хәерле иртә, милләттәшләр, кардәшләр!
    Шәкер, Ходан, йоклап уяндым. Якты көнне күреп куандым! Иң беренче эшем итем мин Кайнар сәлам сезгә юлладым. Бүгенге көн сезгә бары тик Бәхет-шатлык кына китерсен. Безнең шушы изге теләкне Язгы җилләр сезгә җиткерсен!
    526
    0
    0
Реклама