Бөгелмә авазы

16 апрель 2017 яңалыклары

  • 16 апрель 2017 - 17:52
    Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылуы турында кисәтү белән чыкты
    Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылуы турында хәбәр җиткерде. 17 апрельдә Татарстандаурыны белән көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 17 метрга кадәр көчле җил көтелә. Көндез кайбер районнарда җил секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 17 апрельдә төнлә Татарстан юлларында урыны белән бозлавык булуы ихтимал, дип кисәтә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
    402
    0
    0
  • 16 апрель 2017 - 12:02
    Танылган фотографта фотосессия узасың киләме? Безгә фото җибәр!
    Хөрмәтле укучыларыбыз, сайтыбызда яңа бәйге башлап җибәргәнче, аңа ныклап әзерләндек дисәк, бер дә ялган булмас, чөнки, яңа фотоконкурс игълан иткәнче, сезнең фикерне беләсебез килде. "Яңа фотобәйгегә кайсы теманы сайлыйбыз?" дигән сораштыру үткәрдек. Сорау алу нәтиҗәләре буенча "Безнең тату гаилә" дигән тема беренчелеккә чыкты. Шулай итеп, "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты...
    374
    0
    0
  • 16 апрель 2017 - 11:52
    Мәктәп тирәсендә тәмәке сатуны рөхсәт итәргә җыеналар
    Икътисади үсеш министрлыгы депутатларның хәзер гамәлдә булган тыюны алып атарга дигән тәкъдимен хуплаган. 2012 елда уку йортларына 100 метрдан якынрак булган нәкталарда тәмәке сатуны тыюга кагылышлы закон кабул ителгән иде. Максат бер һәм ул изге - балалар тәнәфес вакытында тәмәке сатып алып, сәламәтлекләренә зыян салмаска тиеш. Тик кайбер депутатлар хәзер...
    449
    0
    0
  • 16 апрель 2017 - 10:23
    Бөгелмә хоккейчылары – Татарстан Республикасы чемпионнары
    Казан шәһәренең боз аренасында "Волна" (Казан) һәм "Арслан" (Бөгелмә) командалары арасында финал уенннары үтте. 20 яшүсмердән торган Бөгелмә командасы Казан командасын җиңеп, республика җиңүчеләре булды. Уен 4:3 исебе белән тәмамланды. "Арслан" командасы капитаны Максим Ерзов чемпионатның иң яхшы сакчысы дип танылды. Спортчыларны Олег Чурашов тәрбияли.
    413
    0
    0
  • 16 апрель 2017 - 08:29
    Репетитор, сиделка, няня һәм эшләми торган гражданнар мәҗбүри иминият полисыннан колак кагарга мөмкиннәр
    Мондый тәкъдим Россия федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгының 2016 ел нәтиҗәләре һәм 2017 елга каралган планнары докладыннан билгеле булды. Министрлык мәҗбүри иминият фонды белән берлектә бюджет акчаларын экономияләү максатыннан өйдә эшләүче әлеге категория кешеләргә ашыгыч ярдәмне генә калдырмакчылар. Ә менә сәламәтлек саклау буенча экспертлар бу адымны, киресенчә, дәүләткә өстәмә чыгым гына...
    431
    0
    0
  • 16 апрель 2017 - 07:19
    Ябык капкалар ачылды. Элеватор территориясенә экскурсия (+ФОТОЛАР)
    Бөгелмәнең үзәк сулыгы янында биек коймалар белән уратып алынган территория бар. Анда элеватор булган. Күп еллар элек ул үз эшчәнлеген туктаткан. Архитекторларның "Язгы МАРШ" воркшопы барышында әлеге капкалар бераз вакытка ачылып алды. Мәскәү, Казан кунаклары әлеге территорияне карады һәм элеватор бинасыннан мөкиббән китте. Архитекторлар өчен биредә фантазиягә ирек бирү мөмкинлеге...
    522
    0
    0
  • 16 апрель 2017 - 06:18
    Бөгелмәле Александр Красных йөзү буенча Россия чемпионатында тагын бер “алтын”га лаек булды
    Элек ирекле стильдә 400 метр дистанцияне йөзеп үтеп, "алтын" яулаган Александр Красных, шәхси коллексиясен тагын бер югары пробалы медаль белән тулыландырды. Ул 800 метрга йөзүдә җиңү яулады. Безнең спортчының вакыты - 7:54.49 секунд, ул, шулай ук, беренчелектә баручы Ханты-Манскийск автоном округы вәкилләреннән 3,5 һәм 7 секундка алда килде, дип хәбәр...
    434
    0
    0
  • 16 апрель 2017 - 05:19
    Бөгелмәнең Я. Гашек музеенда ТР рәссамнар союзы әгъзасы Дамир Хафизов күргәзмәсе эшли (ФОТОЛАР)
    Бөгелмәнең Я. Гашек музеенда ТР рәссамнар союзы әгъзасы Дамир Хафизовның (Азнакай шәһәре) "Туган җиргә мәхәббәт белән" дип исемләнгән күргәзмәсе эшли. Сезгә әлеге күргәзмәдән күренешләр тәкъдим итәбез.
    431
    0
    0
  • 16 апрель 2017 - 04:40
    Татарстанда шашлык һәм фейерверклар тыелды
    Чикләүләр май бәйрәмнәрендә бигрәк тә актуаль булачак Әлеге чикләүләр республикада янгынга каршы кертелгән режимга бәйле. Ул 25 апрельдән 15 майга кадәр гамәлдә булачак. Аның нигезендә ризыкны ачык утта (учак булсынмы ул, мангалмы) әзерләү тыелган. Бу вакытта шулай ук 1-3 куркынычлылык классына караган пиротехник эшләнмәләрне куллану да тыела. Әлбәттә инде, коры-сары,...
    411
    0
    0
Реклама