Бөгелмә авазы

17 апрель 2017 яңалыклары

  • 17 апрель 2017 - 12:17
    Бүген Казанда VII Татарстан мөселманнары корылтае үтте
    Бүген Казанда VII Татарстан мөселманнары корылтае үтте. Анда Татарстан мөфтие, аның беренче урынбасарын һәм баш казый вазифаларын башкаручылар сайланды. Мөфти вазифасына Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казыйлыкка Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең беренче урынбасары итеп "Котдус" мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сайланды.
    378
    0
    0
  • 17 апрель 2017 - 11:30
    Синоптиклар юлларда бозлавык, аерым урыннарды кар көртләре булачагын кисәтә
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясенә көньяк циклоны килү сәбәпле, һава торышы һәм юл шартлары бозылу турында кисәтә. Бу 19-21 апрель көннәрендә күзтеләчәк. Республика территориясендә уртача һәм көчле җепшек кар, яңгыр явуы көтелә. Урыны белән буран чыгачак, күз күреме сизелерлек кими. Кар катламы ятарга мөмкин. 20-21 апрельдә...
    379
    0
    0
  • 17 апрель 2017 - 11:12
    Татарстанның ял базасында фаҗига
    Бу хакта социаль челтәрдән файдаланучылар хәбәр итә. 14 апрель көнне Түбән Камада 11 яшьлек кыз үлә. Бу хәл Түбән Каманың ял базасында була. Кыз аттан егылып төшә, ә аягы белән атның өзәңгесенә эләгеп кала. Ат кызны конюшняга кадәр сөйрәп бара. Алган тән җәрәхәтләреннән кыз урында ук үлә.
    350
    0
    0
  • 17 апрель 2017 - 10:38
    Әсгать Сәфәров Татарстан премьер-министры кандидатурасын тәкъдим итте
    Бүген Татарстан Дәүләт Советы комитетларының уртак утырышында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров депутатларга республика Премьер-министры кандидатурасын тәкъдим итте. "Татарстан Конституциясенең 94 нче матдәсе нигезендә, Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Премьер-министр вазифасына раслау өчен, Песошин Алексей Валерьевич кандидатурасын тәкъдим итә. Алексей Валерьевич белән аерым таныштырып тору кирәк түгелдер, сез...
    377
    0
    0
  • 17 апрель 2017 - 10:18
    Бер яшьлек бала ашка пешеп үлгән
    16 апрель көнне кичке тугызлар тирәсендә бер яшьлек Максим кухняда аш пешереп йөрүче әбисе янында кайнаша. Өч айлык йөкле әнисе балага урын җәяргә кереп китә. Малай духовка ишеген ачып уйнарга ярата торган була. Ә бу вакытта газ плитәсендә тавык ашы пешә. Малай духовка ишеген ачып анда менеп утыра һәм плитә...
    353
    0
    0
  • 17 апрель 2017 - 08:22
    Татарстан мөфтие сайланды
    Бу минутларда Казанның "Корстон" комплексында уза торган Татарстан мөселманнарының VII корылтаенда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти сайланды. Әлеге вазифаны янә Камил хәзрәт Сәмигуллин башкарачак. Казанның "Корстон" комплексында узган Татарстан мөселманнары корылтаенда делегатлар аның кандидатурасын яклады. Мөфти ачык тавыш бирү юлы белән сайланды. Каршы тавыш бирүчеләр булмады. Сайлау нәтиҗәләре билгеле...
    341
    0
    0
  • 17 апрель 2017 - 07:53
    В Уголовный кодекс введена новая статья
    Федеральным законом от 03.04.2017 № 60-ФЗ внесены изменения в Уголовный кодекс РФ, вступающие в силу с 15 апреля 2017 года. В Уголовный кодекс введена новая статья 267.1 «Действия, угрожающие безопасной эксплуатации транспортных средств». Уголовная ответственность по данной статье наступает за совершение из хулиганских побуждений действий, угрожающих безопасности эксплуатации транспортных средств....
    348
    0
    0
  • 17 апрель 2017 - 07:37
    Бөгелмә шәһәр прокуратурасында прокуратура күзәтү эше ничек оештырылганлыгын комплекслы тикшерү бару хакында
    17 апрельдән алып, 21енә кадәр Бөгелмә шәһәр прокуратурасында Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәткәрләре комиссиясе эшли. 19 апрель көнне 9дан 17 сәгатькә кадәр Бөгелмә шәһәр прокуратурасы бинасында Татарстан Республикасы прокуратурасы комиссиясе әгъзалары халыкны шәхси сораулар буенча кабул итә. 21 апрель көнне 13 сәгатьтән Бөгелмә шәһәр прокуратурасында халыкны шәхси сораулар буенча Татарстан Республикасы...
    371
    0
    0
  • 17 апрель 2017 - 07:20
    Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министры вазифасына кандидатура тәкъдим итте
    Дәүләт Советында Алексей Песошин кандидатурасы Премьер-министр вазифасына каралачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Татарстан Конституциясенең 94нче һәм "Татарстан республикасы дәүләт хакимиятенең башкару органнары турындагы" канунының 9 һәм 18нче маддәләре нигезендә Алексей Песошин кандидатурасын Татарстан Премьер-министры вазифасына раслауны кертте. Бу хакта "Татар-информга" Дәүләт Советының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр. Документ республика...
    351
    0
    0
  • 17 апрель 2017 - 06:57
    Путин белән Медведевның узган ел күпме акча эшләгәннәре билгеле булды
    Россия Президенты - 8,858 миллион, Хөкүмәт башлыгы исә 8,58 миллион сум керем алган. Кремль сайтанда урнаштырылган мәгълүматка караганда, Владимир Путинның 1,5 мең кв.метрлык җир кишәрлеге, фатиры (77 кв.метр), гаражы (18 кв.метр), "ГАЗ М21" һәм "Нива" автомобильләре, "Скиф" автоприцепы бар. Медведев исә 49 елга арендага алынган 47 сутыйлык җир кишәрлегенә, 367,8...
    382
    0
    0
  • 17 апрель 2017 - 05:54
    Афәрин, "Безнең тату гаилә" бәйгесенең беренче катнашучылары – әниле-кызлы Эльвира hәм Диана Гончаренколар
    Афәрин, танылган фотографта фотосессия узарга теләүчеләр сафына нигез салынды. "Безнең тату гаилә" бәйгесенә беренчеләрдән булып фото җибәрүчеләр - әниле-кызлы Эльвира hәм Диана Гончаренколар. Алар Бөгелмә шәһәрендә яшиләр. "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Безнең тату гаилә" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итте. Сездән тату гаиләгез белән төшкән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз....
    399
    0
    0
  • 17 апрель 2017 - 05:32
    Паспортны ярты бәягә алу мөмкинлеге булдырылды
    Дәүләт хезмәтләре порталында ташлама белән чит ил һәм гомумгражданлык паспортларын алу мөмкинлеге активлаштырылган. Бу хакта "Российская газета"га Россия Коммуникация һәм элемтә министрлыгы хәбәр иткән. "Һичшиксез, бу россиялеләрне электрон хезмәтләр куллануга этәрәчәк. 2018 елга дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә кулланучы гражданнар 70 процентка җитәчәк", - дип фаразлый электрон хөкүмәт үсеше департаменты директоры...
    332
    0
    0
Реклама